• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62
Телефон: +7(855)-523-12-93
E-Mail: dshi2009@yandex.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Амиров Айзат Салихзянович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 536
У нас учат: 41

Новости ДШИ

Чайковский әсәрләренә багышланган бәйге

Опубликовано: 13.12.2018

Бүген безнең сәнгать мәктәбендә зур вакыйга, матур бәйрәм - музыка дөньясының бөек композиторларының берсе - Петр Ильич Чайковский әсәрләренә багышланган фортепиано бүлеге укучылары арасында бәйге.

Бу композиторның тудырган әсәрләре безгә, безнең балаларыбызга - бәһәле, кадерле, кыйммәтле мирас. Безнең бурычыбыз - бу әсәрләрнең шулай җәүһәр булганнары өчен, аларга әһәмият биреп, югалтмыйча халыкка җиткерү.

Чайковский - минем яраткан композиторларымның берсе. Аның көйләре иркенлек, хөрлек, илаһи бер моңлылык, татлы тынлык һәм көчле эмоцияләргә бай булуы белән аерылып тора.

Бүгенге бәйгедә минем класстан 12 укучым катнашты. Әлбәттә, аларга Чайковский әсәрләре белән танышу уңай йогынты ясады. Балаларның уйнау рәвеше нәфисләнде, хисләргә баеды, кул-бармаклары сизгерләнде.

Күңелем белән тоям - бу музыка аларның  күңеленә дә ләззәт, моңлану, тормышка мәхәббәт бирә. Балаларның барысына да чыгышларында зур уңышлар телим.

Һәм сүземне Галимҗан Гыйльмановның сүзләре белән тәмамлыйсым килә:  "Музыка чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтырып торган сихри басма, күпер... Кеше моңга тартылган саен үз кадерен ныграк белә. Кешенең кадере булмаса, иң матур хыяллар да бернигә тормый."

 Фортепиано укытучысы Резеда Шайдуллина.

Әлеге чарада Д.К.Максутованың, З.Й.Фаттахованың да укучылары катнашты. Фортепиано бүлеге укучылары даими бик теләп бәйгеләрдә катнашып торалар һәм төрле дәрәҗәдә урыннар алалар. Елдан-ел остаралар, уйнауларында зур үсеш сизелә. Бу юлы да яхшы чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр.



К списку новостей