Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Әнием бердәнберем" 25.11.2015

Бүген безнең бакчабызның икенче кечкенәләр Б төркемендә "Әниләр бәйрәме" күңел ачу чарасы узды. Бәйрәмебезгә әниләр дә чакырулы иде, балалары белән уеннарда бик теләп катнаштылар. Әниләр үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен сынап карадылар. Балалар ятлаган шигырьләрен, җырларын сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. "Алтын куллы әнием" кул эшләре күргәзмәсендә катнашкан барлык әниләргә дә диплом, рәхмәт хатлары тапшырдык. Бәйрәмебез бик күңеллее узды. Балалар әниләренә бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Кадерле әниләребез" 25.11.2015

Бүген зурлар төркемендә "Кадерле әниләребез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Балалар бу бәйрәмгә зур әзерлек белән килделәр. Әниләргә "Чакыру кзгазьлзре" җибәрделәр, бүләкләр әзерләделәр. Кичәне үзләре үк алып баручылар булып башлап җибәрделәр. Бәйрәмгә Шаян клоун да килгәч кичә тагын да шаян төс алды. Әниләр Шаян клоун белән "Бишек җырлары" җырладылар, бергәләшеп "футбол" уйнадылар, ә балалар чәчәкләр җыйдылар. Кичәдән әниләр белән балалар "паравозга" утырып төркемгә кайтып киттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янына дәвам итте.
-
"Әниләр бәйрәме 25.11.2015

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кунагы Куянкай белән балалар бергәләп уйнадылар, үзләренең җыр-бию һәм шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Газиз әниләренә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм әниләргә дә, балалар күңеленә дә хуш килде.
-
"Дом, в котором я живу" 23.11.2015

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан бүген безнең балалар бакчасы күләмендә ачык шөгыль каралды. Балаларны рус теленә өйрәтүче тәрбияче Сабирова Эльвира Рафис кызы зурлар төркемендә "Дом, в котором я живу" темасына шөгыль күрсәтте. Шөгыльне карарга кергән тәрбиячеләр үзләренә яңа күп кенә мәгълумат алдылар һәм үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.
-
Инструктаж по антитеррору 20.11.2015

В последнее время озабоченность по поводу безопасности образовательных учреждений серьезно возросла.Эта озабоченность связана не только с физичексими факторами, но и психологические факторы также могут ассоциироваться с опасностью. В учреждении и прилегающих к ней территориях есть множество уязвимых мест, где вполне возможно скрытое запугивание или устрашнение детей. В связи с этим заведующая ДОУ провела инструктаж с сотрудниками.
-
"ТӨЛКЕ БЕЗДӘ КУНАКТА" 18.11.2015

Бүген безнең бакчабызның икенче кечкенәләр Б төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль үткәрелде. Балалар шөгыльдә бик теләп, актив катнаштылар. Бигрәктә балаларга тылсымлы тартмада төлкеләр булуы бик ошады. Хәрәкәтле уенда балалар төлкеләр булып йөреп күрсәттеләр. Шөгыль күңелле узды.
-
"Минем гаиләм" 17.11.2015

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Салахова Эльвира Бәһрәм кызы "Минем гаиләм" дигән темага сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча бакча күләмендә тәҗрибә уртаклашты. Балалар сөйләмендә ягымлы сүзләрне кулланырга, игътибарлы булырга, зурлар һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга, гаилә әгъзаларына игътибарлы булырга өйрәнделәр.
-
"Мин спортны яратам" 13.11.2015

Бүген безнең бакчабызда "Мин спортны яратам" дип аталган күңел ачу чарасы узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ике командага бүленеп җитезлектә көчләрен сынадылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, күңел ачтылар.
-
"Бездә әзерлек бара!" 11.11.2015

Тиздән әниләр бәйрәме икәнен барыбыз да беләбез! Шул уңайдан икенче кечкенәләр В төркеме балалары әниләргә багышлап иҗат ителгән "Әниемә бүләк" дигән җырны өйрәнделәр. Балаларга әлеге җыр бик ошады, алар аны яратып җырладылар. Әниләргә дә бу җыр күңелләренә хуш килер дип ышанып калабыз.
-
"Кыш җиткәнен түземсезлек белән көтәбез" 10.11.2015

Бүген икенче кечкенләр Б төркемендә саф һавада бергәләп уеннар уйнадык. Балалар кар яуганын күреп тагын да сөенделәр, тәрбияче апаларына "ничек кенә аны тотып карарга һәм эретмэскә икән?" дигән сораулар яудырдылар! Карны алар үз куллары белән тотып карадылар, карның нинди әһәмияткә ия икәнен ачыкладылар, Бергәләп күңелле итеп вакытны үткәрдек.








