Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, д. Чуганаково,ул.Центральная д.24 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Schugana.Akt@tatar.ru 0396000583@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Чуганаковская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 7 учащихся/7 укучы; 11воспитанников детского сада/11балалар бакчасында тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 2 педагога/2 укытучы и 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Всемирный день зрения!Бөтендөнья күрү көне!
08.10.2020
Всемирный день зрения отмечается ежегодно в октябре. В 2020 году эта дата приходится на 8 октября. День зрения посвящен проблеме слепоты, нарушений зрения и реабилитации людей, страдающих от данных заболеваний. В рамках данного праздника в школе была проведена беседа "Как сохранить зрение" . Ребята узнали, что у людей имеется 5 органов чувств, но самым информативным является зрение. 90% информации люди получают в виде картинок, поэтому очень важно регулярно выполнять зарядку для глаз и беречь свои органы зрения!
Бөтендөнья күрү көне ел саен октябрь аенда билгеләп үтелә. 2020 нче елда бу дата 8 нче октябрьгә туры килә. Күрү көне сукырлык, күрү сәләте бозылу һәм әлеге авырулардан интеккән кешеләрне реабилитацияләү проблемасына багышланган. Әлеге бәйрәм кысаларында мәктәбебездә "Күрү сәләтен ничек сакларга" дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар 5 хис органы барлыгын белделәр, әмма иң информатив булып күрү сәләте тора. 90% мәгълүматны кешеләр картиналар рәвешендә ала, шуңа күрә даими рәвештә күзләргә күнегүләр ясау һәм күрү органнарын саклау бик мөһим.
-
Туклану буенча кайнар линия телефоны. 07.10.2020

Туклану буенча кайнар линия телефоны эшли. 8-800-200-3411
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2020

Үз гомерен иң фидакарь эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.
Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!
-
26 сентябрь-Бердәм агач утырту көне! 26.09.2020

Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач-куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйныйлар.Бу акциягә безнең мәктәп коллективы да кушылды.ПМК 4 оешмасы җитәкчесе Шәяхмәтов Асыл абый безгә чыршы, каен, миләш агачлары үсентесе алып килеп бирде. Без ул алып килгән агач үсентеләрен үзебезнең мәктәп территориясенә утырттык.
-
Агач үсентеләре утырттык! 26.09.2020

-
Татарча диктант! 24.09.2020

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә узачак.
Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акция онлайн форматта узачак. Шулай ук санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта мәктәбебездә дә җыеп булачак.
Чарада катнашырга теләк белдерүчеләргә www.diktant.tatar сайтында регистрация үтәргә кирәк.
„ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак
Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты.
-
Педсовет.
04.09.2020
Актаныш 1 санлы урта мәктәбендә педсоветта катнаштык.Яңа уку елына бурычлар һәм максатлар кабул ителде.В Актанышской СОШ № 1 приняли участие в педсовете. Принято решение на новый учебный год.
-
Яңа мәктәп-бакча ачылды. 30.08.2020

Бүген безнең иң шатлыклы көнебез.Бездә яңа мәктәп-бакча ачылды.
-
Россия флагы көне.День Государственного флага РФ
22.08.2020
22 августа отмечается День Государственного флага РФ по указу президента .В этом году он посвящается к 75- летию Победы.
-
Август конференциясе
18.08.2020
Август конференциясендә
Мәктәп-бакча мөдире Сабирзянова Эльвира Әхнәф кызы "Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар әзерләүдә мәгариф системасы алдында куелган бурычлар" темасы астында үткәрелгән конференциядә катнашты.








