Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Җиңү көне белән!/С праздником Победы! 09.05.2021

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да 9 май - Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз!Күкләребез аяз,көннәребез тыныч,елларыбыз имин булсын!
С великим праздником Победы!
-
1 Мая - праздник весны/ 1 Май- Карга боткасы 01.05.2021

Актанышның "Бүләк" аланында район балалары, өлкәннәре һәм кунаклары өчен бик күңелле милли бәйрәм - Карга боткасы оештырылды.Балалар иҗат үзәге педагоглары күңелле сценарий белән барлык бәйрәмгә килүчеләргә кызыклы тамашалар уеннар, ярышлар,бәйрәм концерты бүләк иттеләр.Бәйрәмнең төп кунагы - Кара карга бүләкләр дә алып килгән.Барлык кунаклар карга боткасы белән дә сыйландылар.
На базе "Буляк" педагоги Центра детского творчества организовали и провели праздник 1 Мая - праздник весны и труда.Самое главное- праздник организовали на традициях татарского народа - "Карга боткасы".
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз!/Мы вами гордимся! 28.04.2021

28 апрель көнне Ямалы мәктәбе беренчелеге призларына уздырылган көрәш ярышында Балалар иҗат үзәгенең “Көрәш”түгәрәгендә шөгыльләнүче егетләребез уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
1 урын - Шәмсиев Ильяс ;
2 урын - Гилемов Салават;
3 урын - Рузибоев Тимур.
Әфәрин,егетләр,котлыйбыз!
Остазлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы!
-
Тукай туган көн! 28.04.2021

Бүген Пучы авылында Балалар иҗат үзәгенә караган түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар белән бөек шагыйребезгә багышланган "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган әдәби кичә үтте. Укучылар Габдулла Тукай иҗат иткән әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар, әдипнең шигырьләрен сөйләделәр, кызыклы биремнәр, кроссвордлар чиштеләр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
Соревнования "Безопасное колесо"/"Куркынычсыз көпчәк"ярышлары 23.04.2021

Һәр ел саен балаларны юл йөрү кагыйдәләренә ныграк өйрәтү,иминлек турында белемнәрен тирәнәйтү, техник яктан күнекмәләрен үстерү максатыннан "Куркынычсыз көпчәк" ярышлары үткәрелә.Быелгы ярышлар да Актаныш балалар иҗат үзәге базасында оештырылды.Теоретик белем һәм күнекмәләр белән беррәттән, практик биремнәр,чыгышлар да бәйге нигезләмәсенә керетелгән иде.Гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләре укучылары биш юнәлештә көч һәм белемнәре буенча сынаштылар.
Конкурс "Безопасное колесо" традиционно проходит на базе Центра детского творчества.Учащиеся образовательных организаций соревнуются по пяти направлениям согласно Положению конкурса.Желаем достойных побед!
-
Котлыйбыз! /Поздравляем! 22.04.2021

Балалар иҗат үзәгендә озак еллар "Көрәш" түгәрәге җитәкчесе булып эшләгән өстәмә белем бирү педагогы Садри Әнис Мөхәмәтнур улы Татарстан Республикасының көрәш президиумы рәисе Марат Әхмәтовның "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Внимание: Конкурс "Радужное настроение"! 22.04.2021

Приглашаем всех на экологический конкурс "Радужное настроение". Это -конкурс картин из пластиковых крышек.Участие в Конкурсе является добровольным и бесплатным.
-
Тукай яши безнең күңелләрдә!/Великий поэт Габдулла Тукай! 22.04.2021

Габдулла Тукай кечкенәдән үк моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Тукаебызның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән үк белем алырга, эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, табигатьне сакларга өнди.
Балалар иҗат үзәгендә Г.Тукайның иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе үтте.Балалар әдипнең тормыш юлы,иҗаты белән тирәнтен таныштылар.Г.Тукайның шигырьләрен педагогларның да яттан сөйләве, балаларга аеруча ошады.
Кичәнең темасы буенча тапкырлар,рәссәмнар,нәфис сүз осталары ярышты.Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Г. Тукай очень любил свой родной край, свой народ, свой родной татарский язык. Он написал свои стихи на татарском языке. Его стихотворение «Родной язык» стал гимном всего татарского народа.
-
Конкурс песни на английском/Инглиз телендә җырлыйбыз һәм сөйләшәбез 21.04.2021

"Инлиз телендә җырлыйбыз һәм сөйләшәбез" бәйгесендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары да катнашты.Балалар иҗат үзәге төрле маскалар кигән, төрле образларга кергән балаларның чыгышларыннан гөрләп торды.
На базе МБОУ ДО ЦДТ прошел конкурс песни на английском языке: "Поем и разговариваем по английский"
-
Кошлар -безнең дусларыбыз!/Наши пернатые друзья 15.04.2021

Балалар иҗат үзәгенең "Уйный -уйный өйрәнәбез" һәм "Күңелле инглиз теле" түгәрәкләренә йөрүче балалар белән "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән темага күңел ачу үткәрелде.Бәйрәмгә килгән язның беренче хәбәрчесе Кара карга балаларның тапкырлыкларын,җитезлекләрен сынады.Кошлар турында балалар белемнәрен күрсәттеләр, кошларга кайчан ярдәм кирәклеген, аларны ни өчен яратуларын аңлаттылар. Матур җырлар, шигырьләр һәм биюләр бәйрәмне тагын да истә калырлык итте. Бәйрәм бүләкләр һәм тәмле күчтәнәчләр белән тәмамланды.Өстәмә белем бирү педагоглары Муллахметова И.М. һәм Хасанова Н.Н. балаларга күңелле тамаша бүләк иттеләр.









