Структурное подразделение Азякульская начальная школа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» Актанышского муниципального района/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Әҗәкүл башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(855)-523-23-96 |
| E-Mail: | SAzakul.Akt@edu.tatar.ru, 0383000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Азякульская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 9 учащихся/ 9 укучы |
| У нас учат: | 2 педагога/2 педагог |
Структурное подразделение Азякульская начальная школа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» Актанышского муниципального района/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Әҗәкүл башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе " - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Космонавтика көне уңаеннан/В связи с Днем космонавтики 12.04.2021

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды. Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды. Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора. Безнең мәктәптә дә космонавтик көне буенча укучылар белән әнгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы презентация каралды. Балаларга бик ошады.
12 апреля, День космонавтики, памятная дата в истории человечества. В этот день был совершен первый полет человека в космос. Юрий Гагарин... Храбрый рыцарь космоса, прославленный Сын Отечества. За короткое время поднялся на Луну, исследовал все планеты Солнечной системы, но первый полет был тяжелым и опасным.12 апреля 1961 года. Эта дата навсегда вошла в историю человечества. Ранней весной мощная ракета вывела на орбиту первый в истории космический корабль “Восток” с первым космонавтом Земли – гражданином Советского Союза Юрием Гагариным на борту. Первый космический полет продолжался 108 минут. В наши дни, когда на орбитальных космических станциях совершается множество экспедиций, она кажется короткой. Однако каждая из этих минут является открытием неизвестного. В нашей школе также была проведена беседа с учащимися по случаю Дня космонавтики, а также презентация на эту тему. Детям очень понравилось.
-
Өмә/Субботник 11.04.2021

Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарыбыз өчен куелган һәйкәл янын җыештыруда катнаштык.
Участвовал в субботнике по уборке памятника погибшим в Великой Отечественной войне.
-
12 апрель- Космонавтика көне/12 апреля- День Космонавтики 10.04.2021

1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды. Шул уңайдан Актанышбаш китапханәчесе Хакимова Дилара апа балалар белән бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Һәм укучылар ясаган рәсемнәрдзн күргәзмә оештырылды.
12 апреля 1961 года. Эта дата навсегда вошла в историю человечества. Ранней весной мощная ракета вывела на орбиту первый в истории космический корабль “Восток” с первым космонавтом Земли – гражданином Советского Союза Юрием Гагариным на борту. В связи с этим библиотекарь провела содержательную беседу с детьми. Также была организована выставка рисунков детей.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз./ Птицы- наши друзья 10.04.2021

Укучыларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән укучыларның белемнәрен арттыру; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү максатыннан китапханәче Дилара апа әңгәмә үткәрде. Һәм балалар ул биргән викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.
В целях укрепления знаний учащихся о пользе птиц, бережного отношения к птицам в разные сезоны года; повышения осведомленности учащихся об интересных фактах из жизни птиц; воспитания любви и ответственности к природе и птицам библиотекарь провела беседу. И дети отвечали на вопросы викторины, загадывали загадки.
-
"Илһам канатында" яшь язучылар бәйгесе 08.04.2021

Лениногорск шәһәрендә уздырылган Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган "Илһам канатында" бәйгесендә 3 сыйныф укучысы Яппарова Ләйлә катнашып 3 урынны яулады.
Ученица 3 класса Яппарова Лейла заняла 3 место в конкурсе, посвященном 135-летию со дня рождения Г. Тукая в г. Лениногорске.
-
Халыкара кошлар көне./Международный день птиц. 01.04.2021

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгате, викторина, рәсем конкурслары үткәрелде.
В целях углубления знаний учащихся о птицах, обучения распознанию зимующих и перелетных птиц в наших краях, разъяснения их значения в ликвидации вредителей сельского хозяйства, развития мышления, бережного отношения и заботы о наших пернатых друзьях были проведены воспитательный час, викторина, конкурс рисунков.
-
1 класска кабул итү/Прием в 1 класс 28.03.2021

1 сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала
1 апрель 2021 ел.
Хөрмәтле ата-аналар һәм булачак беренче сыйныф укучыларының законлы вәкилләре!
Ата-аналардан гаризалар бирү вакыты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында» 02.09.2020 ел, №458 боерыгы белән билгеләнгән.
Гаризалар түбәндәге срокларда кабул ителә:
- мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче сыйныфка керү хокукы булган балалар өчен-2021 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр;
- мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен (буш урыннарга күчерелә) – 2021 елның 6 июленнән 5 сентябренә кадәр.
Приемная кампания по зачислению в 1 класс стартует
1 апреля 2021года.
Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Минпросвещения РФ от 02.09.2020г. №458 « Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования».
Заявления принимаются в следующие сроки:
- для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для имеющих преимущественное право зачисления в первый класс – с 1 апреля по 30 июня 2021 года;
- для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (зачисляются на свободные места) – 6 июля по 5 сентября 2021 года.
-
Педагогик киңәшмә/Педсовет 22.03.2021

Сегодня, 22 марта, в актовом зале школы состоялся педагогический совет. Были подведены итоги III четверти и поставлены задачи на IV четверть
Буген, 22 март көнне, мәктәпнең актлар залында педагогик совет узды. Өченче чиреккә йомгак ясалды һәм дүртенче чиреккә бурычлар куелды.
-
8 Март-Халыкара хатын- кызлар көне/8 Марта-Международный женский день 07.03.2021

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан авылыбыз клубында бәйрәм үткәрдек. Балаларның матур итеп шигырь сөйләүләрен, җырлауларын, биюләрен әниләр һәм килгән кунаклар җылы кабул иттеләр. Балалар әниләренә, дәү әниләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.Наступил первый месяц весны-март. Самый красивый праздник этого месяца — Международный женский день. В связи с этим в сельском клубе провели праздник. Мамы и гости тепло приняли стихи, песни, танцы детей. Дети вручили мамам и бабушкам подарки, сделанные своими руками.
-
Күргәзмә/Выставка 07.03.2021

Бәйрәмдә әниләрнең, дәү әниләрнең, балаларның үз куллары белән эшләгән кул эшләренә күргәзмә оештырылды. На празднике была организована выставка поделок, сделанные своими руками мам, бабушек и детей.











