Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 01.03.2020

Мамадыш шәһәрендә 27-29 нчы февраль көннәрендә яшьүсмерләр арасында Татартстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш буенча ярышлар үтте.
Үз авырлык үлчәүләрендә җиңү яулаучылар:
1 урын - Фәтхуллин Айнур ;2 урын - Гыйлемов Салават.
Җиңүчеләребезгә Рәсәй беренчелегендә уңышлар теләп калабыз!
Остазлары – Садри А.М.
-
Район үзәге мәктәпләре сәхнә тота. 01.03.2020

1 нче март көнне район үзәге мәктәпләре "Созвездие - Йолдызлык - 2020" фестиваленең район турын зур гала-концерт белән йомгакладылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
I урын - 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе;II урын - 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат;III урын - Актаныш технологик-техникумы. -
"Созвездие -Йолдызлык -2020"фестивалендә балалар бакчалары. 29.02.2020

"Созвездие - Йолдызлык - 2020"фестиваленең район этабы гала-концертлар белән йомгаклана.Эстафета район балалар бакчалары кулында.46 номерны үз эченә алган зур конөерт нәниләрнең иң-иң осталарын,сәнгатьлеләрен ңыйды.Балаларның чыгышы зур кызыксыну белән кабул ителде.Район башлыгы Э.Н.Фәттахов,район Башкарма комитеты җитәкчесе И.И.Габдулхаев,район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләре буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева - зур концертның мәртәбәле кунаклары булдылар.Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
I урын - "Каенкай" балалар бакчасы, "Тылсым" мәктәп-бакчасы;
II урын - "Ромашка","Умырзая" балалар бакчасы;
III урын - "Кояшкай","Алтынчәч" балалар бакчасы.
Авыл балалар бакчалары арасында:
I урын - Пучы балалар бакчасы;
II урын - Яңа Әлем балалар бакчасы;
Фестивальнең махсус ризы лауреатлары:Байсар,Киров балалар бакчалары
-
Авыл мәктәпләре фестивальдә. 29.02.2020

"Йолдызлык - Созвездие -2020" фестиваленең район туры авыл мәктәпләре укучылары арасында гала - концерт белән йомгакланды.Нәтиҗәләр урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында ясалды.Фестивальнең махсус призы лауреаты - Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе.
I урын -Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе;
II урын -Мари Суксу,Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәпләре;
III урын - Иске Кормаш, Яңа Әлем, Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәпләре.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
I урын -Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе;
II урын -Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
III урын - Кадет интернат-мәктәбе.
Фестивальнең махсус призы лауреатлары: Тат.Суксу һәм Киров урта гомуми белем бирү мәктәпләре.
-
Поздравляем! Бәйрәм белән! 23.02.2020

Хөрмәтле ир-егетләребез!Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Күңел көрлеге,сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез!
-
Котлыйбыз! 21.02.2020

"Тылсымлы куллар" тугәрәгенә йөрүче укучыларыбыз кабат җиңү яуладылар. Регионара "Морозко" декоратив - гамәли конкурсында Исламова Ләйсән hэм Туктарова Мәрьям 3 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - Фазуллина Гөлшат Хавил кызы. Котлыйбыз!
-
"Шәп әйдәман - 2020" бәйгесе җиңүчесен котлыйбыз" 20.02.2020

Лаеш районы җирлегендә "Шәп әйдәман - 2020" республика бәйгесенең йомгаклау этабы- иң-иңнәрне сайлау - республика туры үтте.Бәйгедә 50 әйдәман көч сынашты.Бәйге барашында әйдәманнар үз эшчәклекләрен презентация,видео аша чагылдырдылар.Шулай ук балалар хәрәкәте эшчәнлеге һәм торышы буенча тест уздылар,зал белән уеннар оештырдылар.Бәйге ахырында җиңүчеләр ачыкланды:призлы урыннарга ия булучылар һәм алты номинация буенча җиңүчеләр.Актанышның гуманитар гимназия каршында оештырылган "Ялкын" балалар оешмасы әйдәманы Мухаметдинова Лиана "Иң заманча әйдәман" номинациясендә җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз!
-
Сайлап алу туры дәвам итә.
19.02.2020
"Созвездие - Йолдызлык - 2020" фестиваль - бәйгесенең сайлап алу туры Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 18-19 нчы февраль көннәрендә барды.Нигезләмә буенча һәр номинациядә зона этабында җиңү яулаган балалар,укучылар,коллективлар кабат мәртәбәле жюри каршында имтихан тоттылар.Чыгышларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы тематикасы аеруча азсызыкланган,иҗади якын киленгән.Барлык конкурсантларга да уңышлар теләп,йомгаклау концертында көтеп калабыз!
-
Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! 10.02.2020

Республикакүләм "Яратам Татарстан"бәйгесе ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде.Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары әлеге бәйгедә катнашып, мактаулы 1 урынны яуладылар.Солтанова Алина Илфак кызы, Мухамадиев Дильшат Сәгыйть улы -зур җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 08.02.2020

«Педагог – психолог – 2020» республикаүләм бәйгесенең район туры Балалар иҗат үзәгендә үтте. “Ихлас” ППМС үзәгенең психологы Шайхетдинова Л.Х. бу бәйгедә мактаулы 2 урыннга лаек булды.Котлыйбыз!









