Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423761, РТ, Актанышский район, с. Казкеево, ул. Первомайская, д.2а |
| Телефон: | +7(855)-523-12-96 |
| E-Mail: | Skazk.Akt@.tatar.ru 0322000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Казкеевская НОШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 7 учащихся / 7 укучы |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 укытучы |
Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе " - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
МЧС вәкилләре белән очрашу.Встреча с представителями МЧС. 02.09.2022

02 сентября 2022 года в школе прошла встреча учеников сотрудниками пожарной охраны. Сотрудники пожарной охраны рассказали ребятам, какие правила безопасности нужно соблюдать, чтобы предотвратить возникновение пожара и чрезвычайной ситуации, и как следует себя вести в случае пожара и ЧС. Детям также напомнили номера телефонов вызова экстренных служб. ///
2022 елның 02 сентябрендә мәктәптә янгын сагы хезмәткәрләре белән укучылар очрашуы узды. Янгын сагы хезмәткәрләре балаларга янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген, гадәттән тыш хәл булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләделәр. Шулай ук балаларга ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның телефон номерлары да искә төшерелде.
Бүген мәктәптә бик кызыклы һәм файдалы очрашу булды.Укучылар белән МЧС вәкилләре куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә уздырдылар.Саклану чаралары турында аңлаттылар.
-
Белем бәйрәме белән!С днём Знаний 01.09.2022

Менә Белем көне дә килеп җитте. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгы, ә кемдер өчен ул чираттагы. Һәрбер кеше өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм. Сезне, кадерле укучылар, котларга рөхсәт итегез: белемгә таба юлыгызны лаеклы итеп, кыю үтәргә язсын. Ә яраткан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез сезне дөрес юлга бастырырлар һәм ярдәм итәрләр.
И вот настал День знаний. Для кого-то он первый, для кого-то последний, а для кого-то следующий. Для каждого человека это праздник, который открывает двери к новым открытиям и возможностям. Дорогие ученики: пусть ваш путь к знаниям пройдет достойно и смело. А любимые учителя и родители направят вас на правильный путь и поддержат.
-
Бәйрәм белән! 30.08.2022

Татарстан халкын Республика көне белән котлыйбыз!
-
Урам бәйрәме 27.08.2022

Мәктәп укучыларының күбесе Колхоз урамында яшиләр булып чыкты.Урам бәйрәмендә бик актив катнаштык.
-
Обучающий семинар для учителей начальных классов и старших воспитателей ДОУ/Эшлекле семинар 08.08.2022

-
Яңа уку елына бурычлар. 17.06.2022

17 июнь көнне Актаныш муниципаль районы башлангыч сыйныф укытучыларының август конференциясе кысаларында район секция утырышы узды. 2021-2022 уку елына йомгак, алдагы уку елына бурычлар билгелэнде. 2022 елның 1 сентябреннэн керәчәк яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларының үзенчәлекләре, эчтәлеге, эш программалары, заманча уку дәресе, укучыларда финанс грамоталылыгы тәрбияләү, язма,телдән сөйләм телен үстерүдә логопедик уеннар белән таныштырылды, дислексия, дисграфияне профилактикалау дигән темаларга чыгышлар тыңланды. " Белем чишмәсе" методик эшкәртмәсен тәкъдир итү булды. Киңэшмэне Актаныш районы мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү буенча методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды. Секция эше бик эшлекле һәм нэтиҗәле булды.
-
Халыкара балаларны яклау көне//Международный день защиты детей. 01.06.2022

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!
В первый день лета Земля отмечает один из самых красивых и ярких праздников-Международный день защиты детей. Дети-это весь смысл нашей жизни и источник вдохновения. Родители, детский сад, школа и общество в целом обязаны, чтобы дети росли добрыми, человечными и, самое главное, здоровыми. Мы безмерно гордимся успехами наших детей, защищавших честь района на различных конкурсах, олимпиадах и спортивных соревнованиях. Дорогие дети, растите здоровыми, умными, образованными и добрыми! Вы - наше будущее, наша светлая надежда!
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме./Последний звонок 26.05.2022

Бүген мәктәптә 4 нче сыйныфлар өчен соңгы мәртәбә кыңгырау чыңлады. Балалар, алдагы уку елыннан сезне яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа укытучылар, яңа фәннәр көтә. Үзегезне бары тик яхшы яктан күрсәтеп, куелган билгеләрне аклап, бер- берегезгә терәк булып, бүгенгедәй дус булып калуыгызны телибез.
Сегодня в школе прозвенел последний звонок для 4-х классов. Ребята, со следующего учебного года вас ждет новая школа, новые друзья, новые учителя, новые предметы. Мы хотим, чтобы вы проявили себя с лучшей стороны, стали опорой друг для друга. -
Сак булыгыз- талпан! Осторожно-клещи! 21.05.2022

Татарстанда талпаннарның активлык сезоны башланды. Талпаннар ни белән куркыныч, алардан ничек сакланырга һәм урман бете тешләгән очракта яныгызда табиб булмаганда ни эшләргә кирәк?- дигән сорауларга җавап бирдек.
Табигатькә ял итәргә чыкканда, язгы кыр эшләре вакытында талпаннардан саклану чаралары турында онытмагыз! Тиешенчә киенергә, ягъни талпан тәнгә кадалмаслык булырга тиеш, махсус сиптергеч препаратлар кулланырга мөмкин. Махсус костюм булмаган очракта, чалбар аяк кием яки тыгыз резинкалы носки эченә тыгылган булырга тиеш. Өс киеме чалбар эченә кертелгән, ә җиңнәреозын, төймәләнгән, я тыгыз булып тәнгә тиеп торырга тиеш. Башны, муенны тулсынча каплый торган баш киеме (мәсәлән, капюшон яки яка эченә кертеп бәйләнгән яулык) булырга тиеш. Кием ачык төстә булса, анда талпаннар яхшырак күренәчәк.
Талпан узенең корбанын чирәмдә көтеп тора. Кайберәүләр аны агачтан сикерә дип ялгыша. Талпан һәрчак астан өскә үрмәли. Кием аша тәнгә керер урын тапканчы менә.
Исегездә тотыгыз!Талпаннарның кадалу очрагын киметү өчен һәр 1,5-2 сәгать саен үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең киемен, тәнен карап күзәтеп торырга кирәк. Гадәттә талпаннар тэннең йомшак һәм тире юка булган өлешенә кадалырга яраталар. Шуңа да күбрәк колак арты, баш-муен, култык асты, бот, эч тирәлэрендә кадалу күзәтелә.
Выезжая на природу отдыхать,во время весенне-полевых работ не забывайте о средствах защиты от клещей! Одеваться надлежащим образом, то есть не допускать попадания клеща на тело, можно использовать специальные спреи. При отсутствии специального костюма брюки должны быть заправлены в обувь или носки с плотной резинкой. Верхняя одежда должна быть заправлена в брюки, а рукава застегнуты, застегнуты или плотно прилегать к телу. Обязательно должен быть головной убор, полностью закрывающий голову и шею (например, капюшон или платок с воротником). Если одежда яркого цвета, то клещи на ней будут лучше заметны. Клещ поджидает свою жертву на траве. Некоторые ошибочно считают, что он прыгнул с дерева. Клещи всегда ползают снизу вверх. Поднимайтесь через одежду, пока не найдете вход в тело. Помните!Чтобы снизить вероятность заражения клещами, необходимо каждые 1,5-2 часа следить за собой и своим товарищем по одежде, за своим телом. Обычно клещи любят укусить мягкую и тонкую часть тела.
-
Экояз-22 Эковесна-22 20.05.2022

Районны яшелләндерү, ямьләндерү максатыннан агач буяу өмәсендә катнаштык.
С целью озеленения и благоустройства района приняли участие в субботнике по обработки деревьев










