Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Укучыбыз язмасы “Көмеш кыңгырау” газетасы битендә 25.06.2019

4 сыйныф укучысы Локманова Таңсылу язмасы “Көмеш кыңгырау” газетасы битендә басылды. Таңсылу "Егерме бер көн сизелми дә үтте!" дип, мәктәп яны лагерындагы шатлыкларын уртаклашып, үзенең яратып укый торган газетасына хат юллаган. Язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Выручение аттестатов 22.06.2019

21 июня 2019 года в актовом зале школы состоялся торжественный праздник, посвященный вручению аттестатов об основном общем образовании выпускникам 9-х классов. Это событие, значимое как для самих выпускников, так и для всего коллектива школы. Аттестат – это не только общая оценка школьных успехов выпускников, это своего рода путевка во взрослую жизнь.
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2019

Бүген, 21 июнь көнне лагерыбызның соңгы көне иде. Ул башка еллардагыдан үзгәрәк узды. Балаларның концерт номерларыннан торган чара узгач, алар әйдаманнары әзерләгән чын сынауны үтәргә тиеш иде: серле хат табып, анда күрсәтелгән биремнәрне үти-үти, төрле станцияләр үтеп, яшерелгән хәзинәне табарга. Балалар зур кызыксыну белән бу эшне башкарып чыктылар һәм тәмле “хәзинә” белән сыйландылар. Бу көнне балалар лагерь тормышын күңелле итеп оештырган апа-абыйларга рәхмәтләрен белдереп, өйләренә таралдылар.
-
Күңелле бәйрәм – Сабантуй 20.06.2019

Сабантуй – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Бүген, 20 июнь көнне безнең мәктәп яны лагерыбызда да ул гөрләп узды. Нинди генә уеннар уйнамады балалар: капчык киеп киеп йөгерү дисеңме, чүлмәк вату, катыктан әбер эзләү дисеңме – барысы да бар иде монда. Кыскасы, чың Сабантуйлардан бер дә ким түгел. Балалар һәр төр ярышта актив катнашты. Берсе дә бүләксез калмады.
-
Без – балыкчылар! 18.06.2019

Балык тоту – күпләрнең яраткан шөгыледер, шул исәптән, безнең лагерыбыз балаларыныкы да. Шуңа күрә без, иң матур көнне сайлап, җыелышып балыкка бардык. Һәркем кармак, селәү һәм балыкларны ашату өчен ипи валчыклары алып килгән иде. Кармакларны саплап салу белән беренче балык озак көттермәде, “Кояшкай” отрядыннан Миннахметов Альмирга килеп тә капты. Балалар зур азарт белән берсе артыннан берсе балык тотты. Азакта номинацияләр билгеләнде. “Иң күп балык тотучы” – “Дуслык” отрядыннан Галеев Раяз, “Иң зур балык тотучы” – “Кояшкай”дан Миннахметов Альмир һәм “Иң кечкенә балык тотучы” “Дуслык”тан Муллахметов Әмир булды. Балалар бик канәгать калды.
-
Күңелләргә иңсен иман нуры 14.06.2019

Һәркемнең күңелен иман нуры яктыртырга тиеш. Иман нуры булган күңелләредә явызлыкка, яманлыкка урын да калмас. Шуны истә тотып, без Изге җомга көнне мәчеткә юл тоттык. Анда безне үзенең ачык йөзе, тәмле сүзе белән Иркен хәзрәт каршы алды. Барыбыз да аның каршына җайлап утырганнан соң, ул вәгазь сөйләде: безне алдашмаска, ярдәмләшеп яшәргә, нәфесебезне тыярга чакырды. Балалар зур игътибар белән тыңлаган вәгазьне дога белән тәмамлагач, Иркен хәзрәт балаларны 24 июньнән башланачак Дини лагерьга чакырды. Балалар һичшиксез киләчәкләрен белдереп, хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткереп, лагерьга юл тотты.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәркем өчен мөһим! 10.06.2019

Шуны истә тотып, бүген безнең мәктәп яны лагеры балалары Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районы ГБУ БДД бүлеге җитәкчесе Лена Мөҗәят кызы Фазлыева белән очраштылар. Ул балалар белән әңгәмә корганнан соң, аларга җәйге ялны ничек куркынычсыз үткәрү һәм велосипедта йөрү культурасы турында видеороликлар күрсәтте. Балалар аны бик игътибар белән карагач, ике командага бүленеп, белемнәрен тикшерделәр.
-
Әхлак дәресләре укытучысы Тәхия Әхтәм кызы “Актаныш-информ” бүләгенә ия булды 09.06.2019

2019 елның икенче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында атна саен җиңүчене билгеләү дәвам итә. Бу юлы бәхетле абуначене игълан итеп, аңа вәгъдә ителгән бүләкне тапшыру Сабантуй көннәренә туры килде. Бәхет исә Яңа Әлем авыл җирегендә яшәүче, мәктәптә әхлак дәресләрен укытучы Тәхия Әхтәм кызы Усмановага елмайды. Сабантуй бәйрәмендә “Актаныш-информ” МҮ җитәкчесе Руслан Усманов бүләкне иясенә ирештерде.
-
Участие в межрегиональной научно-практической конференции 07.06.2019

7 июня в селе Чишма Актанышского муниципального района прошла межрегиональная научно-практическая конференция. В конференции приняли участие глава района Энгель Фаттахов, краеведы республики, района, представители различных регионов страны, республики, Поволжья и Урала, общественные деятели, ученые, краеведы, историки, преподаватели. Из нашей школы принял участие директор школы И.И. Шарипов.
-
Җәйге лагерьны ачу тантанасы 06.06.2019

6 июнь көнне Яңа Әлем мәктәп алды җәйге лагерь сменасын ачу тантанасы үткәрелде. “Дуслык” һәм “Кояшкай” отрядлары үзләренең девизлары һәм җырлары белән таныштырды. Балаларның әлеге бәйрәме кызыклы концерт номерлары, биюләр, җырлар, матур-матур шигырьләр сөйләп алып барылды. Бәйрәм күңелле спорт уеннары, эстафета белән тәмамланды.













