Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
"Первые шаги в профессию"/"Һөнәр сайлауга беренче адымнар" 24.04.2019

6 нчы балалар бакчасыннан Таҗимова Фәридә (тәрбиячесе Шайхетдинова Г.Р.) “Һөнәр сайлауга беренче адымнар” республика фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, “Минем киләчәктәге һөнәрем” рәсем бәйгесендә призлы 3 урынга лаек булды.
Воспитанница МБДОУ “Детский сад №6” Тажимова Фарида (воспитатель Шайхутдинова Г.Р.) участвовала в республиканской научно-практической конференции и заняла 3 место в номинации “Моя будущая профессия”.
-
Выставка по произведениям Г.Тукая/Тукай иҗатына багышланган күргәзмә 23.04.2019

Балалар бакчасында Г.Тукайның туган көне уңаеннан аның әсәрләренә багышланган кул эшләнмәләреннән һәм рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә ата-аналар бик актив катнаштылар.
-
Конкурс "Мин бит татар малае"/"Мин бит татар малае" бәйгесе 22.04.2019

19 апрель көнне Алабуга шәһәрендә "Мин бит татар малае" бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Әлеге бәйгедә зурлар төркеменнән Мухаметов Билал да ике турда да уңышлы чыгыш ясап лауреат булды. Афәрин, Билал. Котлыйбыз!!!
-
20 апреля - республиканский субботник/22 апрель - Республика күләмендә өмә 20.04.2019

20 нче апрель көнне игълан ителгән бөтен ил күләмендә уздырылган өмәдә безнең балалар бакчасы коллективы да читтә калмады.
-
База балалар бакчалары киңәшмәсе 19.04.2019

Бүген Күҗәкә балалар бакчасында база балалар бакчалары мөдирләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында белем бирү эшчәнлеге, "Туган телнең моңлы көе булып син яшисең безнең күңелдә" исеме астында күңел ачу кичәсе күзәтелде. Нургалиева Й.С. "Үзанализ нәтиҗәләре буенча отчёт"ны язу тәртибе, аны сайтка урнаштыру тәртибе турында семинар үткәрде. Киәшмәдә мәктәп директоры Газетдинова Г.Ф. да катнашты.
-
Чистарту айлыгына без дә кушылдык 15.04.2019

Яз - табигатьнең уяну чоры, шул ук вакытта әйләнә –тирәлекне чистарту вакыты да ул. Район күләмендә уза торган чистарту айлыгына без дә кушылдык. Кар чәчү, участоктагы, тирә-яктагы чүпләрне чистартуга хезмәткәрләргә ярдәмгә балалар, ата-аналар да теләп кушылдылар.
-
12 апреля - день Космонавтики/12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2019

Бүген, 12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан, зурлар төркеме балалар, ата-аналары, тәрбиячеләре бик матур, эчтәлекле күргәзмә оештырдылар. Башка төркем балалары бу күргәзмә белән якыннан таныштылар, космос, космонавтлар турында белемнәрен баеттылар. (Төркем тәрбиячеләре Нуриева З.Р., Овчинникова О.И.)
-
Семинар-практикум в рамках базовых детских садов/База балалар бакчалары кысаларында - семинар-практикум 04.04.2019

База балалар бакчалары эшчәнлеге кысаларында "Мәктәп һәм балалар бакчалары арасында хезмәттәшлек. балаларның сөйләмендә аваз культурасы формалаштыру" дигән темада эшлекле очрашу узды. Тәрбияче Ахняпова Г. балалар белән белем бирү һәм театр эшчәнлеге күрсәтте. Югары категорияле укытучы - логопед базага караган Әтәс, Күҗәкә, Меңнәр балалар бакчалары тәрбиячеләре белән семинар - практикум уздырды.
-
Подари бумаге вторую жизнь/Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит! 03.04.2019

Ресурсларны саклау һәм эшкәртү буенча Бөтенрәсәй "Эко - яз" марафоны кысаларында безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар һәм ата-аналар "Макулатура тапшыр-агачны коткар" акциясенә теләп кушылдылар.
-
2 апреля - международный день детской книги/2 апрель - балалар китабы көне 02.04.2019

2 апрельдә балалар язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бүген безнең “Каенкай” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек логопед төркемнәрендә дә әлеге көн зурлап искә алынды.
Тәрбиячеләр Ганиева Ләйсән Мәгъсүм кызы, Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы төркем балаларын балалар язучылары һәм аларның китаплары белән таныштырдылар. Ата-аналар ярдәме белән мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә татарча һәм русча балалар китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар алып килгән китапларының матур рәсемнәрен үзара бүлешеп карадылар, әкиятләрен, шигырьләрен бик теләп укыдылар.
Әти-әниләренең гаиләдә бергәләп китап укулары турында җибәргән фотоларын компьютердан карау балаларда аеруча зур тәэсир калдырды.
Зурлар логопед төркеме балалары исә тәрбияче апалары Салихҗанова Алсу Фәвәсим кызы, Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы белән китапханәгә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Лилия апалары аларны шатланып каршы алды,бик күп кызыклы мәгълумәтләр бирде.






