Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Спортивный праздник/Спорт бәйрәме 02.04.2019

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Тылсым" мәктәп-бакчада булып, зур спорт чарасында катнаштылар. "Тылсым" мәктәп-бакчаның 1 класс укучылар һәм балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары спорт бәйгесендә үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Ярышны бакчабызның физкультура интсрукторы Ахтямова А.А. оештырды. Балаларны әзерләүдә Шайхутдинова Г.Р., Мусина А.Х. һәм физкультура инстукторы Зөхрә апалары актив булдылар. Безне җылы каршы алганнары, кунак итеп җибәргәннәре өчен мәктәп-бакча коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Весна идёт, Навруз идёт"/"Нәүрүз мөбәрәк булсын!" 28.03.2019

Бүген безнең балалар бакчасында халкыбызның гасырлар буена тупоанып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү максатында Нәүрүз бәйрәзме үткәрелде. Бу бәйрәмне логопед зурлар төркеме (тәрбиячесе Салихзянова А.Ф., музыка җитәкчесе Халилова А.А.) зур әзерлек белән бик күңелле итеп уздырдылар. Бәйрәмне Кыш бабай (Нуртдинова Ф.Г.), Нәүрүз (Мирзагитова Г.Р.), Табигать патшасы (Шайхетдинова Ч.Т.) тагын да бизәделәр, ямьләндерделәр.
-
Подготовка к педсовету/Педагогик киңәшмәгә әзерлек 26.03.2019

Педагогик киңәшмәгә әзерлек кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме белалары белән физкультура инструкторы Ахтямова А.А., зурлар логопед төркеме балалары белән педагоглар Ннуртдинова Ф.Г., Салихзянова А.Ф., Халилова А.А., Ахтямова А.А. лар ачык белем бирү эшчәнлекләре күрсәттеләр. Эшчәнлекләр "Балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалаштыру һәм физик тәрбия бирү юнәлешендә ата-аналар белән хезмәттәшлек итү" темасы буенча уздырылды.
-
У нас в гостях - планетарий/Бездә - планетарий 25.03.2019

Бүген безнең балалар бакчасында Уфа каласыннан планетрий булды. Балалар серле, караңгы, зур шар эчендә астрономия дөньясына сәяхәт кылдылар. Төрле планеталар белән якыннан таныштылар, комета белән кояш системасы буйлап сәяхәттә булдылар.
-
В региональном практическом семинаре/Төбәкара практик семинарда 23.03.2019

Бакчабызның педагоглары Чаллы шәһәрендә узган "Интерактив дәфтәр һәм лэпбук ясау" темасында узган төбәкара практик семинарда булып, үз белемнәрен арттырдылар.
-
На курсах повышения квалификации/Белем күтәрү курсларында 22.03.2019

Тәрбияче Габдрашитова Д.Р. Яр Чаллы шәһәрендә белем күтәрү курсларында гамәли эшчәнлек вакытында.
-
РМО воспитателей/Район тәрбиячеләренең методик берләшмәсе 21.03.2019

Бүген балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хаернасова В.М., укытучы-логопед Нуртдинова Ф.Г., тәрбияче Мирзагитова Г.Р. .район тәрбиячеләренең методик берләшмәсендә катнашып, Айман балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән танышып кайттылар.
-
Экскурсия в библиотеку/Китапханәдә сәяхәттә 20.03.2019

Бүген без логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән китапханәгә экскурсиягә бардык. Китапханәче Лилия апабыз безгә төрле китаплар күрсәтте; китапларны сакларга кирәклекне аңлатты. Экскурсия бик кызыклы булды. Ул безне китапханәгә чакырып, озатып калды.
-
"Әниләр мәктәбе"/Школа мам 18.03.2019

Бүген балалар бакчасында "Әниләр мәктәбе" консультпункты эшләде. Тәрбияче Гүзәл Роберт кызын нәниләр дә, әниләр дә сагынып килгәннәр.
-
Праздник "Масленицы"/"Масленица" бәйрәме 15.03.2019

Сегодня мы встречали Масленицу! Это превратилось в забаву и развлечение. Дети читали поговорки, стихи, водили хороводы, пели русские народные песни. В заключении праздника все угощались блинами.






