Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Педагогик киңәшмә/На педсовете 11.05.2022

Балалар иҗат үзәге педагоглары чираттагы педагогик киңәшмәдә катнаштылар.Киңәшмәнең төп темасы булып, проектлар төзү,эшчәнлекне планнаштыру, профессиональ бәйгеләрдә катнашу юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу,фикер алышу торды.
Прошел очередной педсовет на тему "Проектирование.Его место в педагогической деятельности педагога ДО".
-
Җиңү көне белән!/С праздником Победы! 09.05.2022

Бирешмиләр әле
Ә шулай да
Чәчләр ап-ак
Йөзләр талчыккан
Күкрәкләре тулы орден-медаль
Күкрәкләре тулы ярчыклар.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.
-
"Мин Актанышны яратам" бәйгесе/Итоги конкурса 05.05.2022

"Сәнгатьле сүз" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Фәтхетдинова Нәзилә һәм Шәйхелова Гөлинә "Мин Актанышны яратам" шигырь бәйгесенең җиңүчеләре! Җитәкчесе - өстәмә белем бирү педагогы - Газизова Ләйсән Фидаис кызы. Котлыйбыз!
Поздравляем победителей муниципального конкурса "Я люблю Актаныш!" -Н.Фатхутдинову и Г.Шайхелову. Руководитель - педагог ДО Л.Ф.Газизова.
-
Театр айлыгына йомгак ясалды 02.05.2022

"2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы" - кысаларында район үзешчән театр коллективлары бәйгедә көч сынашты.Оешма - предприятиеләр арасында Балалар иҗат үзәге коллективы Г.Ф.Газимҗанованың"Юри - мари - чын катыш" әсәрен сәхнәләштерде.Музыкаль бизәлештә "Стимул" (җитәкчесе - Федорчекко А.А.), "Образ" ( җитәкчесе Госманова Д.Р.),кече яшьтәге балалар белән эшләүче хореограф Муратова М.З. укучылары катнаштылар.Бәйгене йомгаклау этабында хезмәттәшләребез Муллахметова И.М., Солтанова Ф.М. "Иң яхшы башкарылган роль" номинациясендә хөрмәтләнделәр.Әфәрин, булдырдыгыз!
-
1 май - Карга боткасы! 01.05.2022

1 Май - Карга боткасын Актаныш район үзәгендә Балалар иҗат үзәге коллективы еллар дәвамында үткәреп килә. Быел да әкияти бәйрәм тамашасын коллектив мавыктыргыч итеп оештырды.Балалрга бик тә якын булган мультфильм геройлары төрле уеннар,ярышлар оештырды.Бәйрәмдә катнашучылар истәлек бүләкләре алды.Тамашага килгән һәркемтәмле боткадан да авыз итте.
-
"Тарих эзләреннән"бәйгесенә йомгак ясалды. 29.04.2022

Казан шәһәрендә "Тарих эзләреннән" Рәсәйкүләм бәйгесенең йомгаклау этабы үтте.Балалар иҗат үзәгенең "Серле сәнгать" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучысы Шарафуллина Азалия әлеге бәйгедә катнашып, 2 урынга лаек булды.Җиңүчеләр тәбрикләү тантанасында катнаштылар,Г.Тукай музеена сәяхәт кылдылар.Җитәкчесе - өстәмә белем бирү педагогы - Шарипова И.З. Котлыйбыз!
-
С праздником!/Бәйрәм белән! 29.04.2022

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
Поздравляем с первым майским днем, с праздником вдохновенного и созидательного труда! Пусть любое дело, за которое Вы беретесь, доставляет Вам удовольствие и радует своими результатами.Желаем Вам успеха, везения и дружеской поддержки окружающих в любом начинании.
-
Техник иҗат/Техническое творчество 25.04.2022

Казан дәүләт аграр университеты үткәргән яшь уйлап табучылар олимпиадасында «Балалар иҗат үзәге»нең техник иҗат белән шөгыльләнүче укучысы Хөснуллин Данияз республика күләмендә 3 урын алды. Укытучысы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы җитәкчелегендә «Энергетика» юнәлеше буенча проект эше тәкъдим иттеләр.
Данияз Хуснуллин, занимающийся в кружке по техническому творчеству в «Центре детского творчества» занял 3 место на республиканской олимпиаде «Моя малая Родина» среди юных изобретателей. В г. Казани под руководством педагога дополнительного образования Мухамадиева Дильшата Сагитовича защитили проект в номинации «Энергетика». Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Уңышлар телибез!Желаем успехов! 18.04.2022

Татарча көрәш буенча 16 апрельдә Район башлыгы призларына уздырылган ярышта командабыз лаеклы 2 урын яулады. Үз авырлыгында призлы урыннар алган көрәшчеләребез:
1 урын - Шәйхетдинов Сәид
Шәмсиев Ильяс
Гилемов Салават
2 урын - Хөснетдинов Рөстәм
Кашапов Айрат
3 урын - Салихов Рамазан
Гарфиев Данил
Ахметов Илназ
Остазлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.Егетләребезне котлыйбыз!
-
Конкурс «Радужное настроение»/Бәйгегә катнашырга чакырабыз 12.04.2022

Муниципальный экологический конкурсе «Радужное настроение» с целью содействия защите окружающей среды, природы родного края; привития навыков раздельного сбора отходов;выявления и поддержки одаренных и талантливых участников; активизации творческой, познавательной, интеллектуальной инициативы.
/upload/storage/org5202/files/ЭКОЛОГИЧЕСКИЙ КОНКУРС Радужное настроение (1).doc









