Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Савыт-сабалар" кибетенә экскурсия / Экскурсия в магазин "Посуда" 20.11.2023

20 ноябрь көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Савыт-сабалар" кибетенә экскурсияга бардык. Безне сатучы апа ачык йөз белән каршы алды. Без киштәләргә тезеп куелган савыт-сабаларны карадык, анда нинди генә савыт-сабалар юк, һәрберсе зәвык белән эшләнгән, аларның һәрберсенә бәя язылган, ярлыклар беркетелгән. Без савытларның нинди материаллардан ясалганын белдек. Безгә экскурсия бик ошады. Тәрбияче: Мирзагитова Г.Р.
Сегодня, 20 ноября, мы дети подготовительной к школе группы отправились в экскурсию в магазин "Посуда". В магазине нас встретила продавщица.Мы посмотрили посуду, расставленную по полочкам, каких только посуды там нет, каждая сделано со вкусом, к каждой приклеены этикетки с ценам. Мы узнали из какой материалов сделаны посуды. Нам очень понравилась экскурсия. Воспитатель: Мирзагитова Г.Р. -
Юл аварияләре корбаннарын искә алу көне 17.11.2023

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда юл аварияләре корбаннарын искә алу көнен билгелиләр. Бу көнне инде арада булмаганнарны, юл-транспорт вакыйгаларында югалткан якыннарны искә алалар. Безнең балалар бакчасында да "Сак булыгыз юлларда!" акциясе үтте. Барлык төркемнәр дә актив катнашты.
-
Кыш бабайның туган көне / День рождения Деда Мороза 17.11.2023

18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне! Кыш бабай белән Кар кызы бакчабызга кунакка килделәр. Балалар аларны шатланып каршы алдылар, "Ак калач" җырын җырлап котладылар!
18 ноября - день рождения Деда Мороза. В нашем саду дети поздравили Деда Мороза с праздником, спели песни!
Тәрбиячеләр: Закиржанова Л.Р., Башарова А.А. -
Гатарахманов Марс Марсель улы белән очрашу 16.11.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 16 ноябрь көнне махсус операциядә катнашып, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан Гатарахманов Марс Марсель улы белән очрашу үткәрде. Ул мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Исламлов Ирекнең әтисе. Орашу патриотик темага әңгәмә, җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Очрашу азагында бөтен ата-аналар, бакча хезмәткәрләре тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм тапшырылды. Марс Марсел улы аны хәрби операциядәге солдатларга алып барып җиткерәчәген әйтте. Очрашу бик җылы атмосферада үтте. Марс абый үз чиратында, Ирек йөргән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының һәрберсенә үзенең гаилә исеменнән күчтәнәчен тапшырды. Илләребез тынычланып , Марс абый белән сөенечле янәдән орашу насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Тәрбияче: Насрыева Л.Н. -
Логопедлар көне / День логопеда 14.11.2023

Бүген 14 нче ноябрь - логопедлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән логопед Набиева Чулпан Дилбәр кызын һөнәри бәйрәме белән котладык. Балалар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, иҗади уңышлар теләделәр.
Тәрбияче Ганиева Л.М.Сегодня, 14 ноября, отмечается день логопеда. В связи с этим мы с детьми логопедической подготовительной к школе группы поздравили с профессиональным праздником логопеда Набиеву Чулпан Дильбаровну. Дети выразили свои искренные пожелания и пожелали творческих успехов.
Воспитатель Ганиева Л.М. -
Бөтендөнья игелек һәм әдәплелек көне / Всемирный день добра и вежливости 13.11.2023

Бүген Бөтендөнья игелек һәм әдәплелек көне. Шушы уңайдан, без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән курчак театры уйнадык. "Йомры икмәк" әкиятен яңача сәхнәләштердек. Әкият геройларын игелеклелеккә һәм әдәплелеккә өйрәттек. Әйдәгез игелекле һәм әдәпле булыйк!
Тәрбияче: Вахитова Г.Х.
Сегодня Всемирный день добра и вежливости. По этому поводу, мы с детьми подготовительной к школе группы играли в кукольный театр. Обыграли сказку "Колобок" на новый лад. Учили героев сказки доброте и вежливости. Давайте будем добрыми и вежливыми!
Воспитатель: Вахитова Г.Х. -
Песнәкләр көне / Синичкин день 10.11.2023

12 ноябрь - Песнәкләр көне. Бу көнне орнитологлар җимлек эләргә һәм кышлаучы кошларны сыйларга кушалар. Аеш төркеме тәрбияләнүчеләре бүген песнәк турында күп мәгълүмат алдылар. Кәгазьдән матур кошлар һәм җимлек ясадылар.
12 ноября - Синичкин день! В этот день орнитологи рекомендуют вешать кормушки и раскладывать в них угощение для зимующих птиц. Сегодня воспитанники Аишевской группы узнали много интересного про синиц и изготовили из бумаги "кормушки" и красивых птичек. Воспитатель Тагирова Г. М.
-
“English art festival” конкурсы 09.11.2023

9 ноябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Гилметдинов Самат, Ханнанова Ясмин, Шарипова Диләрә, Шаязданова Раяна һәм Хабирова Зәлинә Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән “English art festival” конкурсында катнашып, лауреат булдылар
Чын күңелдән, котлыйбыз! Молодцы!
Тәрбияче: Гилметдинова Г.Р. -
"БумБатл" Бөтенроссия акциясе / Акция по сбору макулатуры "БумБатл 08.11.2023

Безнең балалар бакчасы "Экосистема" хәрәкәтенең макулатура җыю буенча "БумБатл" Бөтенроссия акциясендә катнаша. Тәрбияләнүчеләребез, аларның әти-әниләре белән бергә без 808 килограмм макулатура эшкәртүгә тапшырдык!
Наш детский сад участвует во всероссийской акции по сбору макулатуры "БумБатл" движения "Экосистема". Вместе с нашими воспитанниками, их родителями мы сдали на переработку 808 килограммов макулатуры!
#бумбатл #экосистема #нацпроектэкология -
Халыклар бердәмлеге көне белән / С Днём народного единства 03.11.2023

Хөрмәтле дуслар! Сезнең барыгызны да "Халыклар бердәмлеге көне" бәйрәме белән ихлас кунелдән тәбрик итәбез! Илебез күге тыныч, аяз булсын!
Уважаемые друзья! Мы искренне поздравляем всех вас с праздником "День народного единства! Пусть будет мирное небо над головой!






