Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Изгеләр чишмәсенә" экскурсия 16.09.2015

“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишиә бар якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”,- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай
Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә.
Бүген бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәре Актанышыбызда булган чишмәләрнең берсе - "Изгеләр чишмәсе"нә экскурсиягә бардылар.Тәрбиячеләрнең сөйләгәннәреннән чыгып балалар, суның табигый байлык икәнен, чишмәнең изге җир булуын белделәр. Әлеге экскурсия киләчәк буынның чишмәләргә сак караш, табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү максатыннан уздырылды.
-
"Чәчәкләр көне" 16.09.2015

Икенче кечкенәләр В төркемендә ччәчәкләр атналыгы уңаеннан "Чәчәкләр көне" уздырылды. Балалар бик теләп түгәрәккә басып "Чәчәкләр" җырын җырладылар.
Алсу йөри болында
Матур чәчәкләр җыеп.
Ал, кызыл, сары чәчәк
болында ямьле була.
Шулай ук төркемддәге тәрәзә төбендә булган матур гөлләр белән таныштылар, аларның исемнәрен өйрәнделәр.
-
Бергә-бергә уйныйбыз
15.09.2015
Икенче кечкенәләр төркемендә сентябрьнең икенче атнасында балалар белән саф һавада "Ак калач", "Йөзек салыш" уеннары уйнадык. Балаларга бергә уйнаганда бер-берсе белән дус, тату уйнарга кирәклеге турында сөйләнде.
-
Китап иленә сәяхәт
12.09.2015
12 нче сентябрь көнне без - мәктәпкә хәзерлек төркеме белән "Китап - белем чишмәсе" дигән темага әңгәмә оештырдык. Балалар белән китаплар иленә "сәяхәт" иттек, слайдлар карадык. Китапның безнең кулга килеп кергәнче нинди юллар үтүен белдек. "Сәяхә" балаларга бик кызыклы булды. Алар китапны чиста тотарга, аның белән сак эш итәргә кирәклеген тагын бер кат ныгыттылар.
-
Мөдирләр киңәшмәсе 12.09.2015

Бүген безнең балалар бакчасында район балалар бакчалары мөдирләренең секцион утырышы узды. Әлеге җыелышта 2015-2016 нчы уку елына яңа бурычлар, максатлар билгеләнде.
-
Спорт бәйрәме 10.09.2015

Уртанчылар төркемендә спорт бәйрәме үтте. Балалар белән "Тупны ипәптәшеңә бир", "Көнгерә булып сикер" һ.б. уеннар уйнадык. Спорт бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Туган көннәр ел да кабатлана
02.09.2015
Туган көн зурлар өчен дә кечкенәләр өчен дә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Уртанчылар төркемендә дә туган уңаеннан балалар белән күңелле уен үткәрелде. Алар Айдарны уртага бастырып "Ак калач" җырын җырладылар, изге теләкләрен теләделәр.
-
"Белем көне" 01.09.2015

Бүген бездә зур бәйрәм- "Белем көне". Зурлар төркеме балалары үзләренең кечкенә иптәшләренә бик матур бәйрәм күрсәттеләр. Матур шигырьләр сөйләп, дәртле җырлар җырлап бәйрәмебезне күңелле итеп үткәрдек. Хәрле сәгатьтә яңа уку елына!
-
БЕЛЕМ КӨНЕ БЕЛӘН! 01.09.2015

Хөрмәтле тәрбиячеләр, коллегалар, балалар, әти-әниләр! Сезне барагызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә ныклы белемнәр, сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын!
-
"Чәчәкләр иленә сәяхәт"
17.08.2015
Без 1 нче кечкенәләр төркеме балалары "Чәчәкләр иленә " сәяхәткә бардык. Үзебез утырткан гөлләрнең яфраклары, чәчәкләре белән сокландык.








