Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-81 |
| E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 481 учащихся |
| У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Кванториум 13.05.2023

2А сыйныф укучылары Робототехника, сәнәгать дизайны дәресендә.
-
Гимназия яны участогында 13.05.2023

Гимназия яны участогы - тәрбия мәйданчыгы ул. Интернатта яшәүче балалар чәчәкләргә су сибәләр, чисталык һәм матурлыкны булдыруда үзләреннән өлеш кертәләр.
-
Кванториум 12.05.2023

8 сыйныф укучылары - Гео/АЭРО юнәлеше.
-
"Проектлар ярминкәсе"нә әзерлек 12.05.2023

Гимназиябездә 17 май көнне узачак "Проектлар ярминкәсе"нә әзерлек бара..
-
“Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиядә 12.05.2023

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары бүген Актаныш сәхнәсендә гимназиядә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Татарстанның Халык укытучысы Ләйсән Әминованың “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиясен уйнады.
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
-Рәхмәт театр директоры Фәнис Мөсәгыйтовка, баш режиссер Туфан Имаметдиновка. Әле исеме әдәбият дөньясына билгеле дә булмаган бер ханымның әсәрен репертуарга алдылар. Режиссер Зөфәр Харисовка, артистларга рәхмәт. Тамашачының басып бик озак алкышлавы - алар уенына зур бәя ул. Ә мин бик шат! Әсәремнең Казан сәхнәсендә, Актанышта куелуына да, гаиләм, балаларым, туганнарым, дусларым янәшәмдә булуга да. Иң сөенгәнем -төрле елларда укыткан укучыларымны күрү. Алар күңеленә укытучыны хөрмәтләү, театрга мәхәббәт салуым белән бәхетле мин, - ди Ләйсән Галиәкбәр кызы.
Без дә Ләйсән ханым спектакль башланыр алдыннан коллективыбыз белән котладык.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова Ләйсән Галиәкбәр кызына, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп, чәчәк гөлләмәсе тапшырды. -
Яр Чаллы «Кванториум» күчмә технопаркы гимназиябездә 11.05.2023

Яр Чаллы «Кванториум» күчмә технопаркы гимназиябезгә ике атналык укыту курсларына килде. “ГЕОКВАНТУМ”, “ПРОМРОБО КВАНТУМ”, “ХАЙТЕК”, “VR/AR-КВАНТУМ” юнәлешләрендә 184 укучыбыз белем ала. 8А сыйныф укучылары Сәнәгать дизайны буенча проект якларга әзерләнә.
-
5 сыйныфка имтихан 11.05.2023

20 һәм 31 май көнне, 9.00 сәгатьтә укучыларны 5 сыйныфка сайлап алу имтиханнары була. Мөрәҗәгать итү өчен - 89393319495, Римма Гранит кызы Баһаутдинова.
-
Башлангыч сыйныфларның методик берләшмә эшчәнлеге 11.05.2023

Башлангыч сыйныфларның методик берләшмә эшенә еллык нәтиҗә ясалды бүген. Киңәшмәдә директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйховна Хәева, директорның инновацион-методик эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова һәм район мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфларның методисты Имамова Роза Әсгать кызы катнашты. Укытучыларыбызның эшчәнлеге югары бәяләнде.
-
Котлыйбыз! 10.05.2023

Гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Маликов Раяз Илеш районы Югары Яркәй авылында узган йөзү ярышында, үз яшьтәшләре арасында, I урын яулады!
-
Мансурны котлыйбыз! 10.05.2023

Гимназиябезнең 5А сыйныф укучысы Шәрипов Мансур Илеш районы Югары Яркәй авылында узган йөзү ярышында, үз яшьтәшләре арасында, I урын яулады!













