Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы! 05.06.2019

Бүген мәктәбебез яны лагерында шушы девиз астында чаралар булып узды. Башта әйдаман Алмазия Индус кызы укучылар белән әңгәмә корды, табигатьне саклауның зарурлыгы турында сөйләде. Укучылар үзләренең белемнәрен баеттылар. Соңыннан алар “Табигать ярдәм көтә” дигән видеофильм карадылар. Чара укучылар арасында “Табигатьне сакла!” дигән рәсем конкурсы белән дәвам итте. Балалар һәрберсе рәсемнәре аша табигатьне саклауга булган карашларын белдерделәр.
-
Об акции «Помоги собраться в школу» 03.06.2019

1 июня 2019 года в Республике Татарстан стартовала традиционная благотворительная акция «Помоги собраться в школу», направленная на оказание адресной социальной помощи детям из малообеспеченных, многодетных семей, приемным детям, детям-инвалидам и другим. По прогнозам Министерства образования и науки Республики Татарстан, в 2019 году станут первоклассниками 53 709 детей. В рамках Акции в 2019 году благотворительная помощь, по предварительным данным, требуется 7479 детям из их числа.
-
Җәйге мәктәп лагеры гөрли башлады 02.06.2019

Ел саен җәйге каникуллар башлану белән Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында балалар өчен мәктәп яны ял лагеры эшли башлый. Быел ул үзенең ишекләрен 1 июнь көнне 30 укучы балага ачты. Смена 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Алар ике отрядка бүленеп, 8:00дән 15:00гә кадәр лагерьда булалар. Балалар өчен план нигезендә кызыклы чаралар, мавыктыргыч конкурслар, төрле спорт уеннары оештырыла.
-
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! 01.06.2019

Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз! Бу бәйрәмдә барыгызга да балаларыбызның һәрвакыт үзләрен яраткан, кирәкле һәм бәхетле итеп тоеп яшәүләрен телисе килә. Балалар - безнең бәхет, киләчәгебез, таянычыбыз. Һәр өлкән кеше бу көнне генә түгел, балаларга ярдәм һәм яклау кирәклеген истә тотарга тиеш.
-
Укучылар өчен Сабантуй 31.05.2019

Уку елы азагында укучылар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Милли йолаларны, традицияләрне, гореф-гадәтләрне искә алуны, шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да максат итеп куйган әлеге чара укучыларның күңеленә хуш килде. Көн дәвамында кыр кухнясы эшләде, уен-көлке, җыр авазларыннан мәйдан яңгырап торды. Һәр укучы уеннарда катнашып, үзен сынап, кызыклы бүләкләргә лаек булды.
-
О конкурсе «Пишем о театре» 30.05.2019

Завершается приём работ на конкурс «Пишем о театре». Всероссийские детские конкурсы рисунков и театральных рецензий «Пишем о театре!» проходят в России в рамках масштабного культурного проекта «Театр-дети», приуроченного к Году театра. Конкурсы проходят в два этапа – на региональном и федеральном уровнях. Региональный этап проводится в каждом субъекте России, где жюри принимает и оценивает работы. Получивший наибольшее количество баллов признается победителем регионального этапа и становится участником федерального конкурса.
-
Теплицада үсентеләр тәрбияләү 30.05.2019

Мәктәбебез теплицасында төрле үсентеләр үстерелә. Алар арасында кәбестә, помидор, петуния, кыяр, укроп һәм башкалар бар. Үсентеләрне тәрбияләүдә укучылар белән берлектә биология укытучысы Фидус Нәрфис улы Гыйльфанов зур өлеш кертәләр.
-
Хезмәттәшебезнең чираттагы мәкаләсе “Мәгариф” журналында басылды 29.05.2019

Биология укытучысы Ф.Н.Гыйльфановның “Мәгариф” журналында “Кыяклылар семьялыгы” дигән мәкаләсе басылып чыкты. Аның бу дәрес эшкәртмәсе яңа федераль белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән. КФУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Халикова бу дәрес эшкәртмәсенең ФДББС таләпләренә җавап бирүе турында уңай фикер әйткән. Киләчәктә дә Ф.Н.Гыйльфановка иҗат уңышлары телибез.
-
Укучыларыбыз районда ГТО нормаларын тапшырды 28.05.2019

27 май көнне мәктәп укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча Җәйге фестивальнең район этабы узды. Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак. 11-12, 13-15 яшьлек укучылар ГТО нормативларының 3, 4 баскычларын үтү өчен алты спорт төре (йөзү, турникта тартылу, гәүдәнең сыгылмалылыгы, пневматик винтовкадан ату, 150 граммлы тупны ераклыкка ату, 60, 1500, 2000 метрга йөгерү) буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр. Безнең мәктәп укучылары да әлеге ярыш төрләрендә үзләрен сынап карадылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары экскурсиягә бардылар 27.05.2019

Бүген без, башлангыч сыйныф укучылары, язгы табигатькә экскурсиягә чыктык. Алан сап-сары тузганактан гына тора иде. Укытучы апалар безгә тузганакның нинди файдалы дару үләне икәнен аңлаттылар. Ә тирә якка күз салсаң, бөтен үләннәрдә дару үләне икән... Әнә үги ана яфрагы, бака үләне, яшел кычыткан. Без аларны, май аеның шифалы дару үләннәрен җыеп алып кайтырга булдык.













