Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Муса Җәлилне искә алу 15.02.2024

Бүген бакчабызда герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрдек. Аның тормыш юлы белән танышып презентация карагач, балаалр өчен иҗат ителгән шигырьләре белән таныштылар, яттан сөйләделәр.
-
Педагог-психологлар көч сынаша 15.02.2024

Бүген районкүләм үтүче "Педагог-психолог" бәйгесендә Альбина Рәшит кызы Ибраһимова бакчабыз данын яклап чыгыш ясый - үзенең эшчәнлегендә киң кулланыла торган нейроуеннарны жюри игътибарына тәкъдим итеп мастер класс күрсәтә. Аңа уңышлар теләп калабыз!!!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп өйрәнәбез 09.02.2024

Без бүген Актаныш үзәк китапханәсенең балалар бүлегенә сәяхәт кылдык. Сәяхәтебез гади генә булмады, без гадәти китаплар белән түгел, бәлки юл йөрү кагыйдәләренә багышланган гәҗит-журналлар, китаплар белән таныштык, интерактив уеннар уйнадык, мәгълумати мультфильмнар карадык. Актаныш районы Юл хәрәкәте иминлеге пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдифовна балалар белән җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерде, истәлекле бүләкләр таратты.
-
Чаңгы юлы - 2024/ Лыжня Татарстана - 2024 08.02.2024

Бүген "Бүләк" чаңгы шуу базасында "Татарстан чаңгы юллары - 2024" ярышы узды. Әлеге чарада бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары һәм кызлары катнашты. Закирова Әминә кызлар арасында узган дистанциядә 3нче урын яулады. Балаларны уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Әфарин!!!
-
Кышкы уеннар 07.02.2024

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче мәктәбе "Благодарение" фонды волонтерлары Ләйсән Идрисовна җитәкчелегндә "Без спортны сайлыйбыз/ Мы выбираем спорт" акциясе уздырдылар. Зурлар төркеме балалары бик теләп кызыклы уеннарда катнаштылар.
-
Бакчабызның беренчел профсоюз җитәкчесен котлыйбыз!!! 26.01.2024

Озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте, профсоюз хәрәкәтен оештыруда, ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бакчабызның беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы Район профсоюз оешмасы һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе рәхмәт хатына лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
"Салават күпере" битләрендә 24.01.2024

2024нче ел Россиядә Гаилә елы уңаеннан "Салават күпере" журналы "Минем гаиләм" фотосурәтләр күргәзмәсе игълан итте. Әлеге күргәзмәдә иң беренчеләрдән булып уртанчылар төркеменнән Азалия һәм Амалия Гаяновалар үзләренең гаилә фотолары белән катнаштылыр. Һәр бала да тулы гаиләдә - әтисе, әнисе янәшәсендә тәрбияләнсен, бәхетле һәм сәламәт булсыннар.
-
Бөтендөнья Кар бабай көне 18.01.2024

18 январь - Бөтендөнья Кар бабай көне - балаларның яраткан бәйрәмнәренең берсе. Кардан әвәләгән гади скульптура булуына крамастан балалар аны бик яраталар. Кар бабай әвәләү балаларның элеккедән килгән күңел ачу чарасы. Әкияти персонажны әвәләп кулына себерке тоттыралар, муенына шарф бәйлиләр. Бакча хезмәткәрләре дә Кар бабай әвәләүдән читтә калмыйлар.
-
"Мастер-класс" бәйгесе 17.01.2024

Югары категорияле тәрбиячебез Ләйсән Глүс кызы Лотфуллина "Мастер-класс" район бәйгесендә бакчабыз данын яклап чыгыш ясады. Педагоглар геометрик фигуралар иленә сәяхәт итеп күләмле фигуралар - куб, призма, конус, цилиндр ясарга өйрәнделәр, гомуми математик күзаллауны, логик фикерләүне үстерделәр.
-
Гимназиядә кунакта 15.01.2024

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә кунакта булдылар - уку кабинетлары, актлар залы, спорт зал, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бүлмәсе белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап алдылар.










