Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
9 Май - Җиңү көне
09.05.2018
9 Май - Бөек Җиңү көнен җир шарында тынычлык сөюче барлык кешеләр дә зур горурлык белән искә ала, бәйрәм итә.Фашистик Германия гаскәрләрен тар-мар итеп, илбасарлардан азат итүгә 73 ел вакыт узып киткән.Ләкин сугыш китергән ачы югалтулар, кайгы-хәсрәтләр беркайчан да онытылырлык түгел.Кешеләр күңелендә бары бер теләк- сугыш афәтләре беркайчан да кабынмасын, илебезнең күге һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын!Балалар Иҗат үзәге хезмәткәрләре бу танатаналы бәйрәмгә зур ихтирам һәм горурлык хисе белән килделәр."Үлемсез полк" акциясенә кушылып, һәләк булган якыннарының батырлыгын, аларның үлемсез исемнәрен башкаларга да ишеттерделәр һәм яңарттылар.
-
Җиңүләрегез белән котлыйбыз! 07.05.2018

Минзәлә районында 4 нче майда Җиңүнең 73 еллыгына багышлап татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Балалар иҗат үзәгенең “Көрәш” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз да ярышта катнаштылар.Нәтиҗәләр дә куанычлы:
Нургалиев Айзат (6 сыйныф) – 1 урын
Гыйлемов Салават (7 сыйныф) – 1 урын
Рузибоев Дамир (7 сыйныф) – 1 урын
Хәбетдинов Салават (8 сыйныф) – 1 урын
Шәмсиев Илназ (7 сыйныф) – 1 урын
Рузибоев Тимур (1 сыйныф) – 2 урын
Секунов Эмиль (4 сыйныф) – 2 урын
Марданов Ришат (7 сыйныф) – 2 урын
Заһиров Булат (7 сыйныф) – 2 урын
Фәтхуллин Айнур (7 сыйныф) – 2 урын
Хафизов Ильяс (10 сыйныф) – 2 урын
Шакиров Динар (7 сыйныф) – 3 урынОстазлары-Садри Әнис
-
Рәсем бәйгесе "Җиңү йолдызы" 07.05.2018

"Җиңү йолдызы" рәсем бәйгесе Бөек җиңү көненә багышлап үткәрелде.Мәктәпләрдән, Балалар иҗат үзәгеннән әлеге бәйгегә укучылар теләп катнаштылар.Бәйгегә нәтиҗәләр өч яшь аралыгында чыгарылды.Җиңүчеләрне Мактау кәгазьләре, Дипломнар көтә.
-
Карга боткасы 01.05.2018

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан татар халкы элек- электән Карга боткасы бәйрәмен үткәргән.Бергәләп күңел ачканнар, җырлаганнар, уеннар уйнаганнар.Ахырдан бергәләп ботка ашаганнар.1 Май иртәсендә Бүләк урманы янында Карга боткасы бәйрәме оештырылды.Торле уеннар, күңелле әкият геройлары катнашындагы тамашаны Балалар иҗат үзәге коллективы бик мавыктыргыч итеп оештырды.Зурлар да, кечкенәләр дә тамашада теләп катнаштылар, күңел ачтылар.Тәмле карага боткасыннан килгән барлык катнашучылар да авыз иттеләр.Бәйрәмгә килүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләре буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева, Мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Р.Вахитов, Актаныш Балалар иҗат үзәге директоры З.Б.Хабибуллина тәбрикләделәр.
-
Без өмәдә. 28.04.2018

Тирә-якны чистарту, чуп-чарлардан арындыру айлыгы кысаларында Балалар иҗат үзәге коллетивы да өмәгә чыкты.Капиталь төзекләндерүдән соң бина аеруча күркәмләнде.Тирә-юньне тәртиптә тотуга игътибар зур биредә.Коллектив ике атна рәттән өмәгә чыкты.Нәтиҗәсе дә күренә - бар җирдә тәртип!
-
Конкурс "Звезда Победы"
27.04.2018
В целях воспитания у детей гражданственности и патриотизма, уважения к бессмертному воинскому подвигу, формирования у детей духовных ценностей и нравственно-эстетических жизненных принципов;выявления талантливых детей Актанышский Центр детского творчества проводит конкурс рисунков "Звезда Победы",посвященный празднованию дня Победы в Великой Отечественной войне в 1941-1945 гг.
/upload/storage/org5202/files/Положение о конкурсе рисунков ВОВ ЦДТ(1).doc
-
Фестивальда катнашучыларга уңышлар телик. 26.04.2018

26-28 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә техник иҗат Фестивале үтә.Төрле су, һава,җир транспорты, ракета модельләре төзү буенча укучылар республика бәйгесенә җыйналдылар.Актаныш районын укучылар һәм укытучылардан торган команда яклый. Робототехника юнәлеше буенча бәйге 27нче апрель көнне уза. Ф.Ф.Ямалов җитәкчелегендәге команда да сынатмас дигән өметтә калабыз.Күргәзмәгә район укучыларның техник иҗат буенча эшләнмәләре җибәрелде.Күргәзмә буенча презентацияне Н.Ф.Гимазовның укучысы Салахов Данияр тәкъдим итәчәк.Фестивальда катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Шигырь сөючеләр Тукай шигырьләрен өйрәнә. 26.04.2018

Балалар иҗат үзәгендә Г.Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме үтте.Бәйрәмне педагог И.М.Муллахметова алып барды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар Г.Тукайның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.Әкиятләре, шигырьләре буенча белемнәрен ныгыттылар-командаларга бүленеп биремнәр үтәделәр.Халык-авыз иҗаты буенча да балаларның белемнәре игътибарга лаек иде. Иҗади бәйрәмдә актив катнашучылар да, шигырь сөючеләр дә сертификатка ия булдылар.Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Театр коллективлары бәйгесе дәвам итә. 20.04.2018

Туган телебезнең, халкыбызның, мәдәниятебезнең асылын белү һәм саклау - рухи дөньябызны даими үстерү ул. Театр сәнгате - бу эшчәнлектә нигез булып тора. Сәнгать дөньясына тартылган баланың күңеле, омтылышы, кылган гамәлләре беркайчан да зәгыйфь булмаячак.Театр сәнгате баланың аралашу, сөйләм күнекмәләрен,тел байлыгын, хәтерен, кузаллавын үстерә, иҗади активлыгын арттыра.Мәктәпләр арасында барган бәйгедә 15 белем бирү оешмасы катнашты. Нигезләмә буенча 30 минуттан артмаган әсәр яки әсәрдән өзек сәхнәләштерелде. 20 апрель көнне театр сөючеләр Балалар иҗат үзәгенә бәйгегә нәтиҗә ясарга, иң-иңнәр белән танышырга җыйналдылар.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 19.04.2018

2 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Театр яктылыкка,нурга илтә "дип исемләнгән балалар театр коллективлары бәйгесе узды.Бу бәйгедә 12 балалар бакчасы, 15 гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары сәхнә тотты.Бәйгегә балалар театр коллективы татар телендә ирекле темада, ирекле жанрда (дәвамлылыгы -балалар бакчалары өчен 15-20 минуттан артмаган;мәктәп укучылары өчен 30 минуттан артмаган) бер әсәр,яки, әсәрдән өзек тәкъдим иттеләр.Бәйгегә нәтиҗәләр өч яшь төркемендә (5-6 яшь; 7-12 яшь; 13-17 яшь) чыгарылды.Шулай ук уңышлы чыгыш ясаучылар да ачыкланды.Биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.









