Структурное подразделение Азякульская начальная школа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» Актанышского муниципального района/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Әҗәкүл башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(855)-523-23-96 |
| E-Mail: | SAzakul.Akt@edu.tatar.ru, 0383000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Азякульская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 9 учащихся/ 9 укучы |
| У нас учат: | 2 педагога/2 педагог |
Структурное подразделение Азякульская начальная школа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» Актанышского муниципального района/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Әҗәкүл башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе " - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Өмә/Субботник 06.05.2021

1 нче мәктәп белән бергә Сабантуй җирен чистартуда катнаштык.
Вместе со школой № 1 мы участвовали в уборке участка Сабантуя.
-
Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына/Путешествие в царство правил дорожного движения 29.04.2021

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту;светофор белән таныштыру;алган белемнәрен куллануларына ирешү максатыннан 5 санлы балалар бакчасысы әзерләгән "Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" дигән шөгыльдә катнаштык.
В целях формирования интереса к изучению правил дорожного движения;ознакомления со светофором;использования полученных знаний приняли участие в занятии "Путешествие в царство правил дорожного движения", подготовленном детским садом № 5.
-
Күңелем Тукай белән сөйләшә/Моя душа разговаривает с Тукаем 28.04.2021

Китапханәче Дилара апа балалар белән "Күңелем Тукай белән сөйләшә" дигән бик матур чара үткәрде. Балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, көйгә салып җырладылар, сәхнәләштерделәр. Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышып белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.
Библиотекарь Актанышского сельского поселения провела с детьми мероприятие "Душа моя разговаривает с Тукаем". Дети читали стихи Г. Тукая, пели песни, ознакомились выставкой книг.
-
Чыршылар утырттык./Посадили ели. 27.04.2021

5 санлы балалар бакчасы коллективы белән берлектә чыршы үсентеләре утырттык. Алар матур булып үсеп безне сөендереп торырлар.
Вместе с коллективом детского сада № 5 посадили саженцы ели. Они вырастут красивыми и будут радовать нас.
-
Тукай мәңге безнең белән/Тукай всегда с нами. 26.04.2021

5 нче санлы балалар бакчасы әзерләгән Г.Тукайга багышланган чарада Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны,укучыларны якыннанрак таныштыру;сөекле Тукаебызны искә алу нисбәтеннән, шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, әкиятләрен сәхнәләштерү; Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар катнашында ачык чара үтте.
Чара “Тукай маршы” белән башланып китте. ”Туган тел”, “Әллүки” дигән җырлар тыңланылды. Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады. Кунак булып килгән Су анасы белән Шүрәле чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Чарада катнашкан һәрбер бала “Тукай эзләреннән үтү – үзе бер гомер, аның иҗаты алдында баш ию – үзе бер бәхет” икәнен аңлады.
Мероприятие началось с "марша Тукая". Прозвучали песни” Туган тел“,” Аллуки". В детском исполнении прозвучали стихи Габдуллы Тукая. Пришедшая в гости Су анасы и Шурале еще больше украсили праздник. Каждый участник мероприятия понял, что” идти по стопам Тукая – это одна жизнь, преклоняться перед его творчеством – это одно счастье".
-
Экояз/эковесна 24.04.2021

Бүген без бердәм булып өмәгә чыктык. Авылыбызның күл, елга буйларын, юл читләрен чүп- чарлардан арындырдык. Бердәм булып, планетабызны тагын да чистарак итик, дигән девиз астында эшләдек.
Сегодня мы вышли на субботник. Очистили от мусора берега озер, рек, обочины дорог. Мы работали под девизом"Сделаем нашу планету чище".
-
Өмә/Субботник 22.04.2021

Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала. Шушыларны истә тотып мәктәптә экологик өмә үткәрелде. Мәктәп тирәсе укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды. Күз ачып йомганчы территориябез кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды.Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!
Охрана окружающей среды-общая задача всех нас. А это начинается с дома, улицы и деревни, где мы живем. Значит, каждый из нас может внести свой вклад в решение экологических проблем мира. С учетом этого в школе был проведен экологический субботник. Вокруг школы были слышны радостные голоса учащихся. Территория школы был очищен от сухих листьев, который зимой выходит из-под снега.Этот субботник будет не первым и не последним!
-
Бүген — Халыкара җир көне/Международный День Земли 22.04.2021

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Мәктәбебезнең 1-4 сыйныф укучылары катнашында Халыкара җир көне уңаеннан “Табигать һәм Кеше” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Кечкенә тылсымлы шар – глобус күрсәтүдән башланды, балалар аннан диңгез, океан, урман, далаларны таптылар, аннан соң бу датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Сөйләшү әкрен генә бик мөһим һәм актуаль проблемага – ничек итеп табигать байлыкларын саклауга үзеңнең шәхси өлешеңне кертеп булуга күчте. Укучылар мавыгып агач утыртулары, әтиләр-әниләре белән сыерчык оялары ясаулары, мәктәп һәм үз йорт тирәләрен җыештыруларытурында сөйләделәр. Ял минутында “Яхшыһәмначар” дип аталган уен уйнадылар, Җир-анабызның байлыкларына карата нинди гамәлләр әйбәт, ә ниндиләре начар икәнен билгеләделәр.Сөйләгәннәргә йомгак ясап, балалар җирне әниләр белән юкка гына чагыштырмаулары хакында әйттеләр, чөнки ул безне җылыта, ашата, эчертә, сәламәтлегезне кайгырта. Һәм без дә, үз чиратыбызда, аның алдында җаваплылык тоярга тиешбез.
День Земли отмечается во всех странах 22 апреля. Это праздник чистой воды, земли и воздуха. В честь Международного Дня Земли с участием учащихся 1-4 классов нашей школы была проведена беседа “природа и человек”. Все началось с показа маленького волшебного шара – глобуса, из которого дети узнавали моря, океаны, леса, степи, а затем знакомили с историей возникновения этой даты. Разговор постепенно перешел к очень важной и актуальной проблеме – как внести свой личный вклад в сохранение природных богатств. Ученики с увлечением рассказывали о том, как сажают деревья, делают с родителями скворечники, убирают территорию вокруг школы и собственного дома. В минуту отдыха играли в игру под названием” К добру", определяли, какие поступки хороши, а какие плохи.Подводя итоги сказанного, ребята сказали, что не зря землю сравнивают с матерями, ведь она нас согревает, кормит, пьет, заботится о вашем здоровье. И мы, в свою очередь, должны нести перед ним ответственность.
-
Музейга сәяхәт 13.04.2021

Чөгәнә авылы клубында урнашкан музейга бардык. Андагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп музейда урыннарын алганнар. Әби- бабаларыбызның үз куллары белән эшләгән эш кораллары, көнкүрештә кулланыла торган агач савыт- сабалар, чигелгән тегелгән кул эшләре. һ.б . экспонатларны кызыксынып карадык.
Мы посетили музей, расположенный в Чуганаковском сельском клубе. Экспонаты заняли свое место в музее, пройдя по очень длинным дорогам, через множество рук. У наших бабушек и дедушек были инструменты ручной работы, деревянные посуды, используемая в быту, и др. Мы с интересом осмотрели экспонаты.
-
ВПР по математике 12.04.2021

Бүген 4 класс укучылары математикадан бөтенроссия тикшерү эшләре эшләделәр.
Сегодня учащиеся 4 класса выполнили всероссийскую проверочную работу по математике.











