Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Торжественная церемония чествования победителей профконкурса "Лучший классный руководитель" 22.02.2019

22 февраля 2019 года на базе Актанышского технологического техникума состоялась торжественная церемония чествования участников конкурсов профессионального мастерства. Конкурсы проводятся с целью распространения педагогического опыта педагогов нашего района, выявления лучших его инновационных практик. В этой торжественной церемонии участвовали директор школы Шарипов И.И., заместитель директора по воспитательной работе Хамидуллина Г.Р., классный руководитель 8 класса Галиева И.И. и педагог-организатор Фатхиева М.О. Классный руководитель 8 класса Галиева Илина Ильфаровна награждена Дипломом лауреата муниципального этапа конкурса профессионального мастерства работников сферы воспитания и дополнительного образования детей «Воспитать человека».
-
Мәктәптә Халыкара туган тел көне уздырылды 21.02.2019

Бүген - 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
-
Әтиләр - безнең горурлыгыбыз! 21.02.2019

Мәктәбебездә әледән-әле төрле кичәләр, ярышлар үткәрелеп тора. Шундый кичәләрнең берсе, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәктәптә «Ягез әле, әтиләр!» дигән кичә үткәрелде. Әлеге кичәне педагог-оештыручы, физкультура укытучысы Фатхиева Мария Олег кызы оештырды. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителде. Икенче өлешендә әтиләр командаларга бүленеп, төрле ярышларда катнашып көчләрен сынадылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә әтиләргә дипломнар тапшырылды. Кичә чәй табыны янында дәвам итте.
-
5-9 сыйныф малайлары арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үткәрелде 20.02.2019

20 нче февраль көнне мәктәбебездә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе 5-9 нчы сыйныф малайлары катнашында үткәрелде. Бәйгедә малайлар төрле уен-ярышларда катнашып көч сынаштылар. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сахипов Илшат Мансур улы җитәкчелегендә үткәрелгән әлеге бәйге укучыларда патриотик һәм горурлык хисләре тәрбияләүдә зур роль уйнады. Атна ахырында линейка вакытында җиңүче укучыларга мактау грамоталары тапшырылачак.
-
Йолдыз булып балкыйк! 19.02.2019

Йолдызлык фестивалендә катнашучы балалар тагын бер баскычка күтәрелделәр. 18-19 нчы февраль көннәрендә укучылар район сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар. Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балада үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыктылар. Безнең укучыларыбыз ялгыз жыр, күмәк бию һәм конферанс кебек өч төп номинация буенча чыгышларын тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызга һәм аларның остазларына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Инглиз теленнән сочинение бәйгесе 19.02.2019

Актаныш районы мәгариф идарәсе планы нигезендә 19 нчы февраль көнне укучыларның чит телләрне өйрәнүдә мотивация дәрәҗәләрен күтәрү, сәләтле укучыларны ачыклау һәм инглиз теленнән БДИга әзерлек максатыннан 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Письмо другу”, 11 нче сыйныф укучылары өчен “Живое эссе” сочинениеләр бәйгесе оештырылды. Укучылар бирелгән хатка билгеләнгән вакыт эчендә җавап яздылар. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 9 нчы сыйныф укучысы Насипов Илдар катнашты.
-
Юных инноваторов РТ приглашают на всероссийский конкурс научно-технического творчества 18.02.2019

Татарстанских школьников-инноваторов приглашают принять участие во всероссийском конкурсе научно-технического творчества «ШУСТРИК». Для участия необходимо подготовить проект согласно заданию в одной из номинаций: Аэрокосмос; энергосбережение; интеллектуальные энергосберегающие технологии; интеллектуальные транспортные системы; интеллектуальные робототехнические системы; нейротехнологии; экология; аддитивные технологии; композитные технологии; искусство и технологии; фуднет.
-
Башлангыч сыйныф малайлары арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе уздырылды 17.02.2019

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф малайлары - яшь армиячеләр арасында традицион "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Оборона-масса айлыгы кысаларында "Яшь армия" проектын тормышка ашыруда бу үзенчәлекле чара булды. Малайлар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
Яшь педагоглар “Креатив фикерләү” тренингында катнашты 16.02.2019

15 нче февраль көнне Актанышның беренче санлы урта мәктәбе базасында районның яшь педагоглары өчен “Креатив фикерләү” темасына тренинг уздырылды. Безнең мәктәптән анда инглиз теле укытучысы Сәлимҗанова Л.Ә. һәм башлангыч сыйныф укытучысы Фазлыева Р.Л. катнашты. Яшь укытучылар коллегалары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, кызыклы мәгълүматләр алып кайттылар.
-
"Кызыклы информатика" викторинасы 15.02.2019

15 февраль көнне математика, физика һәм информатика атналыгы кысаларында 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән, 3 командага бүленеп, "Кызыклы информатика" викторинасы уздырылды. Викторинада кейслардагы хәрефләрдән информатикага кагылышлы сүзләр төзү, кодлаштыруга багышланган һәм логик мәсьәләләр чишү, текстның күләмен табу, саннарны унарлы санау системасыннан икешәрле санау системасына күчерү, граф төзеп биремнәрне үтәү каралган иде. Укучыларда биремнәр ныклы кызыксыну уятты, информатика фәнен өйрәнгәндә мондый викториналарны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.













