Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Ел укытучысы" бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә катнашу 24.12.2019

Мәктәбебезнең физик культура укытучысы Мухаметов Миннәхмәт Зөлкирам улы "Ел укытучысы" бәйгесенең "Педагогик дебют" номинациясендә катнашты. Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә удышлар телибез!
-
"Ел башлангыч сыйныф укытучысы" бәйгесендә катнашу 21.12.2019

Башлангыч сыйныф укытучысы Манихова Эльвира Мияссәр кызы "Ел укытучысы" бәйгесенең "Ел башлангыч сыйныф укытучысы" номинациясендә катнашты. "Язу дәресе "К" хәрефен язу" дигән темага Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес һәм "Без нәни актерлар" дигән темага дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә удышлар телибез!
-
"Ел математика укытучысы" бәйгесендә катнашу 20.12.2019

Математика укытучысы Ахмадгалиева Зөлфия Вил кызы республика конкурсының муниципаль этабында "Ел математика укытучысы" номинациясендә катнашты. 1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары өчен "Окружность. Круг" темасына ачык дәрес һәм "Математика в профессиях" дип аталган математик квест белән дәрестән тыш чара күрсәтте. Беренче турда уңышлы чыгыш ясап, икенче турга үтте. Аңа уңышлар телибез!
-
"Ел укытучысы" бәйгесендә катнашу 19.12.2019

"Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында мәктәбебезнең җәмгыять белеме укытучысы Галиуллина Динара Айдар кызы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары өчен "Икътисад һәм анда төп катнашучылар" темасына дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Мәктәптә КФУ вәкилләре форсайт-сессияләр үткәрделәр 19.12.2019

Бүген көн дәвамында Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре тарафыннан мәктәбебездә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән форсайт-сессияләр үткәрелде. Әлеге чара авыл мәктәбенең үсеш программасын яңартканда уңай тәэсир итәр дип өметләнәбез.
-
Әдәбият фәненнән олимпиадада уңышыбыз 18.12.2019

Республикакүләм әдәбият олимпиадасының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Саетгараева Азалия призёр булдылар. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Укытучысы - туган тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова.
-
Укучылар үзидарәсенең директор яны утырышы 18.12.2019

16 нчы декабрь көнне мәктәбебездә укучылар үзидарәсенең чираттагы директор яны утырышы уздырылды. Анда министрларның чыгышлары тыңланды, башкарылган эшләргә анализ ясалды, киләчәккә максатлар билгеләнде.
-
Подведены итоги республиканского конкурса «Сто лучших маршрутов» 16.12.2019

В этом конкурсе школа приняла участие с проектом "Туристическо-краеведческий сплав по р.Сюнь «Rafting»". Разработанный директором школы Шариповым И.И. двухдневный туристический маршрут на территории Актанышского района Республики Татарстан занял призовое 2 место. Награждение победителей состоялось в рамках Международной конференции «Современные масс медиа в формировании экологической культуры и туристской привлекательности территории» 13 декабря в Университете «ТИСБИ», при поддержке Министерства экологии Республики Татарстан и Регионального отделения Русского географического общества в Республике Татарстан.
-
Туган тел фәненнән олимпиадада уңышларыбыз 16.12.2019

Бөтенрәсәй туган тел олимпиадасының муниципаль этабында 4 нче сыйныф укучысы Авзалова Таңсылу, 6 нчы сыйныф укучысы Муллахметова Лилия һәм 7 нче сыйныф укучысы Саетгараева Азалия призёр булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Укытучылары - туган тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова һәм Лениза Зәки кызы Нургалиева.
-
"Сдай макулатуру - спаси дерево 2019" акциясендә 1 урын 15.12.2019

"Сдай макулатуру - спаси дерево 2019" акциясендә актив катнашып, мәктәбебез район күләмендә 1 урынны алды. Катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт белдерәбез! Әлеге акциядә агымдагы уку елында да актив катнашуларын, табигатьтәге агачларны саклауга үз өлешләрен кертүләрен теләп калабыз.













