Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Укытучы-логопед төркем ата-аналарын кабат үз янына җыйды. 29.11.2018

Бу атнада укытучы-логопед төркем ата-аналарын кабат үз янына җыйды. Бу юлы ата-аналар ”Беренче адымнар” темасына ачык белем бирү эшчәнлегендә катнаштылар, грамотага өйрәтүгә әзерлек этабының эш нәтиҗәләре белән таныштылар.Үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар, үзара фикер алыштылар.
-
Мамин день/Әниләр бәйрәме 28.11.2018

Әниләрдән дә кадерлерәк дөньяда берәр кеше бар микән!? Кадерле кешеләребезне - әниләрне, дәү әниләрне кадерләп, хөрмәтләп, бакчабызда искиткеч матур кичә узды. Балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре, әниләрнең үзләре катнашында тәрбиячеләр Шәйхетдинова Г.Р., Шәйхетдинова Ч.Т. лар алып барган бу кичә куңелләрдә озак сакланыр!
-
Поздравление/Котлау 25.11.2018

День матери — великий праздник,
Несет он радость нам и свет,
Ведь в череде явлений разных
Надежней мамы друга нет.
Она всегда с тобою рядом,
Хоть дома ты, хоть далеко.
Согреет теплым, нежным взглядом,
И станет на душе легко.
Спасибо, мамы дорогие,
Что ждете неустанно нас,
Как хорошо, что вы такие,
Живите долго, в добрый час!
-
Семинар-практикум 23.11.2018

Балалар бакчасы укытучы-логопеды югары квалификацион категорияле Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы тарафыннан системалы рәвештә ата-аналар, логопед төркеме тәрбиячеләре, педагоглар белән семинар-практикумнар, консультацияләр үткәрелә. Балаларның аваз әйтелешендә булган кимчелекләрне бетерү, төзәтү бердәм эшчәнлек булганда гына үз нәтиҗәсен бирә.
-
Совещание заведующих базовых детских садов/База балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе 21.11.2018

Бүген балалар бакчасында база балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе булып узды. Башта мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбиче Вахитова Г.Х. ның рус теле шөгылен карап, үзләренә үрнәк тәҗрибә алсалар, соңыннан локаль норматив актлар белән ныклап танышу, сайт структурасын дөрес итеп төзү буенча уртага салып сөйләшү булды.
-
Экскурсия в школу/Мәктәпкә экскурсия 20.11.2018

Мәктәпкә әзерлек, логопед төркемнәре балалары бүген Актаныш №2 мәктәбендә экскурсиядә булып кайттылар. Мәктәп, андагы укытучы апалар, класслар, мәктәп җихазлары, андагы дәресләр белән танышу , мәктәпкә укырга бару теләген уяту максатында оештырылды бу экскурсия.
-
Ата-аналар өчен семинар-практикум уздырылды 16.11.2018

Ата-аналарның балаларны грамотага әзерләү турында күзаллауларын ачыклау максатыннан “Каенкай “ балалар бакчасының логопед мәктәпкә әзерлек төркемендә укытучы-логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы “Гомуми сөйләм җитешсезлеге булган балаларны грамотага өйрәтү” дигән темага ата-аналар өчен семинар-практикум уздырды.
-
"Муса Җәлил әсәрләре - сынлы сәнгатьтә" /"Джалиль в изобразительном творчестве" 13.11.2018

I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе кысаларында балалар бакчасында "Муса Җәлил әсәрләре - сынлы сәнгатьтә" исемле күргәзмә оештырылды. күргәзмәдә ата-аналар да, балалар да актив катнаштылар.
-
"Бозда сак булыйк/Буду бдительным на льду 13.11.2018

Республика күләмендә игълан ителгән "Бозда сак булыйк" бәйгесе кысаларында безнең балалар бакчасында да балаларның эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Муса Җәлил укулары" бәйгесе/Конкурс "Джалиловские чтения" 09.11.2018

I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә безнең балалар бакчасы да теләп кушылды. Балалар "Җәлил - татар телендә", "Җәлил - рус телендә", "Җәлил - сынлы сәнгатьтә" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Бүген балалар бакчасында шигырь сөйләүчеләр арасында бәйгегә нәтиҗә чыгарылды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды. Район турына Мухаметов Билал "Бүреләр" шигыре белән, Галиев Динар "Мой пёс" шигыре белән чыгыш ясаячак. Без аларга уңышлар телибез.






