Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Көзге табигать кочагында 22.09.2018

Балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йөрүче балалар да алтын көзнең матур көннәрен табигать кочагында үткәрделәр- җыелып экскурсиягә чыктылар.Педагоглар төрле ярышлар,уеннар оештырдылар.Көзге табигать велосипедта узышучыларга да теләктәшлек белдерде. Укучылар күтәренке кәеф, яңа планнар белән таралыштылар.
-
Күмәк эш-күлне күчерә 21.09.2018

Район үзәгендә урнашкан барлык оешмалар да уртак бер нәтиҗәгә китерүче эшкә- өмәгә чыктылар.Балалар иҗат үзәге коллективы бу эшкә теләп катнашты.Актанышбаш авылы һәм зират янындагы юл буйлап каеннар утыртылды.Торган, яшәгән җирне ямьләндерүдә кечкенш булса да үз өлешеңне кертү-күңелгә рәхәтлек бирә.Үсә генә күрсеннәр каенкайлар!
-
Участвуем ВСЕ! 21.09.2018

Благотворительный фонд поддержки молодого поколения и социальных инициатив "БлагоДарение"реализует информационно-просветительский проект "бумажный бум".К участию в проекте приглашаются учащиеся и студенты образовательных учреждений.Сбор макулатуры будет осуществляться 15 по 20 октября в ЦДТ.
-
"Кросс нации-2018"-"Милләтләр кроссы-2018" 17.09.2018

Актанышның үзәк мәйданында спорт сөючеләр йөгерешчеләр көне уңаеннан "Милләтләр кроссы - 2018"җыйналдылар. Районның мәгариф оешмалары арасында Балалар иҗат үзәге коллективы да бар иде. Ярышта зур җиңүгә ирешү һәркемгә дә бирелмәгән.Әмма,сәламәт яшәү рәвешенә кушылу-теләк һәм ихътыярдан тора.Табигать тә матур һава торышы белән теләктәшлек күрсәтте бу көнне.Оешмабыз җитәкчесенең җиңүчеләр пьедесталенең 2 баскычына күтәрелүе-бездә зур горурлык хисләре уятты.
-
Разъяснения по аттестации
14.09.2018
Основанием для проведения педагогической аттестации с целью установления соответствия уровня квалификации требованиям, предъявляемым к квалификационным категориям (первой или высшей), является заявление педагогического работника (пункт 27 Порядка проведения аттестации педагогических работников организаций, осуществляющих образовательную деятельность, утвержденного приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 07 апреля 2014 г. № 276) (далее – Порядок).
Процедуры аттестации проводятся с 2014 года в информационной системе «Электронное образование в Республике Татарстан» (далее - Система).
Шаблон аттестационного заявления размещена в Системе, опубликована на сайте МО и Н РТ (mon.tatar.ru) в разделе «Образование»/«Педагогическая аттестация»/Образцы аттестационных документов».
-
Бердәмлектә көч 06.09.2018

Алтын көзнең муллыгы һәм матурлыгы сокланып туймастай көннәр.Балалар иҗат үзәге коллективы кабат күңелле дә,файдалы да хезмәт белән мәшгуль-без янә өмәдә!
-
Рәхим итегез! 31.08.2018
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, балалар! Актаныш Балалар иҗат үзәге 2018-2019 уку елына түгәрәкләрдә эшчәнлекне башлап җибәрә.Бу уку елында авиамодельләштерү буенча эшчәнлек теоретик өйрәнүләрдән тыш махсус тренажерда шөгыльләнү белән алып барылачак.14 яше тулган егет-кызларны көтеп калабыз!Техник иҗат (робототехника, судомоделирование),хореография, спорт, гамәли-сәнгать (әвәләү,рәсем,бисер һәм балчык белән эш,кәгазь белән эш);тегү һәм бәйләм; инглиз теле өйрәнү, мәктәп алды хәзерлеге юнәлешендә өстәмә белем бирү планнаштырыла.Түгәрәкләргә электрон рәвештә гариза бирә аласыз.Балалар иҗат үзәгенә рәхим итегез! -
Яңа уку елына старт! 25.08.2018
Актанышның Ә.Авзалова исемндәге мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышы үтте.Пленар утырыш "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше- уңышлы белем бирүнең нигезе" дигән темага багышланды.Киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фаттахов ачып җибәрде.Төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенчара урынбасары,мәгариф идарәсе башлыгы Л.Ф.Нурлыева чыгыш ясады.Ул докладында узган уку елы йомгакларына анализ ясады,яңа уку елында алда торган бурычлар белән таныштырды.Пленар утырыш күңелле мизгелләр белән башланып китте.Бу уку елында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк балалар "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалы булдылар. -
Эшлекле фикер алышу 24.08.2018

23-24 август көннәрендә Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә Республика мәгариф салоны - "Удмуртия - мәгариф үсеше территориясе" исеме астында оештырылды.Бу чарага Татарстанның терәк Үзәкләре һәм Кванториум җитәкчеләре чакырулы иде.Яңа технологик таләпләргә туры китереп җиһазланган әлеге Үзәктә балаларга өстәмә белем бирүнең иң иҗади, технологик яктан югары материаль-техник җиһазланышка ия булган чаралар күзәтелде һәм өйрәнелде.
-
"Авиашоу- 2018" 17.08.2018

"Авиашоу -2018" кысыларында Актанышта беренче тапкыр республика күләм ачык ярышлар үткәрелде.Гади пневмо-ракета һәм авиа модельләр буенча ачык ярышларда район укучылары гына түгел, Ютазы,Саба,Чистай районы техник иҗат белән шөгыльләнүче балалары да бар иде. Гади модельләр дә чын очкычлардан калышмый очтылар.Бик яхшы очыручылар ярышның кубогына,медальләренә һәм Мактау Грамоталарына ия булдылар.









