• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62
Телефон: +7(855)-523-12-93
E-Mail: dshi2009@yandex.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Амиров Айзат Салихзянович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 536
У нас учат: 41

Новости ДШИ

"Укытучы-укучы" ансамбльләр бәйгесе

Опубликовано: 29.03.2019

Казан шәһәренең 2 нче санлы балалар музыка  мәктәбендә 28 март көнне VII республикакүләм “Укытучы-укучы” ансамбльләр бәйгесе узды. Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары һәм укытучылары анда актив катнашып, күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр.

Бәйгенең үзенчәлеге шунда: укучылар үзләренең сәләтләрен укытучылары белән бергә күрсәтәләр. Һәр бала 2 әсәр башкара: төрле стиль һәм жанрдагы, үзенең яшенә һәм классына туры килә торганны. Ансамбль булгач,  уйнаучылар бер-берсен тыңлап, аңлап, бердәм булып әсәрләрнең характерын, үзенчәлекләрен, композиторның таләпләрен җиренә җиткереп башкарырга тиешләр.

Бу бәйге ансамбльдә уйнау традицияләрен саклап калуга юнәлтелгән, укучы- ларның музыка дөньясына карашын киңәйтә, бүтән укучылар белән аралашу-ны күздә тота.Укучыларга да, укытучыларга да яңа үрләр яуларга зур этәргеч булып тора.

Безнең беренче генә катнашуыбыз түгел, җылы каршы алалар, зур концерт залында игътибарлы тамаша алдында чыгыш ясау үзе илһам биреп торды.

Мәртәбәле, тәләпчән жюри әгьзәләре чыгышларны бик дөрес бәялиләр. Мак- тау һәм рәхмәт сүзләрен алардан ишетү үзе бер бәхет, канатланып, киләсе ел-га зур өметләр баглап, туган якка юл тотасың.

Казанга баруыбыз бушка булмады: укытучы Резеда Шәйдуллинаның укучы- лары Габдрахманова Ләйсән (2 сыйныф) –1 дәрәҗә дипломант һәм кубок, Солтанова Элвина (3 сыйныф) –  катнашкан өчен грамота; укытучы Зөлфия Фәттахованың  укучылары Ахметова Нәзилә (1 сыйныф) – 2 дәрәҗә дипло-мант һәм кубок, Мулланурова Линара (4 сыйныф) – 2 дәрәҗә дипломант һәм кубок, Мөхәммәтдинова Рәмилә (6 сыйныф) – 3 дәрәҗә дипломант һәм кубок белән бүләкләнделәр.

Бу күркәм чарада катнашырга ярдәм иткән, безнең өчен борчылып, җан атып торган ата-аналарга зур рәхмәт белдерәбез.

Зөлфия Фәттахова,

Актаныш сәнгать мәктәбе укытучысы,

фортепиано бүлеге җитәкчесе.



К списку новостей