Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Семинарда/В семинаре 17.10.2019

Бакчабызның укытучы-логопеды Нуртдинова Ф.Г. һәм зурлар логопед төркеме тәрбиячесе Салихҗанова А.Ф. Яр Чаллы шәһәренең “ Катнаш төрдәге 17 нче балалар бакчасы “Урман әкияте” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә “Театральная деятельность в коррекционной работе педагога с детьми с речевыми нарушениями” темасына уздырылган региональ семинарда катнаштылар.
-
Музыка дөньясына - беренче адымнар/Первые шаги в мир музыки 16.10.2019

Педагогик киңәшмәгә әзерлек йөзеннән, музыка җитәкчесе Халилова А.А. 1 кечкенәләр төркеме балалары белән ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Ул педагогларны үзенең "Музыкага - беренче адымнар" проекты кысаларында алып барган эшчәнлеге белән таныштырды.
В целях подготовки к педагогическому совету, музыкальный руководитель Халилова А.А. показала открытое занятие по проекту "Первые шаги в музыку".
-
Физкультура шөгыле/Образовательная деятельность "Физическое развитие" 16.10.2019

Педагогик киңәшмәгә әзерлек кысаларында физкультура инструкторы Шайхутдинова Р.Ф. 2 кечкенәләр төркеме балалар белән ачык шөгыль күрсәтте. Эшчәнлек уен формасында барды. Төп хәрәкәтләрне, гомуми үсеш бирүче күнегүләрне, хәрәкәтле уеннарны тәрбияче яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайлаган.
-
Көз/Осень 11.10.2019

Алтын көзнең матур бер көнендә, «Көз” темасын йомгаклап, укытучы-логопед Нуртдинова Ф. Г. зурлар логопед төркеме балаларын экскурсиягә алып чыкты. Балалар бакчада өлкәннәрнең көзге эшләрен күзәттеләр, көзнең уңышларга бай булуын ачыкладылар; Г.Тукайның “... Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...” шигъри юлларының асылына төшенделәр.
-
Об аккаунтах Министерства образования и науки Республики Татарстан/ Мәгариф һәм фән министрлыгы аккаунтлары турында
10.10.2019
Уважаемые коллеги, родители детей!
Доводим до вашего сведения, что у Министерства образования и науки Республики Татарстан есть действующие аккаунты в социальных сетях, на которых размещаются актуальные новости.
Аккаунты Министерства образования и науки Республики Татарстан:
Вконтакте: https://vk.com/moinrt
https://vk.com/public174961040
Instagram: https://www.instagram.com/mon.rt/
Facebook: https://www.facebook.com/groups/2426344784276255/
Одноклассники: https://ok.ru/profile/586990108938
-
Өлкәннәребезне хөрмәтләдек/Они достойны уважения 08.10.2019

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бакчабызда хезмәт куеп лаеклы ялдагы хезмәткәрләребезне кунак иттек. Зурлар төркеме балалары (тәрбиячеләре Насрыева Л.Н., музыка җитәкчесе Халилова А.А.) тарафыннан әзерләнгән бәйрәм иртәсе, алар тарафыннан башкарылган җырлар, биюләр, ятланган шигырьләр өлкәннәребезгә бик ошады. Бәйрәм өстәл артында эчкерсез сөйләшү, үткәннәрне искә алу белән дәвам итте.
-
Паркта/В парке 08.10.2019

Алтын көзнең бу матур көнен бүлмәдә уздырмаска булдык. Мәктәпкә әзерлек-логопед төркеме балалары белән җыендык та, Ленин паркына сәяхәткә чыгып киттек. Паркта бик күңелле булды: яфраклар җыйдык, төрле уеннар уйнадык.
В этот прекрасный осенний день мы решили не сидеть в группе. Собрались и пошли с детьми подготовительно-логопедической группы на экскурсию в Ленинский парк. Было очень весело: собирали листья, играли.
-
РТС буйлап сәяхәт/Экскурсия по достопримечательствам РТС 07.10.2019

Укытучы-логопед Нуртдинова Ф.Г., тәрбияче Овчинникова О.И. белән берлектә логопед зурлар төркеме балалары Сельхозтехника бистәсе буйлап сәяхәт кылдылар.Сәяхәт барышында алар су буйларында булдылар, тау өстеннән туган ягыбыздагы көзге матурлыкка таң калдылар.
-
Бакчада - Сөмбелә бәйрәме/Праздник Сумбуля - в детском саду 04.10.2019

Бүген бакчабызда "Сөмбелә" бәйрәме узды. Бәйрәмне үткәрүдә тәрбияче Салихзянова А.Ф., музыка җитәкчесе Халилова А.А. белән берлектә зурлар логопед төркеме балалары актив катнашты.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 04.10.2019

Укытучылар бәйрәменә багышланган тантаналы бәйрәм кичәсендә котланучылар, бүләкләнүчеләр арасында безнең коллективтан да педагоглар бар иде: Шайхетдинова Гүзәл Роберт кызы - Татарстан республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе, Шайхетдинова Чулпан Тимершаех кызы - "Ел тәрбиячесе" бәйгесендәге җиңүе өчен Мактау кәгазе, Мирзагитова Гөлсия Рисун кызы истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз.






