МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 52 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
уку елына әзерләнәбез
03.08.2015
Яңа Әлем балалар бакчасында яңа уку елына әзерлек максатыннан косметик ремонт ясалды. Ләкин...
-
Рәсем ясарга яратабыз. 24.07.2015

Рәсем ясау - балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Карандаш тотып рәсем ясау, буяу - балаларның фантазияләрен, күзаллауларын, бармак-кул моторикасын үстерә,кулның вак мускулатурасын ныгыта.
-
Табышмаклар көне. 13.07.2015

Бүген катнаш төркем балалары табышмаклар әйтешеп уйнадылар. Башта тәрбиячеләре Лилия Вазиховна әйткән табышмакларга җаваплар эзләделәр, аннары үзләре табышмаклар уйлап чыгарып, бер-берсенә әйтештеләр. Табышмаклар балаларның фикерләү сәләтләрен, кызыксынучанлыкларрын аттыра, иҗади сәләтләрен үстерә.
-
Мультфильмнар яратабыз. 10.07.2015

Укыту-методик кулланмалар мультфильмнарын балалар бик яратып карыйлар. Мультфильмнар балаларга үз ана телләрен камилләштерергә, сөйләм телләрен үстеререгә, сүзлек запасларын арттырырга бик нык ярдәм итәләр.
-
Эстафета. 27.06.2015

Бүген 27 июнь көнне Актаныш Муниципаль районында "Актаныш таңнары" газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы булды. Безнең бакча командасы да бу ярыштан читтә калмады.
-
Юкәләр чәчәк атты. 25.06.2015

Бүген катнаш төркем тәрбиячесе Лилия Вазиховна Мирзасалихова балалар белән дару үләннәре турында әңгәмә үткәрде. Бакча территориясендәге юкә агачлары янында юкә чәчәгенең файдалы үзлекләре турында сөйләде. Балаларның дару үләннәре турындагы белемнәре ныгытылды.
-
Нәни бакчачылар. 23.06.2015

Тәҗрибә участогында балалар яшелчә төрләре, бөртекле культуралар белән танышалар, яшелчәләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар.
-
Гомуми җыелыш 23.06.2015

Бүген бакчада гомуми ата-аналар җыелышы булды. Казан, Мамадыш, Бөгелмә шәһәрләрендә булган ачык тәрәзәдән бала егылу очракларын истә тотып, балаларның иминлеген саклау, караучысыз калдырырга ярамавы турында, ачык тәрәзәгә балаларны якын китермәскә кирәклеге искәртелде, инструктажлар алынды.
-
Чисталык яратабыз. 18.06.2015

Җәйге чода да балалар бакчасында балаларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтү дәвам итә. Тәрбиячеләр балаларга комлыкта уйнаганнан соң, уенчыкларын җыеп, уен мәйданчыгын җыештырып куярга кирәклеген аңлаталар.
-
Эстетик тәрбия чарасы. 16.06.2015

Бакчабыздагы чәчәклекләрне карауда хезмәткәрләргә балаларыбыз да ярдәм итәләр, чистартып, чүп үләннәрен утап торалар - кечкенәдән эшкә, матурлык тудыруга, чисталыкка, тәртипкә өйрәнеп үсәләр. Бу, шулай ук, эстетик тәрбия чарасы булып та тора.

















