Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Көзге муллык/Осеннее богатство 03.10.2019

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Ә көз - байлык, муллык, табигатьнең барлык ачык төсләрен күрсәтүче үзенчәлекле чор. Ата-аналар һәм балаларның шул гүзәллекне күрсәтә алуларын бакчабызда оештырылган «Көзге муллык» дигән күргәзмәдә ачыкладык. Һәр төркемнән кызыклы, эчтәлекле эшләр сайлап алынды. Алар табигый материаллардан, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалып, һәрберсе аерым игътибарга лаек иде.
-
Көзге матурлык/Осенняя красота 01.10.2019

Көзнең бар матурлыгын кәгазьгә төшерү, балаларда матур көз күренешенә соклану хисе тәрбияләү максатында "Көзге матурлык" исеме астында балалар һәм ата-аналар тарафыннан ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Бәйрәм белән!/С праздником! 27.09.2019

Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен рәхмәт. Көчегез артып торсын, эшләү дәрте сүрелмәсен, балалар белән үзара аңлашып эшләргә язсын, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын Сезгә!
- Поздравляем/Котлыйбыз 27.09.2019
-
Легкоатлетический кросс/Җиңел атлетика кроссы 21.09.2019

Рәсәй күләмендәге йөгерү көне кысларында уздырылган җиңел атлетика кроссында бакчабыз коллективы актив катнашты. Иң өлкән яшьтәгеләр арасында Идрисова Дилә Җихангир кызы 3 нче урынга лаек булып, Мактау кәгазе, медаль һәм истәлеклә бүләк белән бүләкләнде.
-
Автошәһәрчектә/В автогородке 16.09.2019

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтх иң кече яшьтәге төркемнәрдән үк башлана. Моның өчен бакчабыздагы автошәһәрчекнең әһәмияте бик зур. Бүегн уртанчылар төркеме балалары светофор белән таныштылар.
-
Көзге урманда кунакта/В гостях в осеннем лесу 13.09.2019

Көзнен иң матур көннәренең берсендә барлык төркем балалары көзге урманга сәяхәт кылдылар. Төрле төстәге яфраклардан букетлар ясадылар, агач күркәләре җыйдылар. Спорт уеннары уйнарга да өлгерделәр.
-
Янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт/Эскурсия в пожарную часть 12.09.2019

Балаларның янгын чыгу куркынычсызлыгы турында һәм янгын сүндерүчеләрең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту, ут-күзчыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән танышу һәм балаларның сөйләм телләрен үстерү, бу һөнәрдәге кешеләр турында горурлык хисе уяту максатыннанбалалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлегенә сәяхәт кылдылар. Балалар янгын сүндерүче машиналарның җиһазлары һәм янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштылар, кайбер киемнәрне киеп тә карадылар. Шулай ук алар янгын бүлегенең диспетчер бүлмәсендә дә булдылар. Хезмәткәрләр Марат Арсланов һәм Фәрит Лотфуллиннар аларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп янгын сүндерүчеләр турында сөйләде.
-
Бәйге нәтиҗәләре/Итоги конкурса "Лучший брендовый сувенир" 03.09.2019

Район күләмендә уздырылган "Актаныш муниципаль районының иң брендлы сувениры" бәйгесендә безнең балалар бакчасы педагоглары да актив катнаштылар. Алар арасында Халилова А.А. 1 урынга, Нуриева З.Р. төркеменнән Хусниев Динияр 1 урынга лаек булдылар. Ә балалар бакчасы призлы 3 урынга лаек булды.
-
Бакчада - белем бәйрәме/День знаний в детском саду 02.09.2019

Бүген балалар бакчасында яңа уку елын бәйрәм белән башлап җибәрдек. Белем бәйрәмендә балаларны котларга төлке Алиса, мәче Базилио да килгәннәр иде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Вахитова Г.Х., музыка җитәкчесе Халилова А.А. белән бергә балаларны бәйрәм белән котлап матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.






