Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Культурно-образовательный проект "Диалог культур" 11.12.2015

Воспитатели нашего детского сада Нуриева Л.И., Гараева А.И., Шарапова Ф.Ф., Хисматуллина Л.Ф. приняли участие на конференции на базе ФГБОУ ВПО "Набережночелнинский институт социально-педагогический институт и ресурсов" по теме "Диалог культур".
-
Яңа елны көтәбез! 11.12.2015

Табигатьтә кыш ел фасылы аяк басу белән балалар да зурлар да Яңа ел бәйрәмен көтә башлый. Чөнки әлеге бәйрәм безгә матур-матур бүләкләр, яңа ел, яңа өметләр алып килә. Һәм әлеге күңелләрне күтәрә торган тантаналы хис зурлар төркеменә йөрүче балаларны да читләтеп узмады. Алар Яңа ел бәйрәменә әзерлекне инде башлап та җибәрделәр. Тәрбияче апалары Эльвира Рафис кызы белән бергәләшеп матур төсләрдән чылбыр ясадылар. Һәм әлеге чылбыр белән бүлмәләрендә чыршыны бизәп куйдылар.
Чыршыкай!
Бизәкләрең тагын да
Матурырак балкысын.
Сәйләннәрең нур сипсен,
Җем-җем утлар кабынсын!
-
Саф һавада йөрү - сәламәтлек өчен файдалы 09.12.2015

Бүген безнең бакчабызның икенче кечкенәләр Б төркемендә тәрбияче Гараева Лилия Марат кызы "Саф һавада йөрү - сәламәтлек өчен файдалы" темасына төркем эчендә балаларга әңгәмә алып барды. Бик кызыклы мәгълуматлар сөйләнде, күрсәтелде. Әңгәмәдән соң балалар белән саф һавада төрле уеннар уйнадылар, тауда шудылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар кыш көне урамга чыкканда җылы итеп киенергә һәм сак булырга кирәклеген төшенделәр.
-
"Сәламәтлекне ничек сакларга?" 08.12.2015

Бүген икенче кечкенәләр В төркеме балалары белән "Сәламәтлекне ничек сакларга?" дигән темага әңгәмә уздырдык. Алар әлеге сорауга кагылышлы бик күп кызыклы җаваплар бирделәр. Әңгәмәдән соң туп белән төрле уеннар уйнадык, төп хәрәкәтләрне үстерү буенча күнегүләр башкарылды. Уеннарның максаты: җитезлек, хәрәкәт активлыкларын үстерү, уен кагыйдәләрен төгәл сакларга күнектерү.
-
Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесе 08.12.2015

"Агыйдел" җыр һәм биюансамбле оешуга 50 ел уңаеннен Актаныш районы Башлыгы призына район биючеләр бәйгесендә катнашкан биюче кызларыбыз Гараева Л.М., Халилова А.А., Шарапова Ф.Ф., Мазнавиева М.Р., Сабирова Э.Р., Газизова Э.Д,, Хисматуллина Л.Ф., Аминова Р.Р, Фардиева Р.Х., Гарифянова Р.З.лар катнашып мәдәният сарае сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләнделәр. Кызларыбызга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Афәрин!
-
Милли киемнәр 04.12.2015

Итек, читек, энә, без.
матур итеп тегәбез.
Бүген зурлар төркеме Сөйләм телен үстерү шөгылендә "Милли киемнәр" дигән тема буенча әңгәмә үткәрделәр. Тәрбияче апалары белән бергәләшеп милли киемле курчакларны карадылар. "Бу нинди бизәк?", "Салфетканы бизә", "Бизәкне дәвам ит" дигән дидактик уеннар уйнадылар. Бергәләшеп Ләбиб Леронның "Татар баласы" шигырен өйрәнделәр.
-
Педсовет 03.12.2015

Бүген бакчабызда "Балаларның сөйләмен үстерү буенча эшчәнлекне камилләштерүдә УМК материалларын куллану" дигән темага киңәшмә булып үтте. Көн тәртибендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыльләр карап анализланды. Сюжетлы-рольле уеннар буенча төркемншрдә конкурс игълан ителгән иде. Нәтиҗәләр ясалды, урыннар билгеләнде. Киңәшмә барышында Әгъләмова Миләүшә Васил кызы чыгышы тыңланды. Ул чыгышында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Педсовет ахырында тәрбиячеләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларына җаваплар алдылар.
-
Кышның беренче ае 01.12.2015

Бүген икенче кечкенәләр Б төркеме белән без ап-ак карны күзәттек. Балалар карны тотып та, әвәләп тә карадылар. Тәрбияче апалары белән бергә кардан төрледән-төрле кызыклы кар йомарламнары да ясап карадылар.
-
Сак булыгыз - БОЗЛАВЫК!!! 01.12.2015

Бүген кышның беренче көне булуга карамастан, һаман көз үзенең хакимлеген югалтмый. Кичәге аяз күк йөзен янә болытлар каплады, янә яңгыр ява... Шуның нәтиҗәсендә аяк асты тоташ бозлавыкка әйләнде. Балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә йөрү шактый гына авырлашты. Шул сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Сак булыгыз - бозлавык!" темасы астында әңгәмәләр үткәрелде.
-
"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа" 26.11.2015

Әни - һәр бала өчен кадерле һәм иң кирәкле кеше. Безнең балалар бакчасында да "Әниләр көне" зурлап билгеләп үтелде. 26 ноябрь көнне уртанчылар төркеме балалары әниләре өчен бик күңелле бәйрәм әзерләделәр. Әлеге бәйрәмнән әниләр дә, балалар да канәгать калдылар.








