Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Чыршы кунакка дәште.
29.12.2019
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Балалар иҗат үзәгендә бүген Чыршы бәйрәме.Әти-әниләре белән "Мадагаскар" әкияте геройлары катнашында оештырылган бу бәйрәм балаларга гына түгел,өлкәннәргә дә бик ошады.Бәйрәмгә килүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе Габдулхаев И.И. тәбрикләде.Бу көтеп алынган бәйрәм балаларның күңелендә җылы,якты бер имзгел булып калсын иде..
-
Традицион очрашу.
29.12.2019
2019 нчы елны озату-Чыршы бәйрәменә опека һәм попечетельлек бүлеге хезмәткәрләре балаларны каршыларга килделәр.Традициягә әйләнеп барган бу бәйрәм иртәләрен Балалар иҗат үзәге педагоглары ел саен иҗади якын килеп оештыралар,нәни дусларына тәкъдим итәләр.Быел да "Мадагаскар"әките геройлары каршылады балаларны.Матур әкияти бизәлешле зур залда тамаша төрле уеннар белән үрелеп барды.Кыш бабай һәр балага бүләген дә,изге теләкләрен дә җиткерде.Киләсе 2020 ел барлык теләкләр дә кабул була торган бик бәхетле һәм матур ел булсын!
-
Иң-иң алдынгылар хөрмәтләнде.
28.12.2019
Бүген укуда,спортта,җәмәгать эшләрендә,төрле бәйгеләрдә,фән олимпиадаларында,сәнгатьтә яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларны район Башлыгы тәбрикләде.Районыбызның 100 укучысы,мәктәп директорлары,хакимият - театральләшкән тамаша белән башланып киткән хөрмәтләү бәрәмендә булдылар.Мул табыннар артында,үзләре кебек үк "сәхнә йолдызлары"ның чыгышын бик яратып тамаша кылдылар.Бүләкләргә дә бик юмарт иде Кыш бабай.Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап,киләсе елга да яңа биеклекләр теләп калабыз!
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 23.12.2019

21 нче декабрьдә Саба районында Наил Хәмидуллин истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир үтте. Уңышлы чыгыш ясаган көрәшчеләребез:
2 урын - Шәмсиев Илназ(фотода сулдан беренче);
Хәбетдинов Салават;
3 урын - Фәтхуллин Айнур(фотода уңнан беренче);
Марданов Ришат- махсус приз белән бүләкләнде.Остазлары – Садри Анис. Котлыйбыз!
-
Бәйрәмнәр башланды! 19.12.2019

Балалар иҗат үзәгендә түгәрәкләргә йөрүче балалар өчен чыршы бәйрәме үтте.Өстәмә белем бирү педагоглары әкияти тамашаны бик мавыктыргыч итеп оештырдылар. "Мадагаскар" әкиятенә нигезләнгән әлеге тамаша барлык килгән кунакларга да бик ошады.
-
Образовательная стажировка 19.12.2019

Педагог дополнительного образования Шарипова И.З. приняла участие в республиканской образовательной стажировке "Освоение искусства оргаментальной росписи на примере лаковой миниатюры Мстеры".Стажировка прошла на базе МАУ ДО "Центр детского творчества №16" "Огниво" г. Наб.Челны.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 16.12.2019

Татарча көрәш буенча 13 нче декабрьдә Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” Кубогы өчен үткәрелгән рәсәйкүләм ярышта уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәмсиев Илназ – 1 урын;
Хәбетдинов Салават– 2 урын ( сулдан беренче). -
"Лачыннар"ны котлыйбыз!
16.12.2019
Казан шәһәрендә үткән "Прорыв" фестиваль-бәйгесендә Балалар иҗат үзәгенең "Вокал" түгәрәге укучылары "Лачыннар" ансамбеле буларак чыгыш ясадылар.Ансамбль чыгышы кабат иҗат биеклеге -1 урын белән бәяләнде.Җитәкчеләре- Нуриахметова Р.Н..Зур җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 13.12.2019

11 декабрь көнне Кәзкәй авылы кадет - интернат мәктәбе призына татарча көрәш ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышта Балалар иҗат үзәгенең "Көрәш" түгәрәгенә йөрүче кече яшьтәге укучылары катнаштылар. Нәтиҗәдә Рузибоев Тимур үз авырлыгында 1 урын яулады.! Фатхуллин Азамат "За волю к Победе" номинациясендә Грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Итоги соревнований по простейшим автомоделям 12.12.2019

Во исполнение Плана организационно-массовых мероприятий ГБУ ДО «Республиканский центр внешкольной работы» на 2019-2020 учебный год 11 декабря 2019 года на базе спорткомплекса «Иман» с.Актаныш совместно с МБОУДО «Центр детского творчества» Актанышского муниципального района состоялись зональные лично-командные соревнования по простейшим автомоделям среди детей-инвалидов и детей с ОВЗ Республики Татарстан (Закамская зона).В Соревнованиях приняли участие 32 обучающихся 5 образовательных организаций из 3 территорий Республики Татарстан (Актанышского, Мензелинского муниципальных районов, г. Набережные Челны)









