Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, д. Чуганаково,ул.Центральная д.24 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Schugana.Akt@tatar.ru 0396000583@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Чуганаковская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 7 учащихся/7 укучы; 11воспитанников детского сада/11балалар бакчасында тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 2 педагога/2 укытучы и 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
1 апрель-көлке көне. 01.04.2019

Көлү ул бик яхшы физик көч сарыф итү дә. көлгәндә мускуллар активрак эшли. Табиблар раславынча, көлгән вакытта баш мие. йөрәк. үпкә, бавыр киеренке эшләп ала һәм, шул сәбәпле. аларның эшчәнлеге әйбәтләнә, иммун системасы яхшыра. Кеше тәүлек дәвамында 17 минут көлә икән, бу аны инфаркттан саклый һәм гомерен озайта.
-
4 чирек башланды. 01.04.2019

Бүгеннән барлык мәктәпләрдә дә уку елының соңгы чиреге башланып китте. Укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
1 апрель-кошлар көне. 01.04.2019

1 апрель -кошлар көне. Кошлар безнең дусларыбыз! Аларга оялар ясыйк, җимнәр сибик.
-
«Президент көндәлеге» проекты старт алды. 01.04.2019
Татарстанда «Президент көндәлеге» проекты старт алды. Әлеге көндәлеккә укуда алдынгы һәр бала ия булырга мөмкин. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган була. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Һәр укучының дүртенче чирек ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган Президент көндәлегенә ия булу мөмкинлеге бар. Әлеге көндәлекне Казан Кремлендә тантаналы төстә тапшырачаклар», - диелә хәбәрдә.Мондый көндәлекне алу өчен 19 майга кадәр «Комсомольская правда» газетасы редакциясенә үзеңнең уку алдынгы икәнлегеңне раслаучы дәлилләр (электрон көндәлекләрнең скриншотларын яки кәгазь көндәлек битләренең фото/сканнарын) җибәрергә кирәк.Газета редакциясе барлык фәннәр буенча дүртенче чирек дәвамында алынган «5»ле билгеләренең гомуми санын исәпләп чыгарачак.Чирек дәвамында иң күп «5»ле алган укучылар җиңүче дип табылачак. -
Санминимум укулары. 26.03.2019

Бүген мәктәбебезнең повары Рөстәмова Гөлшат техникум базасында санпэд укуларында укып кайтты.
-
Язгы каникуллар башланды. 25.03.2019

Укучыларның көтеп алган язгы каникуллары башланды.
-
Котлыйбыз!
25.03.2019
Укытучы Солтанова Л.Р. герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган класс сәгате эшкәртмәләре конкурсында катнашып 3 урынга лаек булды.
-
3 чирекне йомгакладык. 23.03.2019

Бүген иң озын 3 енче чирекне йомгакладык.Укуыларга чирек билгеләре аңлатылды.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре. 23.03.2019

Укучыларны язгы каникулга озатканда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып инструктажлар үткәрелде. 4 чиреккә исән-сау булып килүләрен көтеп калабыз.
-
Язгы ташулар вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре. 22.03.2019

Тиздән язгы ташулар башлана. Шул уңайдан укучылар белән әңгәмәләр уздырылды. Яз көне бозның калынлыгы ястык кадәрле булса да , ышанма, бозга кермә! Куркыныч! Шушы төшенчәләрне укучыларның аңлавы иң актуаль мәсьәлә булып тора.








