Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-81 |
| E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 481 учащихся |
| У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
РУС ТЕЛЕННӘН РАЙОН ОЛИМПИАДАСЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ 01.12.2023

РУС ТЕЛЕННӘН РАЙОН ОЛИМПИАДАСЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ!
7 сыйныф: Загертдинова Эльвина, Шәкүрова Диляра, Гыйльметдинова Таңсылу – призерлар.
8 сыйныф: Бикимова Камилла, Авзалова Амелия – призерлар.
9 сыйныф: Шакирова Лиана – призер.
Укытучылары Шәгъзамова Энҗе Фирдәвисовна, Нурыева Ирина Альбиновна, Рафикова Резеда Шамилевна.
Котлыйбыз! -
ТОРМЫШ ИМИНЛЕГЕ НИГЕЗЛӘРЕ ФӘНЕ БУЕНЧА РАЙОН ОЛИМПИАДАСЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ! 30.11.2023

ТОРМЫШ ИМИНЛЕГЕ НИГЕЗЛӘРЕ ФӘНЕ БУЕНЧА РАЙОН ОЛИМПИАДАСЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ!
8 сыйныф: Шәвәлиев Әмир – җиңүче, Мөхәммәтдинов Радмир, Әдиятуллина Эделина, Хөҗҗәтова Камилә – призерлар.
9 сыйныф: Габдрәшитов Исламнур – җиңүче, Хөсәинов Ирхан – призер.
10 сыйныф: Салихҗанов Ришат – җиңүче, Загретдинов Әмирхан – призер.
Укытучылары Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин.
Котлыйбыз! -
Инглиз теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 30.11.2023

Инглиз теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре!
5-6 сыйныф:
Гыйльметдинова Таңсылу, Вәлиев Юныс, Ахметшина Амалия – призерлар.
7-8 сыйныф:
Харисова Гүзәл – җиңүче, Закирова Камилә, Авзалова Амелия, Арсланова Әминә, Харисова Аделина, Сәетов Азат, Арсланова Әминә – призерлар.
9-11 сыйныф:
Галиәхмәтов Раян – җиңүче, Шакирова Лиана, Мөхәммәтдинова Эльвина – призерлар.
Укытучылары – Румия Данис кызы Темел, Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева.
Котлыйбыз! -
“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү” кабинетын ачу 29.11.2023

“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү” кабинетын ачу “Светофор” отряды яшь инспекторларының музыкаль чыгышы белән башланды. Инспекторлар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен янәдән бер кат искә төшерделәр.
Укучыларның рәсем бәйгесенә дә әлеге тантанада нәтиҗә ясалды. Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Рәҗәп кызы Гыйльметдинова һәм гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова җиңүчеләрне игълан иттеләр. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 28.11.2023

КОТЛЫЙБЫЗ!
Бадминтон буенча «ПРОБА ПЕРА» республика ярышында “Актаныш” район җыелма командасы составында катнашып, гимназиябезнең бадминтончылары 2 урын яулады!
Ярышта матур уен күрсәткән һәм җиңү яулаган 6В сыйныф укучысы Шәрипов Раязны, 7А сыйныф укучысы Шәрипова Айзиләне, 7В сыйныф укучысы Насырова Алсуны, 7Г сыйныф укучысы Хамматуллина Гүзәлне котлыйбыз! Алдагы ярышларда да күркәм җиңүләр телибез. -
"ХАНЛЫКЛАР" ПРОЕКТЫ 27.11.2023

"ХАНЛЫКЛАР" ПРОЕКТЫ гимназиябездә, тарихи эзләнү буларак, тәүге адымын ясады. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, урынбасарлар, сыйныф җитәкчеләре, укучылар һәм ханлыклар ярышын алып баручы - Татар китабы йорты директоры Айдар Рәсим улы Шәйхин дә әлеге дәрәҗәле кичәгә милли киемнәрдән килгәннәр иде.
-
«Күптелле белем бирү шартларында туган телне, татар һәм инглиз телләрендә фәннәрне укытуда мөгаллимнәрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү» республикакүләм семинар-практикумы 24.11.2023

Казандагы «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексында узган «Күптелле белем бирү шартларында туган телне, татар һәм инглиз телләрендә фәннәрне укытуда мөгаллимнәрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү» республикакүләм семинар-практикумында гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучылары Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова, Светлана Риф кызы Шәйхуллина катнашты.
-
«Гаилә мәктәбе» 23.11.2023

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә гимназиябез укучылары белән «Гаилә мәктәбе» узды. "Гаилә мәктәбе" дәресе якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап үткәрелде.
-
Киңәшмә 23.11.2023

Гимназиябезнең математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, имтиханнарны биреп карауда җибәрелгән типик хаталар һәм аларны төзәтү алымнары буенча киңәшләште.
БДИны оештыру һәм үткәрү процедурасы буенча бик эчтәлекле һәм җентекле сөйләшү булды. Югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләре турында да фикерләште алар. Математика һәм рус теле буенча сынау имтиханнарына да нәтиҗәләр ясалды. -
22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. 22.11.2023

22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шул уңайдан, китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли.
Рәхим итегез!













