Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Юбилеегыз белән!/С юбилеем! 18.11.2019

Җитәкчебез Нургалиева Й.С.ны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Юбилее белән районыбыз башлыгы Э.Н.Фаттахов котлап чәчәк букеты һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Руководителя нашего детского сада Нургалиеву Ю.С. поздравляем с 55-летием! Также она приняла поздравления Главы администрации Актанышского муниципального района Э.Н. Фаттахова: благодарственное письмо Главы района и букет цветов.
-
"Юл кагыйдәләре - безнең дусларыбыз"/"Дорожные знаки - наши друзья" 15.11.2019

Шушы көннәрдә юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышлап, күңел ачулар планлаштырдык. Кунакка юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш районындагы бүлек җитәкчесе Фазлыева Лена Музаятовнаны да чакырдык. Көн дәвамында 2 кечкенәләр төркеме балалары катнашында “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” һәм уртанчылар төркеме балалары катнашында "Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз" күңел ачу чаралары үткәрелде. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү. Бәйрәмнең бик күңелле һәм кызыклы баруында тәрбиячеләребез Салихова Миләүшә Мөдәрис кызы, Мирзагитова Гөлсия Рисун кызы, Шайхетдинова Чулпан Тимершаех кызы, физкультура инструкторы Шайхетдинова Роза Фаис кызы, музыка җитәкчесе Халилова Айназ Айдаш кызларының тырышлыгын да билгеләп үтәсе килә.
На днях спланировали мероприятия, посвещенные правилам дорожного движения, куда пригласили руководителя отдела Л.М. Фазлыеву. 2 младшая группа показала мерприятие на тему: "Знай дорожные движения", средняя - на тему "Дорожные правила - наши друзья". Цели этих мероприятий очень серьезные: продолжение обучения детей правилам дорожного движения; развитие у детей внимательности, наблюдательности, самостоятельного мышления; воспитание культуры поведения в общественном транспорте. Хотелось бы отметить старательное отношение к проведению мероприятий воспитателей Салиховой М.М., Мирзагитовой Г.Р., Шайхутдиновой Ч.Т., инструктора по физкультуре Шайхутдиновй Р.Ф., музыкального рукводитля Халиловой А.А.
-
Логопед төркеме ата-аналары белән семинар-практикум/Семинар-практикум с родителями логопедической группы 14.11.2019

Бүген укытучы-логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуфовна логопед мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары белән "Сөйләмендә җитешсезлеге булган мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын грамотага өйрәтү" дигән темада семинар-практикум үткәрде. Семинар барышында ата-аналарга Фәнирә Гатуф кызы теоретик яктан да, практик яктан да бик бай материал бирде. Ата-аналар семинар-практикумнан бик канәгать калдылар.
Сегодня в подготовительной к школе логопедической группе учитель-логопед Нуртдинова Ф.Г. провела сминар-практикум для родителей на тему "Обучение грамоте детей с недразвиеим в речи в подготовительной группе". Родителям был предоставлен богатый материал, как теоритический, так и практический. Родители остались довольны от семинара-практикума.
-
Рәсем күргәзмәсе/Выставка рисунков по ПДД 12.11.2019

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү атналыгы кысаларында балалар һәм ата-аналар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
В рамках обучения правилам дорожного движения, была организована выставка рисунков детей и родителей.
-
Күргәзмә/Выставка 11.11.2019

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү атналыгы кысаларында 2 кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре ата-аналар кулы белән эшләнгән юл макетларыннан күргәзмә оештырылды.
Была организована выставка дорожных макетов, сделанных родителями 2 младшей и средней групп.
-
Кошларны озатабыз/Провожаем птиц 28.10.2019

25 октябрь көнне безнең балалар бакчасында тәрбияче Шайхетдинова Ч.Т., музыка җитәкчксе Халилова А.А. тарафыннан уртанчылар төркеме балалары белән әзерләнгән “Хушыгыз, кошкайлар” бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә торнаны гына белә торган Төлкебикәгә балалар үзләренең кошлар турында шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Алар башкарган җырлар, биюләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Ата-аналар үзләренең нарасыйларына матур кошлар киемнәре тегеп, аларны куандырдылар.Шулай ук ата-аналар ярдәме белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына рәсем күргәзмәсе оештырылды. Кунакка килгән әти-әниләр дә бу бәйрәмнән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
-
"Җәлил укулары"/Джалиловские чтения"
25.10.2019
Район күләмендә уздырылган "Җәлил укулары" бәйгесендә безнең балалар бакчасыннан да нәниләребез уңышлы чыгыш ясадылар. Зурла төркеменнән Хузина Самира, зурлар логопед төркеменнән Кашапова Зилә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхетдинова Айназ призлы урыннарга лаек булдылар. Инглиз телендә чыгыш ясаган балалар номинациядә җиәү яуладылар.
-
"Җәлил укулары" - I тур/Джалиловские чтения" - I тур 22.10.2019

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Республика күләмендә уздырылган «Муса Җәлил укулары» бәйгесенең беренче туры бакча күләмендә узды. Бәйгедә 45 бала шагыйрьнең һәм якташ фронтовиклардан Нур Баянның шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә башкардылар.
1 тур республиканского конкурса "Джалиловские чтения" прошли в детском саду, где участвовали 45 детей.
-
Семинар - практикум "Шаян телне уйнатыйк"/ Семинар-практикум с родителями 18.10.2019

Гаилә белән тату хезмәттәшлек, ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. 18 нче октябрь көнне безнең “Каенкай” балалар бакчасында укытучы логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы зурлар логопед, мәктәпкә әзерлек логопед төркеме әти-әниләренә артикуляцион гимнастикаларны өйрәтү максатыннан “Шаян телне уйнатыйк!” дип исемләнгән семинар-практикум үткәрде. Сөйләмендә җитешсезлеге булган балалар өйдә дә артикуляцион гимнастика күнегүләрен эшләргә тиеш. Әти-әниләр гимнастиканың дөрес, төгәл эшләнешен контрольгә алалар. Балалар бакчасында алган сөйләм җитешсезлеген коррекцияләүче күнекмәләрнең өйдә ныгытылуы бик мөһим.
Учитель-логопед Нуртдинова Ф.Г. провела семинар-практикум на тему "Обиграем шаловливый язяык" с целью обучения родителей артикуляционной гимнастике.
-
Агачларда - көзге матурлык/Деревья- осенью 17.10.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә проект эшчәнлекләре алып барылды. Алар “Агачлар - безнең дусларыбыз”, “Суган кайда тизрәк үсәр?” дип аталалар. Шулай ук проект нигезендә “Агачларда - көзге матурлык” дигән тема астында, Зинфира Рафаэловна ачык шөгыль курсәтте. Проект эшчәнлеге балалар өчен бик кызыклы булды. Ата-аналар да теләп катнаштылар.
С детьми и родителями подготовительной к школе группы была проведена проектная деятельность на темы "Деревья - наши друзья", "Лук где быстрее вырастет? Воспитатель Нуриева З.Р. показала открытое занятие на тему "Осенняя красота- в деревьях"






