Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесе 08.12.2023

Бүген 2нче санлы Ромашка балалар бакчасына караган база бакчалары тәрбиячеләре арасында "Ел тәрбиячесе" һөнәри конкурсы узды. Педагоглар балалар белән бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр, һәм үзләренең методик темаларыннан чыгып эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Конкурсанталар арсында Кәзкәй балалар бакчасы тәрбиячесе Гомәрова Зөлфия Альберт кызының эшчәнлеге югары бәяләнде, һәм ул бәйгенең алдагы этабында - районкүләм ярышта көч сынашу хокукына ия булды.
.jpg)
-
Кошлар килгән җимлеккә 07.12.2023

Көннәр салкынайта башлау белән өлкәннәр җитәкчелегендә балаларыбыз кошларга җимлекләр әзерли башлыйлар. Бүгенге кебек салкын көннәрдә канатлы дусларыбыз безнең кайгыртуга мохтаҗ. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан балалар җимлеккә ипи валчыклары, ярма, конбагыш, кабак төшләре салалар да тәрәз читеннән сак кына күзәтәләр.
Карагыз, минем җимлеккә
Кошлар килеп тезелгән.
Кошчык тәмле җим чүпләргә
Дусларын алып килгән.
Бетә диеп курыкмагыз,
Ашагыз, кошкайларым!
Җимне гел өстәп торырмын
Канатлы дускайларым!
-
Бакчабызда профилактик визит 05.12.2023

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре тарафыннан бакчабызда профилактик визит үткәрелде. Норматив документлар, мәгариф өлкәсендәге кануннардагы соңгы үзгәрешләр, гамәлдә булган кануннар нигезендә локаль актларны рәсмиләштерүгә игътибар ителде. Профилактик визит үткәрү нәтиҗәсе турында мәгълумат "Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры" ФДИСка кертеләчәк.
-
Балалар бакчасында милли тәрбия бирү 27.11.2023

Бүген Актаныш FM радиосының турыдан туры эфирында тәрбиячеләребез "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районы бүләкче җитәкчесе Айгөл Рәдис Кызы Галимҗанова белән берлектә "Балалар бакчасында милли тәрбия бирү" темасында фикер алыштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли узаң тәрбияләүгә игътибар, халкыбыз мирасына, традицияләренә хөрмәт тәрбияләүнең нигезләрен ачыкладылар.

-
III Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале 24.11.2023

Милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны күздә тотып III Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале узды. Бакчабыз тәрбиячеләре Минһаҗева Г.Ә. һәм Вагыйзова А.Ф. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Каз өмәсе" күңел ачуын күрсәтеп мактаулы 2нче урынга лаек булдылар. Балаларны, педагогларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
-
Һөнәри белем бирү отаханәсе / Мастерская профориентаций 22.11.2023

Педагогик хезмәткәрләрнең балаларга һөнәри белем бирү буенча компетенцияләрен үстерү, проект эшчәнлеген камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгшарифне үстерү институты үткәргән "Һөнәри белем бирү остаханәсе" авторлык методик эшләнмәләрнең төбәкара конкурсында бакчабыз тәрбиячеләре Хәбибуллина А.М. һәм Ибраһимова А.Р. "Һөнәрләр әлифбасы" номинациясендә җиңү яулап 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
В целях развития профессиональной компетенций педагогических работников образовательных организаций в области разработки и проведения профориентационных мероприятий, проектов, практик наставничества и изучения, внедренияв педагогическую практику инновационных форм, методов работы, образовательных технологий, деятельностьного подхода в профориентационной работе Институт развития образования Республики Татарстан проводил межрегиональный конкурс авторских методических разработок "Мастерская профориентации". Воспитатели детского сада Хабибуллина А.М. и Ибрагимова А.Р. стали победителями в номинации "Азбука прфессий" и были награждены дипломами 3-й степени.
-
Балалар бакчалары җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаша 17.11.2023

Бүген районыбыз балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре Минзәлә шәһәренең 10нчы "Чишмә" бакчасында "Балалар бакчасында федераль белем бирү программасын тормышка ашыру шартларында уен эшчәнлегенең заманча ысуллары, алымнары һәм технологияләре" темасында үткән республикакүләм семинар-практикумда катнашып тәҗрибә уртаклаштылар. Балалар бакчасы җитәкчелегенә, коллективына кунакчыл кабул итүләренә зур рәхмәт.
-
Хушыгыз, кошкайлар! 17.11.2023

Балаларда табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү, көзге табигать һәм кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, бәйрәм рухы тудыру максатыннан уртанчылар төркеме балалары "Хушыгыз, кошкайлар!" бәйрәм иртәсен тәкъдим иттеләр. Матур шигырьләр, күңелле җырлар белән беррәттән балаларның җитезлекләрен, игътибарлылыкларын сынау максатыннан хәрәкәтле уеннар, кышлаучы һәм күчмә кошларны тануга юнәлдерелгән интерактив уеннар бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде.
-
Бердәмлек йөрәкләрне берләштерә / Единство зажигает сердца 16.11.2023

Бүген бакчабызның бер төркем педагоглары Менделлевск шәһәрендә балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган "Бердәмлек йөрәкләрне берләштерә" Россиякүләм иҗади фестиваль-конкурсның йомгаклау чарасында катнаштылар. Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү бүгенге көндә төп максатларның берсе булып тора һәм балаларның барлык эшчәнлек төрләрендә үтәлә - шөгыльләрдә, уеннарда, хезмәт эшчәнлегендә, көнкүрештә. Әлеге максатларны үз эченә алган конкурс материаллары арасында Гран-При яулаучыларыбыз да шактый. Вагизова А.Ф. - "Россия халыклары ризыклары" номинациясендә Гран-При, Шарафуллин Д.Х., Сабирова Р.Р. - "Халык театры" номинациясендә Гран-При, Галимарданова Г.Р. һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Халык биюләре" номинациясендә Гран-При ияләре. Гыйльфанова З.Р. "Туган җирем традицияләре" номинациясендә 1нче дәрәҗә, Гайнуллина Г.Р. "Россия - без синең балаларың" номинациясендә 1нче дәрәҗә, Ибраһимова А.Р. шул ук номинациядә 2нче дәрәҗә, Гыйбадуллина Р.М "Россия халыклары ризыклары" номинациясендә 2нче дәрәҗә җиңү яуладылар. Балаларны, тәрбиячеләрне, әти-әниләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сегодня воспитатели нашего детского сада принимали участие в церемонии награждения всероссийского творческого фестиваля-конкурса по нравственно-патриотическому воспитанию "Единство зажигают сердца". Нравственно-патриотическое воспитание детей является одной из основных задачей и выполняется во всех видах деятельности - в занятиях, в игровой и трудовой деятельности. Среди конкурсных материалов, содержащих именно задачи патриотического направления немало и победителей. Обладатели ГРАН ПРИ - Вагизова А.Ф. в номинации "Кухня народов России", Шарафуллин Д.Х., Сабирова Р.Р. в номинации "Народный театр", Галимарданова Г.Р. и дети подготовительной группы в номинации "Народный танец". Победители 1ой степени - Гильфанова З.Р. в номинации "Традиции земли родной", Гайнуллина Г.Р. в номинации "Мы дети твои, Россия". Дипломанты 2 ой степени Ибрагимова А.Р. в номинации "Мы дети твои, Россия" и Гибадуллина Р.М. в номинации "Кухня народов России"

-
"English Art Festivai" зона конкурс фестивалендә 09.11.2023

Бүген балаларыбыз Минзәлә шәһәрендә үтүче"English Art Festivai" зона конкурс фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 1 нче дәрәҗә дипломга лаек Гаянов Раязны, Султанова Алсылуны, 2 нче дәрәҗә җиңү яулаган вокаль ансамбльдә чыгыш ясаучыларны, инглиз теле тәрбиячебез Глүсә Таһир кызын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!!!










