Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Бәйрәм белән! 23.02.2018

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көчле рухлылык, чын батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар да якыннарын бу бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик иттеләр.Чөнки түгәрәкләрдә барган бәйрәм алды әзерлеге классларда да гына түгел,залларда да сизелеп торды.Күп төрле материаллардан күңел җылысын кушып эшләнгән бүләкләр бер-берсен кабатламый иде.Рәсемнәрдә аеруча малайларыбызның фикер-кичерешләре чагыла иде.
Балалар иҗат үзәге коллективы барлык ир-егетләрне, әти-бабайларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәбез.Тыныч күк йөзе,саулык-сәламәтлек телибез!
-
Иң мөһиме-хәрәкәт!
23.02.2018
Бүген Актанышта оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада үтте. Коллективлар берничә спорт төре буенча көч сынаштылар. Безнең балалар иҗ ат үзәге коллектиаы да ярыштан читтә калмады.Иң мөһиме- без хәрәкәттә, без бердәм.
-
Егетләр көч сынашты 22.02.2018

22 февраль көнне Пучы авылы Балалар иҗат үзәгендә “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан “Ягез әле, егетләр” уен-бәйгесе оештырылды. Егетләребез ике командага бүленеп узара көч сынаштылар, уйнадылар, ярыштылар.
-
Җиңүләр юлдаш булсын 21.02.2018

Актанышта "Йолдызлык-2018" фестиваленең район туры төгәлләнде. 20 февраль көнне Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык-2018” республика бәйгесенең мәктәп яшендәге балалар арасында район туры гала-концерты гөрләде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
урта мәктәпләр арасында:
1 урын - Актаныш 1нче санлы мәктәбе,Актаныш 2нче санлы мәктәбе;
2 урын - Актаныш гимназия- интернаты; Актаныш технологик техникумы;
3 урын - Киров,Пучы, Сәфәр мәктәпләре.
төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын – Иске Кормаш мәктәбе;
2урын – Байсар мәктәбе;
3 урын – Яңа Әлем мәктәбе.
“Иң актив мәктәпләр”- Мари Суксу һәм Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәпләре.
Минзәлә шәһәрендә үтәчәк зона бәйгесендә уңышлар юлдаш булсын!
-
Җиңүче көрәшчеләребез 19.02.2018

15-17 февраль көннәрендә Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының татарча көрәш буенча беренчелеге булып узды. Пучы Балалар иҗат үзәгенең көрәш түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылары әлеге ярышта көч сынаштылар. Үз авырлыкларында: I урын - Шамсиев Ильназ; Рузибоев Дамир;
3 урын - Хәбетдинов Салават.
Горурланып әйтә алабыз – Пучы авылында Татарстан чемпионнары бар!
Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.
-
"Йолдызлык -2018" җиңүчеләре
17.02.2018
"Йолдызлык-2018" бәйгесе җиңүчеләре зур концертка җыйналдылар. Гала концерт. бәйге нигезләмәсе буенча һәр номинациядә җиңү яулаган беренче, икенче, өченче дәрәҗә лауреатлар катнашында узды.Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:
авыл балалар бакчалары арасында:
I урын - Пучы балалар бакчасы;
II урын - Әгъбәз, Богады балалар бакчалары;
III урын - Яңа Әлем балалар бакчасы.
Район үзәге балалар бакчалары арасында:
I урын - "Әтәчкәй" "Ромашка"балалар бакчалары;
II урын - "Умырзая","Алтынчәч", "Каенкай" балалар бакчалары;
III урын- "Кояшкай" балалар бакчасы.
Бакча-мәктәпләр арасында:
I урын- "Тылсым" бакча-мәктәбе.
-
Поздравляем победителей! 15.02.2018
В целях профилактики безопасного поведения на дорогах, воспитания законопослушных участников дорожного движения, пропаганды здорового образа жизни на базе МБОУДО «Центр детского творчества» был проведен районный этап конкурса творческих работ «Дорога без опасности».Конкурс проводился в 4-х возрастных группах:-дошкольная группа-младшая группа- 1-4 классы-средняя группа—5-8 классы-старшая группа- 9-11 классыНоминация-настольная игра по ПДД1 место - коллектив подготовительной группы Новоалимовского детский сад(рук. Султанова Л.Х.; Аглямова Ф.Н.)Нигматдинов М.И.- Актанышская СОШ№2 (рук.Салихова Э.Х.)Номинация –Маршрутный лист1 место-Арсланова Марьям МБДОО "Детский садобщеразвивающего вида №1"(рук. Марданова А.Д.)Акмалов Карим - Центр детского творчества (рук.Акмалова Р.М.)Номинация –конкурс слоганов,стихов,частушек1 место-Салихова Дина- Поисевский детский сад(рук.Ахатова Р.Г.)Галиуллина Гульяз -Староаймановская ООШ(рук.Муратова А.Ф.)Ганиев Нурислам -Кировская СОШ (рук.Хабирова Л.Ф.) -
Балалар тынычлык тели 15.02.2018

Нәкъ 29 ел элек совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарылган. 15 февраль Термез шәһәре. Соңгы совет солдаты чик буе елгасы Амударья аша салынган күпердән совет җиренә аяк баса. 10 ел буе барган сугышка нокта куела. Хәзерге көндә дә сугыш яралары,Әфганстан җирендә вакытсыз өзелгән гомерләр, әниләр йөрәгенең туктаусыз сызлануы –бу дәһшәтле көннәрне искә төшерә.Барлык кешеләрне дә бер теләк берләштерә- мондый афәтләр башка кабатланмасын! Җир йөзендә тынычлык булсын!
Бүген Җиңү паркында әфганчыларны искә алу тантанасы узды.
Балалар иҗат үзәгендә тематик рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
"Йолдызлык - 2018" сайлап алу туры тәмам
14.02.2018
"Йолдызлык-2018" бәйгесенең сайлап алу туры район мәдәният йортында ике көн дәвамында барды. 12 февраль көнне районның барлык балалар бакчаларыннан икенче турга узган нәни йолдызчыклар сәхнә тоттылар.Көннең икенче яртысында сәхнәне мәктәп укучылары яулады.13 февраль көнендә дә жюри киеренке хезмәттә иде- сайлап алу туры дәвам итте.Барлык бәйгедә катнашучыларга зур уңышлар телибез!
-
Киңәшле эш таркалмас
13.02.2018
Балалар иҗат үзәгендә һөнәри бәйгегә баручы педагоглар, аларның җитәкчеләре киңәшмәгә җыйналдылар. "Ел укытучысы" республика бәйгесе кысаларында үтүче "Йөрәгемне балаларга бирәм" һөнәри бәйгенең зона турына баручы өстәмә белем бирү педагогы, психолог, педагог - оештыручы, класс җитәкчесе - барсы да район туры җиңүчеләре. Зона ярышлары Алабуга шәһәрендә 28 февраль көнне үтәчәк.Уңышлар юлдаш булсын, Сезгә!









