Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | 0332000008@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 24 учащихся /24 укучы |
| У нас учат: | 7 педагогов /7 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
8 март белән!!! 10.03.2014

Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез,
Кешелекнең иң зур зиннәте — сез,
Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!
Кадерле гүзәл затларыбыз, котлыйбыз сезне бәйрәмегез – халыкара хатын-кызлар көне белән. Сезгә - безнең хезмәт коллективын бизәп торучы асылташларыбызга - без бары изге теләкләр генә телибез. Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен. Бәйрәм белән!
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
04.03.2014
Мәктәптә 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. 7-8 класс укучылары арасында лексик КВН бик җанлы үтте. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары көч сынашты.
-
Олимпиада
04.03.2014
4 нче класс укучысы Салахова Ләйсән рус теленнән һәм татар теленнән районда уздырылган олимпиадада үзенең көчен сынап кайтты. Җитәкчесе-Хафизова Нәзлия.
-
"Йолдызлык - 2014"
04.03.2014
“Конферанс” номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Салахова Ләйсән, 9 нчы класс укучысы Хасанов Рамис 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Туган телем-серле тел"
04.03.2014
Чуракай мәктәбеннән Салахов Рамил Җәмигънур улы һәм Хафизова Нәзлия Махиян кызы җитәкчелегендә 4 нче класс укучысы Салахова Ләйсән, 9 класс укучысы Хасанов Рамис Түбән Кама шәһәрендә узган "Туган телем - серле тел" конкурсында катнаштылар. Алар икесе дә беренче урынга лаек булдылар! Афәрин!
-
Салют, Победа!
04.03.2014
Район хәрби комиссары кубогына спорт ярышларында 9 класс укучылары чыгыш ясый. Алар чаңгы ярышы, АК-47 сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту кебек ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар. Безнең мәктәптән бу ярышта Хасанов Рамис һәм Исламов Ильяс катнаштылар
-
Кышкы спартакиада 04.03.2014

Физкультура укытучысы Шәймарданов Риф җитәкчелегендә безнең мәктәп командасы кышкы спартакиадага районга ярышка барып кайттылар.
-
Гашыйклар көне! 04.03.2014

14 нче февраль көнне мәктәптә Гашыйклар көне билгеләп үтелде.
-
“Ягез әле,егетләр” кичәсе 04.03.2014

24 нче февраль көнне мәктәптә “ Ягез әле, егетләр!” кичәсе үткәрелде. Төрле ярышлар, “Күңелле стартлар”ны физкультура укытучысы Шаймарданов Р.М. бик күңелле уздырды.
-
Тарих атналыгы 21.02.2014

2 көн. 4 нче февраль көнне тарих укытучысы Тимирова Вәсилә Шәрип кызы 5 класс укучылары белән викторина үткәрде.
3 көн. 5 февраль көнне тарих укытучысы 6 класслар һәм 7 класслар арасында “Кайда? Кайчан? Ничек” темасы астында ярыш уздырды. Нәтиҗәдә 6 класс укучылары җиңде.
11 февраль көнне тарих атналыгын йомгаклап, 8-9 нчы класс укучылары арасында презентацияләр бәйгесе үткәрелде.
















