МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 52 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Курчак белән уйныйбыз. 02.03.2016

Бүген бакчабызның ясле төркемендә "Курчак белән уйныйбыз" дип аталган күңел ачу - гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмгә әти-әниләр чакырылган иде. Бәйрәмнең максаты - балалаларны әти-әнинең, гаиләнең кадерен белергә, әти-әнине тыңларга, әти-әни хакын хыкларга кирәклеген уеннар аша төшендерү. Бәйрәмдә әти-әниләргә төрле сораулар, биремнәр бирелде. Ахырда балалар әти-әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Әти-әнием - тормыш бизәгем. 01.03.2016

Бүген уртанчы-зурлар төркемендә бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү, бакча белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан гаилә бәйрәме үткәрелде. Балалар әти-әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә гаиләләр арасында конкурслар, уеннар уйнатылды.
Бу дөньяда ничек яшәсәк тә
Агымсудай вакыт тиз үтә.
Уфтанмаслык булсын сезнең гомер,
Татулыкка өйдә ни җитә!
-
Ел тәрбиячесе - 2016 19.02.2016

Бүген Актаныш муниципаль районы 6нчы санлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесе булды. Бу бәйгедә Яңа Әлем балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Закирова Фирүзә Өлфәт кызы катнашты. Комиссия әгъзаларына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Тылсымлы кабырчыклар" дигән танып белү, аралашу, сөйләм, нәфис-нәфасәти өлкәләрне берләштергән эшчәнлек күрсәтте.
-
Ватанны саклаучылар көне. 19.02.2016

Бүген уртанчы - икенче кечкенәләр төркемендә балаларда патриотик хисләр, әтиләре, абыйлары белән горурлану тәрбияләү, Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү, аларның мөһимлеген аңлату, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан әтиләр бәйрәме үткәрелде. Уеннарда, биремнәрдә барлык әтиләр дә актив катнашты.
-
Күргәзмә. 19.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уртанчы - икенче кечкенәләр төркеме этиләре һәм балалары арасында "Мавыктыргыч уенчыклар" кул эшләре һәм "Минем әти" рәсем күргәзмәсе оештырылды. Барлык катнашкан әтиләргә дә зур рәхмәт!
-
Йолдызлык - 2016 17.02.2016

15 февраль көнне район мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2016" бәйгесенең 2 туры гөрләп үтте. Безнең бакча балалары бу бәйгедә милли бию, эстрада биюе, вокаль ансамбль, конферанс номинацияләрендәге номерлар белән катнаштылар.
-
"Йолдызлык - 2016" 05.02.2016

Бүген балалар "Йолдызлык - 2016" бәйгесенең 1 турында катанаштылар. Жюри членнарына балаларның чыгышлары бик ошады. 2нче турга да бик күп номерларын сайлап алдылар. Балаларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
- Грипптан сакланыгыз. 02.02.2016
-
Әзерлек бара.
27.01.2016
Музыка шөгыльләрен балалар бик яраталар. Бу көннәрдә тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре Ленара Шәрипова белән Айзәрә Фәррәхова балаларны "Йолдызлык - 2016" конкурсына әзерлиләр.
-
Конкурс чтецов.
21.01.2016
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында узачак шигырь укучылар конкурсына безнең бакчадан да балаларның видеороликлары әзерләп җибәрелде. Балалар татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләр өйрәнгәннәр иде.

















