Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
12 апрель - космонавтика көне 12.04.2018

12 - апрель - космонавтика ккөненә багышлап балалар бакчасында бик күп чаралар үтте. Аларның берсе - ата - аналарның кул эшләре күргәзмәсе. Бу күргәзмә уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналарының эшләреннән оештырылды. Балалар бакчасы белән бергә хезмәттәшлекләре өчен аларга зур рәхмәт.
-
Кошларны каршы алдык 11.04.2018

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән җылы яклардан кайтучы кошларны каршы алдык. Алар яз, кошлар темасына багышлап бик күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар.
-
Педсоветка әзерлек кысаларында - ачык шөгыль 09.04.2018

"Балаларның үсешендә булган кимчелекләрне коррекцияләү эшчәнлеген тагын да яхшыртуда кулланыла торган эш алымнары" дигән темада үткәреләчәк педсоветка әзерлек кысаларында логопедның мәктәпкә әзерлек төркемендә Ганиева Л.М. ның эш алымнары белән танышттык.
-
Чалманарат балалар бакчасында - база балалар бакчалары тәрбиячеләре 05.04.2018

Бүген Чалманарат балалар бакчасында база балалар бакчалары тәрбиячеләре "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике телгә өйрәтү" дигән темада фикер алыштылар, Чалманарат балалар бакчасы коллективының бу юнәлештәге эшчәнлеге буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Укытучы-логопед эшчәнлеген күзәттек 04.04.2018

Укытучы-логопед Нуртдинова Ф.Г. ның индивидуаль һәм төркемчә шөгыльләрендә балалар белән аваз әйтүдә кимчелекләрне төзәтүдәге эш алымнары белән таныштык.
-
Алдынгылар хөрмәтләнде 03.04.2018

Бүген "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең район этабында җиңү яулаган районыбыз тәрбиячеләре үз хезмәтләренә лаеклы бәя алдылар: районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фаттахов тарафыннан чәчәк букетлары һәм мактау грамоталары алдылар. Алар арасында әлеге бәйгедә катнашып, мактаулы 2 урынга лаек булган тәрбиячебез Ганиева Л.М. да бар иде. Ләйсән Мәгъсүмовна! Без Сезне чын күңелдән элеге җиңүегез белән котлыйбыз. Алда да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Бик матур чыгыш ясадык 31.03.2018

Район күләмендә игълан ителгән "Иң яхшы спектакль куючы оешма" бәйгесе кысаларында без "Әниләр һәм бәбиләр" театры куйдык. Спектакльне тамашачылар бик яратып кабул итте. театрда барысы 14 хезмәткәр катнашты. Алар һәрберсе үз роленең эченә кереп уйнадылар. Алар тамашачыны елаттылар да, көлдерделәр дә. Аларның оста уйнауларында театрны сәхнәгә куючы Фатихова Г.Т. ның да хезмәте зур булды. Кызлар, Сез булдырдыгыз! Рәхмәт Сезгә!
-
"Иң яхшы театр" бәйгесе 27.03.2018

Район күләмендә игълан ителгән "Иң яхшы театр куючы оешма" бәйгесенә безнең коллектив та теләп кушылды. Коллектив Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" театрын әзерләде.
-
Нәүрүз килә!!! 26.03.2018

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Хуш киләсең, Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның «Йөзек салыш» уенын уйнадылар. Бәйрәмдщә Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең көч сынашуы балаларга бик кызыклы булды. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә балалар бәйрәмне күңелле биюләр, матур җырлар, шигырьләре белән дәвам иттеләр. Балаларның уеннарын башка төркем балалары, әти-әниләре дә тамаша кылдылар
-
"Тылсым"да кунакта 23.03.2018

Һәр елдагыча, быел да "Тылсым" бакча-мәктәпнең үзебезнең бакчада тәрбияләнеп чыккан беренче класс укучылары белән спорт бәйрәме уздыру максаты белән мәктәп - бакчада булдык. Алар безне бик җылы кабул иттеләр, балалар көче белән әзерләнгән "Казлар-аккошлар" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Спорт бәйрәменә килгәндә, ике команданың да көчләре тигез булып, дуслык җиңүе белән тәмамланды. Ярышлар арасында һәр ике командадан да балалар үзләренең җыр-биюләргә осталыкларын күрсәттеләр.






