Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады 26.05.2019

25 май көнне мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Бәйрәм тантанасында районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева, ҖЧҖ "Башак" җитәкчесе Хәлил Мансур улы Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы Анварова да катнашты. Укучыларны мәктәп директоры, килгән кунаклар, беренче мөгаллимнәре һәм әти-әниләре тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән 25.05.2019

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклим! Чираттагы уку елы тарих битләренә күчә. Бу көнне без барыбыз да – өлкәннәр дә, балалар да аеруча дулкынланабыз. Кемдер өчен соңгы кыңгырау – мәшәкатьсез җәйге каникулларның башы булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә ул яңа, олы тормышка аяк басу көне. Тугыз ел эчендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез: фән нигезләрен үзләштердегез, иҗтимагый тормышта яшәү асылына төшендегез, ачышлар шатлыгын тойдыгыз, мәктәп сезгә олы тормышка юнәлеш бирде.
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә җиңү 24.05.2019

Укучыларның һәм яшүсмерләрнең Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Муллахметов Әмир Алмаз улы 1 нче урынны алды, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Җитәкчесе - башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Фәйрүзә Нәкый кызы. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Районның ял итү паркында безнең курчак театры күрсәтелде 23.05.2019

Актанышта мөселман ярминкәсе, Китап бәйрәме һәм Гамил Авзалның туган көне билгеләп үтелде. Әлеге күңелле чаралар район мәдәният йорты каршындагы ял итү паркында башланып китте. Биредә безнең мәктәп укучылары курчак театры белән килгән кунакларның кәефләрен күтәреп тордылар.
-
Безопасное колесо - 2019 22.05.2019

Сегодня, наша команда из 4 учащихся: Галеева Раяза, Муллахметова Амира, Муллахметовой Лилии и Гильмуллиной Лианы под руководством педагога-организатора Фатхиевой Марии Олыговны, участвовали в конкурсе юных инспекторов движения "Безопасное колесо - 2019".
-
Льготный потребительский кредит для членов Профсоюза в банке "АК Барс" 21.05.2019

Татарская республиканская профсоюзная организация работников образования и АК Барс банк продлили программу льготного потребительского кредитования на 2019 год. Воспользоваться ее могут только члены профсоюза образования. Ставка – 12% годовых.
-
3 место в Республиканском молодёжном форуме "Наш Татарстан" 20.05.2019

20 мая в ИТ-парке г.Казани состоялось награждение Финалистов Республиканского молодёжного форума "Наш Татарстан". В номинации "Территория малой родины" дипломом за 3 место, фитнес-браслетом и различными подарочыми сертификатами награждены директор нашей школы Шарипов Ильназ Ильшатович и его супруга, воспитатель детского сада N4 Шарипова Эльвира Рафиковна.
-
Бакчада эшләр дәвам итә 19.05.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр дәвам итә. Төрле тәҗрибәләргә җирләр бүленде. Җаваплы укучылар билгеләнде һәм алар махсус дәфтәргә үзгәрешләрне язып баралар. Шулай ук атна башында мәктәп бакчасында бәрәңге, суган, чөгендер дә утыртылды.
-
Иҗади укучылар - Яңа Әлем мәктәбендә 18.05.2019

17 май көнне Актаныш-FM радиосыннан Яңа Әлем мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре яңгырады. 5-9 класс укучылары, үзләре язган татарча шигъри тәлгәшләрен тәкъдим иттеләр. Укытучылары - Галиева Илина Илфар кызы.
-
“Я реализую ФГОС” методик эшкәртмәләр бәйгесендә җиңүчеләребез 17.05.2019

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру – хәзерге заман таләбе. Алдынгы педагогик технологияләр белән уртаклашу максатыннан, 17-18 май көннәрендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында үткәрелгән VI Бөтенрәсәй күләмендәге “Я реализую ФГОС” методик эшкәртмәләр бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәйзрахманова Резеда Наил кызы – лауреат, башлангыч сыйныфлар укытучысы – Сәрвәрова Фирая Мөбәрәк кызы – лауреат, татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Галиева Илина Илфар кызы – 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укытучыларыбыз белән горурланабыз! Аларга алда да уңышлар телибез!













