Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Туган көннәр ел да кабатлана 25.01.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә бүген бик күңелле булды.Кыш көнендә туган нәниләребезнең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Аларны бергәләшеп туган көннәре белән котладылар, яратып уйный торган "Аккалач уенын " уйнадылар. Матур җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар. Көн дәвамында балаларның шат авазы тынып тормады.
-
"Котлы булсын туегыз" 25.01.2016

Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!Хөрмәтле хезмәттәшебез бүгенге истәлекле көн, яңа тормышка аяк баскан көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез!Сезгә озын, тигез гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, саф мәхәббәт телибез. Әти-әниләрегезне тигез күреп, дус-туганнарны сөендереп яшәгез. Никахыгыз ныклы, гаилә учагыгыз якты, пар балдакларыгыз гомерлек булсын.
-
Тәрәз төбендә бакчабыз 22.01.2016

Тышта әле бик салкын
Карлар ява буранлап.
Суган утырттык әле
Апа белән бергәләп.
Ышанмыйсыз, беләбез
Аптырыйсыз, күрәбез.
Яшел кыяклар үскәч
Сезгә хәбәр итәрбез.
диләр бакчабызның зурлар төркеме. Алар тәрбияче апалары Фәрсия Фәһим кызы белән бергәләп суган, сарымсак һәм укроп чәчеп яшел шытымнар чыкканын кызыксынып күзәтәләр.
-
Кошлар турында кайгыртып 21.01.2016

Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел әле. Алар өчен иң кыены – кыш көне азык табу. Без уртанчылар төркеме балалары кошларга җимлекләр элеп, аларны көнбагыш, икмәк валчыклары белән сыйлыйбыз. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп чыркылдашып җим чүплиләр.
Җимлек ясап бирде
Абыем Сәлим.
Шуңа хәзер кошлар өчен,
Җимнәр сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк һәм чыпчык.
Җыелалар бер-бер артлы
Пырхылдап очып.
-
Традицион булмаган ысул белән рәсем ясау
19.01.2016
Мәзнәвиева Миләүшә Роберт кызы:
Без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шөгыльләрдән тыш вакытыбызны бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз. Бу көннәрдә бигрәктә кызыксынып рәсем серләренә төшенәбез. Бу очракта традицион булмаган ысул белән рәсем ясау бигрәк тә отышлы.
-
"Күңелле стартлар" 18.01.2016

Шарапова Фәрсия Фәһим кызы:
Йомшак карны алабыз,
Аннан шарлар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
Бүген бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Күңелле стартлар" уздырдылар. Балалар чаңгыда да, чанада да төрле алымнарны кулланып ярыштылар. Түгәрәккә кар йомарламнары аттылар, кәшәкә белән туп тәгәрәтүдә көч сынаштылар.
-
Кызыклы китаплар белән танышу көне
13.01.2016
Икенче кечкенәләр В төркеме балалары белән төрле кызыклы китаплар белән танышу көне булып узды. Балалар күңеленә тәэсир итәрлек, нәфистел белән язылган әлеге китаплар туган якка, табигатькә соклану һәм гыйбрәтле хәлләр турында уйланырга, сабак алырга өйрәтә. Кечкенәләребез төрле кызыклы әкият геройлары белән таныштылар, кызыксынып рәсемнәр карадылар. Рәсемнәргә карап кечкенә хикәяләр сөйләдек.
-
"Ачуланыштык-дуслаштык"
12.01.2016
Бүген безнең бакчабызда бик күңелле вакыйга булды. Без икенче "Б" төркеме балалары белән "Ачуланыштык-дуслаштык" җырлы-биюен өйрәндек. Һәрбер бала үзенең биюгә, җырга сәләтен күтәрде. Музыка шөгылен балалар бигрәк яраталар.Чөнки алар үзләре җырлый, бии. Шөгыль бик күңелле узды
-
Әзерлек бара 11.01.2016

Беренче кечкенәләр төркеме нәниләре әкиятләр атналыгына әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Кечкенәләребез бик күп матур әкиятләр белән таныштылар. Шушы көннәрдә башка группа балаларына "Шалкан" әкиятен тәкъдим итәчәкләр. Балаларыбызга рольгә кереп уйнаулары бик ошый. Алар рольгә кереп уйный-уйный, үзләре дә сизмәстән әкият дөньясына кереп китәләр.
-
Яңа 2016 нчы ел белән! 31.12.2015

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.








