Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, д. Чуганаково,ул.Центральная д.24 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Schugana.Akt@tatar.ru 0396000583@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Чуганаковская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 7 учащихся/7 укучы; 11воспитанников детского сада/11балалар бакчасында тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 2 педагога/2 укытучы и 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Каникуллар! 31.10.2020

Укучыларны көзге каникулга җибәрер алдыннан куркынычсызлык буенча инструктажлар уздырылды.
-
"Көзге матурлык" күргәзмәсе. 27.10.2020

Бүген мәктәп-бакчабызда көз аен озатуга багышланган "Көзге матурлык күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәгә мәктәп укучылары бик матур итеп үз куллары белән ясап бик күп эшләнмәләр алып килгәннәр иде.
-
"Көзге матурлык "күргәзмәсендә җиңүчеләребез 27.10.2020

Көз аен озатуга багышланган "Көзге матурлык " күргәзмәсендә 4 класс укучысы Якупова Диана һәм 2 класс укучысы Хәмитов Илшат мактаулы 1 урыннарны алдылар. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Минимумнар тапшыру башланды. 26.10.2020

Укучыларның белем бирү минимумын үзләштерүләренең тиешле дәрәҗәсенә ирешү максатыннан, мәктәп-бакчабызда 2020-2021 уку елының 1 чиреге өчен белем бирү минимумын эшләрен башладык.
-
Ата-аналар җыелышы .
21.10.2020
Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта барлык ата-аналар да катнашты. Җыелышның көн тәртибендә " Гаиләдә балаларны дөрес тәрбияләү" темасы буенча фикер алышулар булды.Шулай ук җыелышта 1 мәктәп директоры Гарипов Даниал Дәниф улы да катнашты. Ул ата-аналар белән танышты һәм аларга үзенең киңәшләрен җиткерде.
-
Поварлар көне белән! 20.10.2020

Бүген мәктәп-бакчабызда эшләүче повар кызларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!Аларга киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
Өмәдә катнаштык. 16.10.2020

Бүген мәктәп-бакча коллективы белән дәресләрдән сон өмәгә чыктык. Үзебезнең территорияне көзге яфраклардан чистарттык.
-
Туган көнегез белән! 11.10.2020

Бүген хезмәттәшебез, Шәрипова Айгөлне, туган көне белән котлыйбыз! Гаилә иминлеге, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
-
Газета-журналларга язылу башланды. 11.10.2020

Газета-журналларга язылу башланды.Мәктәбебез коллективын да газета-журналларга актив язылырга чакырып калабыз.
-
Татарстан кроссы-2020 10.10.2020

Бүген авылыбыда Бөтенроссия йөгерү кысаларында "Татарстан кроссы-2020" уздырылды. Безнең мәктәп коллективы да бу кросста актив ккатнашты.Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!








