Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Ел спотрчысы-2018"бәйрәме 18.12.2018
17 нче декабрьдә Казан шәһәрендә "Ел спортчысы 2018" бәйрәме үткәрелде. Мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы Президенты, иң яхшы спортчылар, тренерлар, спорт федерацияләре һәм хакимият вәкилларе катнашты. Бәйрәмгә Балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче “Көрәш” түгәрәгендә даими шөгыльләнүче Шәмсиев Илназ укытучысы Садри Әнис белән берлектә чакырылдылар. Шамсиев И. 2018 нче елда татарча көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы исемен яулады. -
Республиканский форум "Современное дополнительное образование: новая реальность"
14.12.2018
13 декабря директор Центра детского творчества Хузин Ильнур Тагирович принялучастие в Республиканском форуме «Современное дополнительное образование: новая реальность».13 декабрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Хуҗин Илнур Таһир улы Казан шәһәрендә оештырылган Республика күләм семинарда катнашты.
-
Булачак очучылар. 12.12.2018

Кадет интернат мәктәбе укучылары һәр атнада Балалар иҗат үзәгенә үз хыялларын тормышка ашыруда башлангыч адымнар ясарга киләләр.Биредә остазлары Асхат Маликов кызларны,егетләрне очкыч модельләре ясарга өйрәтә.Алай гына түгел, биредә чын тренажерда шөгыльләнеогә дә була.Асхат Ахмәт улы бөтен хезмәт юлын һава корабларында очуга багышлаган чын очучы.Укучылар үз хезмәтенең нечкәлекләрен белән,мавыктыргыч итеп аңлаткан укытучылары белән бик тиз уртак тел таптылар.Авиамодельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнү укучыларны төгәллеккә,бер команда булып эшләргә,тирән фикерләргә өйрәтә.Киләчәккә һава капитаннары бүген шушы түгәрәктә башлангыч адымнарын ясыйдыр.
Кадеты с большим желанием посещают кружок по авиамоделированию.Педагог А,А.Маликов,который ведет кружок по данному направлению имеет большой трудовой стаж как летчик.
-
Игелек кылырга ашыгыйк! 11.12.2018

Балалар ижат узэгендэ шогыльлэнуче укучылар инвалидлар ункөнлеге кысаларында Пучы авылы картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр өчен концерт куйдыларТирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмик. Булдыра алганча аларга игътибар күрсәтик, ярдәм кулыбызны сузыйк, күңел җылысын бирик...
-
Ак торналар-теләгеңне чынга ашыра... 11.12.2018
Актаныш балалар иҗат үзәгендә быел 14 тапкыр "Ак кәгазъ торналар" бәйгесе үткәрелеп, йомгак ясалды.Сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар үзләренең күңел кичерешләрен кәгазьдән эшләнгән эшләрендә чагылдыралар.Бәйгегә куелган эшләнмәләрне карач,ирексездән йөрәк талпынып куя - искиткеч матур эшләр!Күпме хезмәт,сабырлык һәм фантазия салынган аларга.Оригами ысулы белән эшләнгән кәгазь әкият дөньясы!Барлык балаларга да зур рәхмәт әйтеп,бары изге теләкләр генә җиткерәсе килә.Сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп барган бәйрәмдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.Барлык катнашучы укучылар сертификат белән беррәттән Бердәм Россия партиясе вәкилләре бүләкләренә ия булдылар.Җирле мөхәррият җитәкчелеге дә истәлек бүләкләре тапшырды.Бәйрәм татлы ризыклар белән табын янында чәй эчү белән тәмамланды. -
Бездә кунак бар/В гостях у ребят 10.12.2018

Инвалидлар декадасы кысаларында Балалар иҗат үзәгендә чараларга балалар зур кызыксыну белән киләләр.Бүген бездә кунакта Илһам Шәйхетдинов булды.Спорт сөюче бу егетне барлык педагоглар да беләләр һәм бик якын итәләр.Кул сәгатен Илүзә Муллахмәтова бәйрәм уңаеннан бүләк итте.
-
Җиңүчеләр -җырчы сандугачлар!/Наши победители- "Лачыннар" 10.12.2018

Казан шәһәрендә "Тормыш ритмнарында"девизы астында оештырылган "Прорыв" бәйгесендә Актаныш балалар иҗат үзәгенең вокал түгәрәгендә шөгыльләнүче "Лачыннар"вокаль ансамбле зур җиңү яулады-1 урын алды.Ялгыз җыр номинациясендә чыгыш ясаган Белоусов Мансур да "Яшь сәяхәтче" җыры белән 1 урынга лаек булды.Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем победителей! 08.12.2018
8 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә Мөслим,Актаныш,Минзәлә,Тукай районнары һәмЧаллы шәһәре көрәшчеләре арасында ачык турнир буллып узды.Актаныш районы данын Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Пучы көрәшчеләре яклады.Үз авырлыкларында уңышлы чыгыш ясаучылар:1 урын – Шамсиев Илназ; Гилемов Салават,Хабетдинов Салават;2 урын – Марданов Ришат;3 урын – Рузибоев Дамир,Захиров Булат.Остазлары – Садри Анис.Уңышларыгыз белән котлыйбыз! -
Открытые соревнования по простейшим автомоделям среди детей-инвалидов и детей с ОВЗ в Актаныше 08.12.2018
8 декабря 2018 года на базе спорткомплекса «Иман» Актанышского муниципального района были проведены Республиканские соревнования по простейшим автомоделям среди детей-инвалидов и детей с ОВЗ. Организатор Соревнования – МБОУДО «Центр детского творчества».1 место-МАУДО «ЦДТТ №5 г.Н.Челны. Руководитель-Мусин А.Р.
2 место- МБУДО «Центр детского творчества» Ютазинского района. Руководитель-Ильясов Р.С.
3 место- ГБОУ «Такталачукская ШИ» Актанышского муниципального района.Руководители-Тазиев Х.Х, Шаймарданов Р.Ш -
Игелек бәйрәме/Праздник добра 07.12.2018

Актаныш балалар иҗат үзәгендә игелек бәйрәме үтте.Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен күңелле очрашулар оештырылды.Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бергә иртәннән үк барлык бәйрәмгә килүчеләрне каршы алдык.Мул табында янында сөйләшү дә,район җитәкчеләренең котлаулары да,күңелле мастер-класслар да,район үзәгендә оештырылган экскурсия дә бик мавыктыргыч булды бүгенге кунаклар өчен.









