Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | 0332000008@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 24 учащихся /24 укучы |
| У нас учат: | 7 педагогов /7 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Тарих атналыгы 10.02.2014

1 көн. Тарих укытучысы Тимирова Вәсилә башлангыч класс укучылары белән музейга экскурсия оештырды.
-
Ләйсән Казанга барды 10.02.2014

7 нче февраль көнне Ләйсән Казанга барды һәм “Будь бдителен на льду” дигән рәсем бәйгесендә җиңгән өчен бәйрәм тантанасында катнашты. Планшет һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары 30.01.2014

23 гыйнвар көнне Әтәс мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең " Шәхеснең иҗади үсешен тәэмин итүдә дәрес, класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшенең бердәмлеге" темасына район семинары булып узды. Семинар план нигезендә эшлекле узды.
-
Туган телгә багышланган иншалар бәйгесе
30.01.2014
Мәктәптә татар теле укытучысы Миназова Рәвия "Туган телем- иркә гөлем " дигән темага иншалар бәйгесе уздырды. Телгә карата презентация күрсәтелде.
-
Тарих атналыгы.
30.01.2014
Бу атнада мәктәбебездә тарих укытучысы Тимирова Вәсилә Шәрип кызы җитәкчелегендә тарих атналыгы үткәреләчәк. Анда класслар арасында КВН, презентацияләр бәйгесе һәм башка чаралар үткәрелүе көтелә
-
Туган көнегез белән! 30.01.2014

Хөрмәтле Тәнзилә Рәеф кызы! Сезне туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне,дусларыңның, укучыларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Мәктәп коллективы.
-
Класс сәгате "Ленинград блокадасы" 30.01.2014

Класс сәгатьләрендә “Ленинград блокадасы” буенча әңгәмәләр узды.6 нчы класста Ленинград блокадасында катнашкан авылдашыбыз Сәет Карамов турында әңгәмә үткәрелде һәм альбомын карадык.
-
Мәүлид кичәсе мөбарәк булсын! 21.01.2014

Авылыбызга иман нурын иңдерүдә янып йөрүче абыстаебыз Рәүфә апа, Назим һәм Хавил абыйлар, Даим мулла Мәүлид ае тәмамлану уңаеннан, мәчиттә Мәүлид бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмгә авыл картлары, авыл яшьләре, балалар, авыл җирлеге рәисе Хасанов Тимергази килгән иде. Кичәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы өйрәнелде, баблар, шигырьләр, намазлар, догалар укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Мәчеткә хәер бирелде.Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Соңыннан күчтәнәчләр таратылды. Бәйрәмне әзерләүчеләргә зур рәхмәт!
-
3 нче чирек башланды. 21.01.2014

Мәктәптә 3 нче чирек башланды. Балалар озын кышкы каникулда көч туплап, кабаттан мәктәпкә килделәр.Укучыларга укуларында уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз!
-
Хакимият елкасы 21.01.2014

Безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучылары Миназова Рәзилә һәм Насртдинова Фирүзә укуда ирешкән уңышлары өчен хакимият ёлкасында катнашу хокукына ия булдылар, алар "Рәхмәт хаты" һәм күчтәнәч белән бүләкләнделәр.
















