Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Безнең педагог эш тәҗрибәсе белән уртаклаша!/Наш педагог в Пекине! 09.01.2019

Актаныш Балалар иҗат үзәге педагогы Муллахметова И.М. 27.12.2018 ел-07.01.2019 ел вакыт аралыгында Кытайның Пекин шәһәрендә булып кайтты.Эшлекле сәфәрдә инглиз телен балалар бакчасында өйрәтү буенча эш тәҗрибәсен өйрәнде. Мастер-класс күрсәтеп,үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Хезмәттәшебезгә "Әфәрин!"дип әйтәсе, киләчәктә дә уңышлар телисе килә.
-
Наши победители-наши активисты/Безнең җиңүчеләребез! 07.01.2019
2019 елның 5 январь көнендә мәгариф хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары оештырылды.Ярышлар дүрт төр буенча барды.Өстәмә белем бирү педагоглары Ләйсән Газизова өстәл тенисы буенча 2 урын, йөзү ярышында Әлфия Фатыхова 2 урын яуладылар.Ә “Иң өлкән ярышта катнашучы” исемен Мухамадиев Д.С . яулады.Барыгызны да җиңүләрегез белән котлыйбыз!Соревнования среди работников образования проводятся во время зимних каникул. 5 января 2019 г. педагоги дополнительного образования ЦДТ активно участвовали на этих соревнованиях. -
Җиңүче көрәшчеләребез!/Наши борцы-победители! 07.01.2019
6 нчы январьда Актанышта татарча көрәш буенча Кыш бабай бүләкләре өчен ярыш үтте. Уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:1 урын - Марданов Ришат, Шәмсиев Илназ, Нургалиев Айзат, Загиров Булат,Хабетдинов Салават;2 урын - Гилемов Салават,Хафизов Ильяс;3 урын - Имамов Айвар,Рузибоев Дамир.Булдырдыгыз, егетлэр!Тренер - Садри Энис. -
Поздравляем с победой!/Җиңү белән котлыйбыз! 06.01.2019
Мәгариф хезмәткәрләренең спартакидасы Яңа ел бәйрәме көннәренә туры килсә дә,сәламәт яшәү рәвеше- алгы планда.Димәк,ял итү дә хәрәкәт белән бәйле. Спаратакида быел бераз үзгәрәк таләпләр белән оештырылган иде.Төп игътибар - шәхси нәтиҗәләр.Балалар иҗат үзәге педагоглары да ярышта уңышлы чыгыш ясадылар.Җитәкчебез Хуҗин Ильнур Таир улы чаңгыда узышуда,йөзү ярышында өченче һәм икенче урыннарны яулады.Спартакида среди педагогических работников стала традицией в период новогодних каникул. 5 января 2019г. на базе "Буляк"соревнования начались с лыжных гонок.Директор ЦДТ Хузин И.Т. занял призовое третье место, по плаванию второе место.Поздравляем с победой! -
Бәйрәмдә балалар/Представление детям- инвалидам и с ОВЗ 05.01.2019

Балалар иҗат үзәгендә чыршы бәйрәмнәре дәвам итә.Бүген бездә кунакта сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар.Район буенча 96 бала исәптә тора.Бәйрәмгә балалар әти-әниләре беләнбеогә килгәннәр.Район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ш.Бариев барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.Шулай ук бүгенге чарада Социаль яклау бүлеге коллективы (җитәкчесе Л.Ф.Бариева),волонтерлар да балаларның бәйрәмен оештыруда зур булышлык күрсәттеләр.
-
Бәйрәм кичләрендә балалар белән!/Вместе с детьми! 03.01.2019

Яңа ел бәйрәмнәре балалар өчен аеруча серле дә,мавыктыргыч та булып тора.Үзәктә урнашкан бизәлгән чыршыкай көндез генә түгел,кич тә балаларны үзе янында "туплый".Кичке уеннарны балалар белән оештырырга Балалар иҗат үзәге педагоглары әзерләнеп килделәр.Төрле кышкы уен-ярышлар, чанада шуу, түгәрәктә җырлы-биюләр,маскалар чыгышы-бу кичне аеруча истә калырлык итте.Ярышларда катнашучы балалар бүләкләргә дә ия булдылар.
-
"Әкияти ярминкә" үзенә дәшә!/"Сказочная ярмарка" 30.12.2018
30 декабрь көнне Актанышның район үзәгендә “Әкияти ярминкә” оештырылды.Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Актаныш ял итү паркларын кышкы тылсымлы,әкияти шәһәрчеккә әйләндерү;халыкның ялын мәгънәле,кызыклы итеп оештыру;кул эше осталарын барлау һәм аларның иҗатын тәкъдим итүне максат итеп куйган чара иде.Балалар иҗат үзәге коллективы да бу ярминкәгә тулы әзерлек белән катнашты.Аеруча Ак аю белән фотосессия мавыктыргыч булды. -
С Новым годом!/Яңа ел белән! 29.12.2018
Дорогие наши дети и ученики! Уважаемые коллеги, родители! Примите самые искренние поздравления с Новым 2019 годом! Пусть Новый год будет щедрым на добрые дела, принесет радость, подарит удивительные открытия и станет счастливым для каждого из Вас! Удачных новогодних выходных!Кадерле балалар,укучылар!Хөрмәтле әти-әниләр, хезмәттәшләр!Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәбез!Яңа ел бетмәс-төкәнмәс бәхет,шатлык,муллык,сәламәтлек,яңа уңышлар алып килсен! -
Слет юнармейцев/Эшкә йомгак ясалды 20.12.2018
18 нче декабрь көнне “Яшьлек” милли - мәдән үзәгендә район иҗтимагый балалар оешмаларының “Яшь армиячеләр “ слеты уздырылды. Слетта район мәгариф идарэсеннэн баш белгеч Амиров К.Х., җитәкченең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гимадиев А.Р., район хәрби комиссариаты җитәкче Ахметзянов Л.С., хәрби хезмәткә чакыру буенча булек җитәкчесе Нафиков Р.Ф., Актаныш ресурс узәге хезмәткәре, майор Имайлов И.Г., мәктәп иҗтимгый балалар оешмалары каршында оештырылган “Яшь армиячелр” отрядлары һәм аларның җитәкчеләре катнашты. Тантананы Кадет интернат-мәктәбе барабанчылар отряды башлады.Слетта отрядларның 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, актив һәм унышларга ирешкән яшьармиячеләр хәрби комиссаритнын грамоталары белән бүләкләнделәр.2019 ел эш планы кабул ителде һәм алда торган бурычлар билгеләнде, 23-24 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак 4 нче “Яшь армиячеләр” республика Слетына делегатлар сайланды.18 декабря в МЦ “Яшьлек” прошел муниципальный слет детских общественных организаций“Юнармия”.На слете рассмотрен и утвержден отчет штаба местного отделения ВВПОД «Юнармия» за 2018 г.Награждены активные участники ВВПОД и «Юнармия» лица, внесших значительный вклад в реализацию мероприятий и развитие юнармейского движения по итогам 2018 года.Избраны делегаты на внеочередной Слет регионального отделения ВВПОД «Юнармия»,который планирован 23 - 24 декабря 2018 года на базе КВТКУ г. Казань. -
Тагын яңа җиңү! 18.12.2018
15 нче декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә кече яшьтәге үсмерләр арасында татарча көрәш буенча районара турнир узды. Ярышта Минзәлә, Тукай, Актаныш районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән укучылар көч сынашты. Турнирда Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Пучы көрәшчеләре да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар:
Хөҗҗәтов Эмиль - 1 урын (фотода);
Нургалиев Айзат - 2 урын;
Газизов Инсаф - 3 урын;
Секунов Эмиль - 3 урын;
Гильмуллин Ислам - 3 урын.









