Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423761, РТ, Актанышский район, с. Казкеево, ул. Первомайская, д.2а |
| Телефон: | +7(855)-523-12-96 |
| E-Mail: | Skazk.Akt@.tatar.ru 0322000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Казкеевская НОШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 7 учащихся / 7 укучы |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 укытучы |
Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе " - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бөек Җиңүнен 77еллыгын каршылап.77 годовщина Великой Победы. 08.05.2022

8 май көнне безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Бәйрәм укучылар белән берлектә әзерләгән бәйрәм концерты белән үрелеп барды. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.Ахырдан барыбыз да солдат боткасыннан авыз иттек.
8 мая в нашем селе прошел митинг, посвященный Дню Победы. В нем приняли участие учащиеся нашей школы, ветераны тыла, учителя и гости. Праздник продолжился праздничным концертом, подготовленным совместно с учащимися, возложением цветов к памятнику погибшим в Великой Отечественной войне и минутой молчания в их память.
-
"Эрудит"җиңүчеләре //Победители олимпиады"Эрудит" 04.05.2022

Республика олимпиада үзәге үткәргән 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән "Эрудит" олимпиадасында безнең мәктәп укучылары да катнашты.2 нче сыйныф укучылары Зарипова Алсу,Ханнанов Денис җиңүче булдылар.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.Аларга зур уңышлар телибез!
В олимпиаде "Эрудит" по математике для учащихся 1-6 классов, проводимой республиканским олимпиадным центром, приняли участие и учащиеся нашей школы. Ученики 2 класса Зарипова Алсу,Ханнанов Денис стали победителями.Молодцы! Желаем им дальнейших успехов!
-
Халкыбызның язгы бәйрәмнәре//Народные гуляния 30.04.2022

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Элекке гореф- гадәт буенча без дә балалар бакчасы белән берлектә йомырка җыю оештырдык. Җыелган йомыркадан повар апабыз тиз арада тәмле коймак пешереп безне сыйлады.
Карга боткасы — большой деревенский праздник. Начинается он рано утром, когда деревенские мальчики начинают с закличками обходить дома и собирать ингредиенты для каши — крупы, сахар, соль, масло, яйца, молоко (а сейчас даже макаронные изделия). Все это складывается в единый мешок. Тех, кто поделился, задабривают комплиментами и приятными словами.
-
Азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларының район семинарында//Семинар учителей начальных классов в малокомплектной школе 28.04.2022

Бүген ,28 нче апрель көнне Чөгәнә-мәктәп -бакчасында "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинарында катнаштык.
Семинар 3 нче сыйныфта Солтанова Люзия Рәхимҗановнаның математика дәресе белән башланып китте. 4 нче сыйныфлар җитәкчесе Хамматуллина Лилия Илдаровна 3-4 сыйныфлар арасында "Көчле звено" интеллектуаль уенын үткәрде. Чарада укучылар гыйлемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, үзләренең һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирүләрен, үз фикерләрен дәлилли белүләрен, сөйләм теле осталыкларын күрсәттеләр.
Г.Тукайның туган көненә багышланган "Күл буена килсәгез" дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр. Чара музыкаль бизәлеш, сәхнә киемнәре, сәнгатьле сөйләм, сәхнә бизәлеше белән баетылган иде. Чара шигырь сөйләү, җыр җырлау белән бергә укучыларга экологик тәрбия бирүче чара буларак отышлы булды. Кичәне оештыручы - Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакча тәрбиячесе Солтанова Ләлә Илфар кызы.
Семинарның икенче өлеше "Түгәрәк өстәл" артында "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына дәвам итте. Киңәшмәне Актаныш районы Мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды. Әңгәмә барышында дәресләргә үзанализ, анализ ясалды, фикерләр-тәкъдимнәр әйтелде. Семинар-киңәшмә бик эшлекле һәм нәтиҗәле булды.Сегодня, 28 апреля, мы участвовали в районном семинаре учителей начальных классов малокомплектных школ Актанышского муниципального района на тему "Преемственность между детским садом и начальной школой". .Семинар начался в 3 классе с урока математики Султановой Люзии Рахимзяновны. Учитель 4 класса Хамматуллина Лилия Ильдаровна провела интеллектуальную игру «Сильное звено» между учащимися 3-4 классов. На мероприятии ученики не только продемонстрировали свои знания, но и оценили свою работу и работу своих сверстников. Учащиеся показали литературно-музыкальный вечер, посвященный ко дню рождения Г. Тукая «Если ты придешь на озеро». Мероприятие прошло с успехом, так же как и экологическое образовательное мероприятие для учеников. Организатор праздника – Ляля Ильфаровна Султанова, воспитательница Чуганаковской начальной школы-детского сада..После второй части семинара состоялся круглый стол на тему «Преемственность между детским садом и начальной школой»под руководством Имамовой Розы Асгатовны, методиста начальных школ Актанышского районного отдела образования. В ходе беседы были проанализированы уроки и мероприятия. Семинар прошел очень продуктивно и результативно.
-
Тукай безнең күңелләрдә.//Тукай в наших сердцах. 26.04.2022

Татарның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен быел да бик зурлап билгеләп үттек.Әкиятләрен сәхнәләштердек,шигырьләрен ятладык,иллюстрацияләр ясадык".Шигъри алан"да кунакта булдык.Тукай эзләре буйлап читтән торып сәяхәт иттек.Мультфильмнар карадык.Без Тукаебыз белән горурланабыз.В день рождения Г.Тукая мы ещё раз окунулись в мир сказок,прошлись по следам великого поэта.Побывали артистами.Мы любим поэзию Тукая и гордимся.
-
Единый день поднятия государственного флага России.Россия флагын күтәрү көне 25.04.2022

Бүген,25 апрель- Россия флагын күтәрү көне уңаеннан ,кадет мәктәбе оештырган тантаналы линейкада катнаштык. Бу традиция укучыларда туган илгә карата горурлык хисе тәрбияли.Подъём флага РФ является традицией,которая способствует формированию чувства патриотизма обучающихся.
-
Интеллект конкурсы // Конкурс "Интеллект" 21.04.2022

2 сыйныф укучысы Ханнанов Денис , мәктәп этабында җинү яулап, "Интеллект" проектлар конкурсында чыгыш ясады.Нәтиҗәләрне көтәбез.
Ученик 2 класса Ханнанов Денис принял участие на конкурсе проектов "Интеллект".
-
Экояз - 22.Эковесна - 22. 16.04.2022

Чисталык айлыгы кысаларында укучылар белән мәктәп яны территориясе чистартылды.Җир -анабызны саклыйк һәм яклыйк!
В рамках месячника был провёдён субботник.Вместе с учащимися очистили территорию вокруг школы от твёрдых отходов.Мы знаем,что охранять природу,значит охранять Родину.
-
Шахмат ярышы.Соревнования по шахматам. 15.04.2022

Бүген мәктәп күләмендә шахмат ярышы булып узды.3 класс укучысы Абзаева Алсу -2 урында.4 сыйныф укучысы Лайпанов Минтимер җиңүчек булды.Котлыйбыз!
Сегоддня в школе был проведён турнир по шахматам.Победителем стал ученик 4 класса Лайпанов Минтимер.Абзаева Алсу (3 класс)заняла 2 место.Желаем дальнейших успехов!
-
Тукайны искә алу.День памяти Г.Тукая 15.04.2022

15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. Һәр ел саен 15 апрель көнне Казанда Яңа татар бистәсе зиратындагы Г. Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына.
15 апреля во всем мире отмечается День памяти народного поэта Татарстана Габдуллы Тукая. В 1913 году в этот день сердце поэта перестало биться. Каждый год 15 апреля в Казани на кладбище новой татарской слободы возлагаются цветы к могиле Г. Тукая, совершается молитва в духе великого татарского поэта










