Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
| E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 536 |
| У нас учат: | 41 |
Новости ДШИ
22 июнь—Хәтер һәм кайгы көне.
Опубликовано: 25.06.20191941 елның 22 июне Бөек Ватан сугышы башланган көн...
Санап, бәяләп бетерә алмаслык югалтулар, кайгы-хәсрәтләргә чорналган, бүген дә һәр гаиләдә үзенең чагылышын табучы, дөнья тарихында иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә 1945 елның 9 маенда нокта куелу, бәхетебезгә, мондый афәтләрдән котылып, җиде дистә елдан артык тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирә.
Гаделсезлек һәм явызлыкка каршы көрәштә күпмилләтле Ватаныбызның дан-шөһрәтен тагын да арттырган, аның абруен үстергән, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга таныткан яугирләребезнең 1418 көн дәвам иткән сугыш чорында һәм аннан соң авыр елларда ачлыкка, юклыкка карамый Җиңү, кеше ышанмаслык хәлләрне башларыннан кичергән тыныч халыкның фидакарьлеген, түземлелеген, ихтыяр көчен сөйләп, язып бетерерлекме?! Ләкин болар онытылырга тиеш түгел.
Шул унайдан районыбызда Хәтер көне үтте. Бу чарада сәнгать мәктәбе директоры И.М. Ибраһимов һәм аның укучысы Алия Сабитова катнаштылар.
Роберт Сәлахиевнең шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:
Чын дөресен белсен килгән буын,
Үз бәясен алсын батырлар.
Шушы чорда илне күтәргәннәр даны,
Гасырларны урап кайтырлар!
К списку новостей













