Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2016

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
-
Сабантуй!!! 26.05.2016

Бүген балалар бакчасында шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәме булып узды. Уеннарда бик теләп катнашып, бәйрәмнән бик кәнәгать калдылар.
-
Табигать кочагында 18.05.2016

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары экскурсиядә булдылар. Тугн ягыбыз табигате турында белемнәрен камилләштереп, төрле спорт уеннары уйнап күңелле ял иттеләр.
-
Мәктәптә кунакта 17.05.2016

Балалар бакчасы мәктәп белән һәрдаим тыгыз элемтәдә эшли. Әле бүген дә бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 1нче санлы Актаныш урта мәктәбендә кунакта булдылар. Бик тиздән үзләренә белем бирәчәк укытучылар белән таныштылар, үзләре үк укыячак сыйныф бүлмәләрен карадылар. Балалар мәктәпне яратып, укырга бару теләге белән әйләнеп кайттылар.
-
Үсегез, чәчәкләрем... 13.05.2016

Матурлыкны барыбыз да яратабыз. Һәркем үзенең әйләнә-тирәсен, яшәгән, эшләгән мохитен матурлау өчен тырыша. Бакчабыз тәрбиячеләре дә мондый эштән читтә калмыйлар. Атна дәвамында хезмәткәрләр бакча территориясен яшелләндерү, чәчәк утырту эшләре белән мәш килделәр.
-
9 Май - Җиңү бәйрәме 09.05.2016

9 Май - 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык алып килгән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып һәм моңаеп, зур дулкынлану белән көтәбез. Быел бакчабыз тәрбиячеләре һәм балалар да "Үлемсез полк" акциясенә теләп әзерләнделәр. Алар үзләренең сугышта катнашкан туганнарының, бабаларының фотоларын тотып барып, аларны кабат хөрмәт белән искә алдылар.
-
Яз, май, хезмәт... 01.05.2016

1 Май - һәммәбез көтеп алган, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Халык теленә "карга боткасы" дип кергән "Яз һәм хезмәт" бәйрәмен күптәннән бәйрәм итәләр. Без дә барлык коллегаларны, балаларны, әти-әниләрне бу күркәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Беренче май килде җиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле-төскә керде җиһан,
Матурлыкка күмелеп.
Җырлап килде яз бәйрәме,
Яңа хисләр уятып.
Дулкынланып типте йөрәк,
Өмет белән куанып.
-
Беренчелек кабат безнең кулда! 30.04.2016

Бүген Актанышыбызда район үзәге үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. Безнең "Умырзая" балалар бакчасы беренчелекне бирмәде.
-
Тукай безнең күңелләрдә... 26.04.2016

Бүген татар әдәбияты, дөресрәге киң җәмәгатьчелек бөек шагыйребез Габдула Тукайның туган көнен - 130 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бакчабызда ай дәвамында төрле чаралар, конкурс-викториналар үтә торды. Ә бүген барысына йомгак ясап "Тукай безнең күңелләрдә..." кичәсе үтте. Балаларыбыз тагын бер кат Габдулла Тукайның шигырь-әкиятләрен искә төшерделәр, аның әсәрләре буенча язылган мультфильмнар карадылар.
-
"Ел тәрбиячесе - 2016" 22.04.2016

20 - 22нче апрель көннәрендә "Ел тәрбиячесе - 2016" республика конкурсының йомгаклау туры булып үтте. Казан педагогика көллиятендә конкурсның зона этапларында җиңү яулаган 40 тәрбияче көч сынашты. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын, авторлык технологияләрен һәм иҗади эш алымнарын кулланып "Мастер-класс" тәкъдим иттеләр. Жюри тарафыннан иң күп бәя алган 15 тәрбияче финалга үтеп, "Түгәрәк өстәл" артында әңгәгмә корып беренчелек өчен көрәште. Бакчабыз тәрбиячесе Лилия Фәрит кызы Хисматуллиина лауреатлар исемлегендә. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Киләчәктә дә зур уңышлар, һөнәри үрләр телибез.








