Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Балалар иҗат итә. 08.10.2019

Гамәли сәнгать белән таныәтыруның алымнары күп төрле.Башлангыч сыйныф укучылары бик теләп бисер белән эшләү серләренә төшенәләр. Өстәмә белем бирү педагогы Г.И. Гарипова бу төр эшчәнлекнең нечкәлекләрен бик теләп өйрәтә.
-
"Тату сыйныф серләре"дәвам итә. 08.10.2019

"Тату сыйныф серләре" бәйгесе Тат.Суксу зонасында дәвам итә.Бүген биредә 8 мәктәп коллективы көч сынаша.Гаилә белән мәктәп арасындагы хезмәттәшлекнең тулы чагылышы аеруча ассызыклана биредә.Уңышлар барыгызга да!
-
"Секреты дружного класса" - "Тату сыйныф серләре" бәйгесе башланды 07.10.2019

"Тату сыйныфсерләре бәйгесе"зоналарда башланып китте.Пучы зонанасына караган мәктәп ата-аналар комитетлары көч сынаштылар.Барлыгы зона ярышында 5 мәктәп катнашты.Уңышлар телибез!
-
Әйләнә-тирәбез чиста булсын! 07.10.2019

Көзге чорның үз матурлыгы,үз мәшәкатьләре.Алтын-сары яфраклар агачлардан коелып бетүгә тирә-юньне чистарту башлана.Балалар иҗат үзәге коллективы өмәгә чыкты.
-
Һөнәри бәйрәм белән! 05.10.2019

Хөрмәтле педагоглар!Барыгызны да һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!Тынгысыз хезмәтегездә иҗади биеклекләр,уңышлар юлдаш булсын!Барыгызга да саулык- сәламәтлек,гаилә иминлеге телибез!
-
"Культурный дневник школьника" -"Укучының мәдәни көндәлеге"проекты кысаларында.
02.10.2019
Актаныш балалар иҗат үзәге 1 нче октябрь көнне "Укучының мәдәни көндәлеге" пректы кысаларында кунаклар кабул итте."Халык мәдәнияте" дип билгеләнгән юнәлештә өстәмә белем бирү педагоглары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Анварова Г.Ф., Шарипова И.З., Мухамадиев Д.С.,Зарипова Р.К.,Султанова А.И. ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.Ютазы,Азнакай районыннан килгән педагоглар һәм укучылар күргәзмә белән таныштылар.Балалар иҗат үзәге белән таныштыруны Галиева А.Х. бик мавыктыргыч итеп оештырды. Актаныш белән танышу "Туган як" музеена экскурсия белән дәвам итте.
-
"Тылсымлы куллар" белән хезмәттәшлек 01.10.2019

Актаныш балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Фазуллина Гөлшат Хавил кызының "Сөмбелә" - дәрестән тыш чара эшкәтмәсе "Тылсымлы куллар" балалар журналында басылып чыкты.Иҗади эшләре белән һәрвакыт тәҗрибә уртаклашып баручы педагогыбызга дәвамлы хезмәттәшлек телибез.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 26.09.2019

25 нче сентябрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә көрәшчеләрнең мәктәп призына ярышлары үтте.Актаныш балалар иҗат үзәгенең көрәш түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
1 урын -Рузибоев Тимур,Газизов Инсаф,Гилемов Салават, Шамсиев Ильназ,Хабетдинов Салават;
2 урын - Фатхуллин Азамат,Давлетов Айгиз,Марданов Ришат, Фатхуллин Айнур,Заһиров Булат;
3 урын - Шамсиев Ильяс, Мирзаянов Айвар.
Остазлары - Садри Әнис. Котлыйбыз!
-
Уңышлар телибез!
25.09.2019
"Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" Грантына документлар тапшыру вакыты ахырына якынлашты.Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча оештырылган элеге чара мәгариф эшчәнлегенең күп тармакларын үз эченә ала.Актаныш балалар иҗат үзәге педагоглары да әлеге чарада катнашырга теләк белдерделәр.Бүгенге көндә 4 педагогыбыз үз хезмәтләренә нәтиҗә ясап, документларны комиссиягә тапшырдылар.Грант ияләре булырлар дигән теләктә калабыз!
-
"Милләтләр кроссы-2019" 25.09.2019

Бөтенроссия йөгерү көне һәм "Татарстан кроссы-2019" республика массакүләм ярышлары кысаларында 21 сентябрь көнне йөгерешчеләребез ярышты.Балалар иҗат үзәге коллективы бу спорт бәйрәмендә читтә калмады.Йөгерешчеләр арасында иң өлкән педагогыбыз Дилшат Мөхәммәдиев беренче урынга ия булды.Җиңүче Дипломы,медаль һәм истәлек бүләгенә ия булды.Котлыйбыз!









