Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 342 студента |
| У нас учат: | 33 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Транспортный грант 14.12.2022

14 декабря 2022 года стали известны имена студентов, которые выиграли Транстпортный грант 2022
-
Защита курсовых работ 13.12.2022
13 декабря в 104 аудитории нашего техникума состоялась защита курсовых работ по МДК 03.01 Технология приготовления сложной горячейкулинарной продукции. Защищалась выпускная группа 0491 т, специальность 19.02.10 «Технология продукции общественного питания». Защита прошла в хорошем темпе, защищавшиеся отвечали практически на все вопросы, которые задавала не только преподаватель ведущей дисциплины, но и председатель аттестационной комиссии и ассистенты. -
Абилимпикс 09.12.2022

Инвалидлар ун көнлеге кысаларында техникум базасында "Абилимпикс" конкурсы үткәрелде. Әлеге көнкурс 3 өлештән торды. Беренче өлешендә Такталачык коррецион мәктәбе укучылары катнашты, укучылар кызыксынып, теләп катнаштылар, җитәкчеләре Галиева Ләйлә Финарис кызы. Икенче өлеше үзебезнең техникумда укучы инвалид балалар арасында үтте, студентлар оливье салаты ясадылар, урыннар да чыгарылды: 1 нче урын Кашбразиева Зиля , 2 нче урын Раджабова Хадижа, 3 урын Ибрагимова Ландыш алды.Өченче өлеш өлкәннәр өчен үткәрелде, өлкәннәребез бәрәңге һәм кабак тәкәсе әзерләделәр. Барысы да шундый уңган хуҗабикәләр, тик конкурс булгач аның җиңүчесе дә була, шулай итеп 1 урын Зайнуллина Нәфидә, 2 нче урын Хаернасова Гулфатима, Шириева Назифа апаларга бирелде, 3 нче урынны Валиева Рамзиля Самигуллина Лилия апалар алды. Барлык катнашучыларга да дирекция тарафыннан грамота һәм тәм томнар тутырылган пакет тапшырылды.
-
Бездә кунак 09.12.2022

Бүген техникумыбызга Казаннын 3 университетыннан кунаклар килде: Казан дәүләт аграр университеты, Казан кооператив институты, Казан дәүләт ветеринария институты вәкилләре. Килгән кунаклар чыгарылыш курс студентларыбыз белән әңгәмә кордылар, үзләрендә югары белем алу өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Студентларыбызга бик ошады, хәтта укырга барырга теләк белдерүчеләр дә табылды.
-
Ачык чара 08.12.2022

Бүген тарых фәне укытучысы Ләйсән Илгизәр кызы 011Б ( 2 курс бухгалтерлар) группасы белән ачык чара уздырды. Әлеге чара "Коррупция" темасына багышланган иде. 3 командага бүленеп , командалар арасында ярыш алып барылды. Студенлар чарага бик нык әзерләнгәннәр, барысы да сорауларга дөрес җавап бирделәр. Командаларга бүленеп плакатларда ясаганнар, һәр команда үз плакатын яклады.
-
Әдәби табышмак 07.12.2022

6 нчы декабрь көнне студентларыбыз Ганиева Фәнисә , Марданов Рүзәл укытучылары Хамдия Әхтәм кызы белән бергә Минзәлә педагогик көллиятендә үткән "Әдәби табышмак"конкурсында булып кайттылар. Әлеге конкурс ике өлештән торды, беренче өлешендә катнашучыларыбыз "Сездән безгә сәлам"темасы астында фото ясап җибәрделәр һәм иң югары бал җыеп икенче турга үттеләр. Икенче турда да катнашучыларыбыз биремнәрне яхшы гына эшләделәр һәм диплом белән бүләкләнеп кайттылар.
-
Профориентация 06.12.2022

Бүген, техникумыбыз вәкилләре Гүзәл Хәлил кызы һәм Гөлназ Ходайбирдин кызы , Пучы һәм Киров урта мәктәпләренә чыгып, презентация аша Актаныш технология техникумы белән таныштырып, киләсе уку елында нинди белгечлекләр буенча җыячагыбыз турында сөйләп , укучыларны үзебезнең техникумга укырга чакырып калдылар. Әлбәттә инде техникумны фотолардан күреп кенә, ишетеп кенә белеп бетереп булмый, аны килеп күрергә, аның эчендә кайнарга кирәк. Укучыларны төрле экскурсияләргә, техникумда үткәреләчәк конкурсларга көтеп калабыз!
-
Яхшылык кыл 05.12.2022

Инвалидлар декадасын дәвам итеп,буген 011 п төркемендә "Яхшылык кыл" исем астында сәламәтлекләре чикләнгән студентларга дирекция тарафыннар эзерләгән кучтәнәчләр тапшырылды.
-
Новый телефон доверия-Яңа ышаныч телефоны 05.12.2022

Балалар, яшүсмер һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны 8-800-2000-122.
Единый общероссийский телефон доверия для детей, подростков и их родителей 8-800-2000-122
-
Инвалидлар декадасы 02.12.2022

1 декабрьдэн 10 декабрьгэ кадэр Инвалидлар декадасы кысаларында 011 п группасы студентлары "Шәфкатьлелек бизи кешене” темасы астында техникумда эшлэуче хэм эшлэп хэзерге вакытта лаеклы ялда булган сэламэтлеклэре чиклэнгэн ветераннарнын хэлен белеп кучтэнэчлэр тапшырып кайттылар.





