Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 342 студента |
| У нас учат: | 33 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Выставка психологической литературы 22.11.2023

3 ий день "Осенней недели психологии"выставка психологической литературы.Во все времена человечество интересовали вопросы о том, что есть человек: чем определяются причины и закономерности его поступков, законы поведения в обществе, внутренний мир. Интригующей представлялась задача понять, как возникают мысленные образы, что такое сознание, мышление, творчество, каковы их механизмы.На все эти и многие другие вопросы стремится ответить наука психология, которая с момента своего возникновения балансирует между наукой, искусством и верой. Психология – это наука о самом сложном из всего, что известно человечеству. Ещё древнегреческий философ Аристотель, которого справедливо можно назвать «дедушкой психологии», начиная свой трактат «О душе», писал: «Среди прочих знаний исследованию о душе следует отвести одно из первых мест, так как оно – знание о наиболее возвышенном и удивительном».
-
Арттерапия 21.11.2023

2 ой день "Осенней недели психологии" был посвящен арттерапии. Арттерапия - метод лечения, основанный на использовании художественного творчества. В основе их применения лежит принцип проекции на бумагу через рисунок психологического состояния детей и взрослых, отражение и раскрытие характера, чувств, эмоций, желаний, выявление межличностных отношений. Художественное творчество оказывает благотворное влияние на здоровье, а терапевтические техники и упражнения обладают диагностическим, лечебным, коррекционным, развивающим потенциалом и действительно повышают качество психотерапевтического, психологического, медицинского и педагогического воздействия.
-
ВЫСШАЯ ЦЕННОСТЬ - ЖИЗНЬ": ДАН СТАРТ НЕДЕЛЕ ПСИХОЛОГИИ 20.11.2023

20 по 24 ноября 2023 года во всех субъектах Российской Федерации проводится «Неделя психологии».
Сегодня в нашем техникуме утро началось с интересных тренингов для коллектива, которые провела педагог-психолог Салахова Гульназ Анфасовна.
Программа недели разнообразная и увлекательная. Студенты прошли тестирование "Нарисуй свой характер", стали участниками тренинга "Несуществующие животное".
Желаем успехов нашим студентам! Хочется пожелать, чтобы все были активными!
-
САРМАННАН - ҖИҢҮ БЕЛӘН! 14.11.2023

Һөнәри белем бирү уку йортлары арасында республикакүләм спартакиада дәвам итә. Егет-кызларыбыз барлык төр ярышларда да алдынгылыкны бирми. Чираттагы җиңү белән Сарманнан кайтты теннис спорт төрен якын итүчеләребез. Әлбәттә, әлеге җиңү - зур тырышлык, максатчан мавыгу нәтиҗәсе. Физкультура җитәкчесе Ирек Рафаэль улы Вагизовны, җиңүче егет-кызларыбыз командасын ихлас котлыйбыз!!!
-
ЭШЛЕКЛЕ ОЧРАШУ: БЕЗДӘ - "КИРОВ СӨТ ЭШКӘРТҮ-ҖИТЕШТЕРҮ КОМБИНАТЫ" ДИРЕКТОРЫ КУРАШ ДМИТРИЙ БОНИФАЦИЕВИЧ 14.11.2023

Очрашу барышында, Ландыш Җәүдәт кызы Шамсунова, уку йортыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәккә максатлары белән таныштырды. Төрле һөнәри мәйданчыкларда экскурсиядә булып, практик күнекмәләр дә карый алдылар очрашу вәкилләре.
Студентлар белән кызыклы, файдалы фикер алышу да җанлы үтте. Кызыксындырган сорауларга җавап алдылар егет-кызлар.
-
Поддержим тех, кто защищает нашу Родину! 25.10.2023

Сегодня, 25 октября , студенты группы 011п с куратором поддержали своих одногруппников. Они собрали посылку для бойцов на СВО отцу Диниса Александровича и брату Айзире Айдаровне . Как отметили студенты, они считают своим долгом поддержать тех, кто защищает их дом от врага. Сегодня две коробки с письмами и необходимыми вещами отправят на передовую.
-
ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН,ЯРАТКАН ПОВАР АПАЛАРЫБЫЗ! 20.10.2023

Бүген Халыкара пешекчеләр көне. Уку йортыбыз иртәсе матур тәбрикләүләрдән башланып китте.
Актаныш технология техникумы ашханәсе (элегрәк училище) турында ишетеп белмәүчеләр бик аздыр. Элек -электән биредә тәмле ашатучы апалар тырыш хезмәт куйган. Бүген дә, сайлаган һөнәренә тугъры калган уңган -булган апаларыбыз, көн саен безне җылы ашлар белән сыйлый. "Тәмле" дип исемләнгән ашханәбезнең исеме җисеменә туры килә. Иртә таңнан биредә эш кайный. Тәмле ризыклар белән беррәттән, тәмле телләре, ягымлы елмаюлары белән дә сөендерәләр апалар! Һичкайчан зарлануны белмәс, үз эшләрен төгәл башкаручы пешекче апаларыбызга хөрмәтебез зур.
Бүгенге бәйрәм иртәсендә директорыбыз Ландыш Җәүдәт кызы, профсоюз оешмасы җитәкчесе Лилия Ринат кызы матур теләкләрен җиткерделәр. Булачак повар-технолог егет-кызларыбыз да әлеге теләкләргә кушылды.
Яраткан апаларыбыз! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бәйрәмегез белән сезне!
-
АКТАНЫШ РАДИО ДУЛКЫННАРЫНДА - ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНЫҢ ҺӨНӘРГӘ ӨЙРӘТҮ ОСТАЗЛАРЫ 20.10.2023

20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. Нәкъ менә бүген, уку йортыбызда пешекче, технолог һөнәрләре юнәлеше буенча белем бирүче остазларыбыз - Лилия Ринат кызы Валиева һәм Ләйсән Назыйф кызы Шамсутдиновна, "Актаныш радиосы"нда туры эфирда чыгыш ясадылар.
Лилия Ринат кызы - тәҗрибәле остаз, Ләйсән Назыйф кызы - үзебезнең уку йортын тәмамлаган яшь белгеч. Уңышлары белән сөенәбез. Нәкъ менә безнең уку йортында алдагы хезмәтен башлап, бүген дә матур нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итүче Ләйсән Назыйф кызына хөрмәтебез
зур. Үзебезнеке,Актанышыбызныкы...Бу урында, күпләребезгә таныш һәм үрнәк булырдай канатлы сүзләрне ирештерәсе килә: "Остаз - ул үз белемнәрен, осталыгын һәм практик тәҗрибәсен башка, тәҗрибәсе азрак булган яңа белгечкә тапшыра алган профессионал".
Лилия Ринат кызы - остаз. Искәртеп үтү кирәк, яратмый ул үзен мактаганны. Мактау сүзләрен җиткерми дә мөмкин түгел, үз һөнәренең остасы гына түгел Лилия Ринат кызы, үзе белән бергә лаеклы дәвамчылар булдыручы да ул.
-
СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: БАСКЕТБОЛ ЯРЫШЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕБЕЗ 17.10.2023

Һөнәри белем бирү уку йортлары арасында спорт ярышларына старт сентябрь аенда бирелде. Әлеге ярышларда техникумыбызның спорт сөюче егет-кызлары да актив катнаша. Чираттагы җиңү - баскетболист егетләребездән! Лаеклы 2 нче урынны яулап кайттылар алар Мамадыш шәһәреннән. Шунысын да горурлык белән билгеләп үтәсебез килә, ярышларда үзебезнең уку йортын тәмамлаган егетебез Истомин Даниель, тренер буларак катнашты. Мәктәп, студент елларында баскетбол белән мавыккан Даниель, республикакүләм ярышларда тренер хәзер!
Актаныш технология техникумы физкультура юнәлеше җитәкчесе Ирек Рафаэль улы Вагыйзовның фикерләре белән кызыксындык: "Студентларыбыз, күреп торасыз, спортны якын күрә. Район ярышларымы ул, республикакүләм ярышлармы, барсында да матур нәтиҗәләргә ирешәбез. Спорт белән кызыксынучыларга уку йортыбызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ел дәвпмында төрле юнәлештә түгәрәкләр эшләп килә, спорт залыбыз, ачык һавада мәйданчыгыбыз бар. Тулай торак тренажерлар белән җиһазланган. Егет-кызларыбызны спортны яратырга дәшәбез!!!"
Чыннан да, студентларыбыз спорт ярышларында сынатмыйлар! Афәрин!!!
-
ИМИНЛЕК САГЫНДА: МӨҺИМ ОЧРАШУ 17.10.2023

Актаныш технология техникумы студент егетләре Актаныш районы өлкән инспекторы Дилфат Давис улы Иргалин белән очрашты. Полиция вәкиле юл йөрү кагыйдәләре, ялгышлыклар аркасында чыккан фаҗигаләр, бурыч һәм максатлар хакында сөйләп, егетләрнең сорауларына җавап бирде. Әлбәттә, замана баласының заман белән бергә атлыйсы килә. Мобед, самокат, мотоцикл, автомобиль кебек транспорт чараларын вакытыннан алда,махсус таныклыксыз иярлисе килә күпләрнең. Бер ялгышлык, төзәтә алмаслык фаҗига, югалтуларга китерергә мөмкин. Онытмасак иде бу хакта!





