Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Йолдызлык -2018" яңалыклары
10.02.2018
“Йолдызлык -2018”бәйгесенең зона сайлап алу турлары тәмамланды. Барлык белем бирү оешмалары да бу бәйгегә зур әзерлек белән катнаштылар. Балалар бакчаларыннан 586 бала, мәктәпләрдән 1300 артык укучы сәнгать өлкәсендә көч сынаштылар. Һәр бала үзенең кайсы өлкәдә талантлы булуын күрсәтте. Сәнгать күгендә яңа йолдызлар кабыначак. Сайлап алу турлары алдагы атнада көтелә.
-
Җиңүләрдән - җиңүләргә 09.02.2018

9 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп әйдәман” республика бәйгесенең район туры үтте. Барлыгы 20 конкурсант көч сынашты. Әйдәманнарга көч биреп торучылар да бик актив булдылар. Бәйгенең нәтиҗәләре:
гран-при иясе – Газизова Сөмбел (Актанышның гуманитар гимназия интернат-мәктәбеннән);
1 урын –Хайретдинова Гөльяз (1 нче Актаныш урта мәктәбе);
2 урын –Хайриева Эльза ( Байсар төп гомуми белем бирү мәктәб)е;
3 урын – Галлямова Зәлия (Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе);
7 әйдәман номинацияләрдә җиңүчеләр буларак бүләкләнделәр.Педагог- оештыручылар да балалар белән күпкырлы эш оештырулары өчен Рәхмәт хатларына ия булдылар..
-
Балачак мизгелләре 07.02.2018

2 февраль көнне Пучы балалар ижат үзәгендә "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Бәхетле балачак" исеме астында кичә оштырылды. Кичә кызыклы уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Татлы ризыклар белән тулы чәй табыны бәйрәм кәефен тагын да үстереп җибәрде.
-
Приглашаем на конкурс
07.02.2018
Организатором конкурса-выставки декоративно-прикладного творчества «Подарок моей дорогой» является муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества» Актанышского муниципального района РТ.
На конкурс - выставку принимаются лучшие работы детей, родителей и педагогов ,выполненные в различных техниках с использованием различных материалов.
-
Конкурс "Парки и скверы моей малой Родины"
05.02.2018
Согласно Плана массовых мероприятий с обучающимися на 2017-2018 учебный год ГБУ ДО "Республиканский центр внешкольной работы"проводит II Республиканский конкурс рисунков и фоторабот "Парки и скверы моей малой Родины"
/upload/storage/org5202/files/Парки и скверы моей малой Родины(1).pdf
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 30.01.2018

Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары арасында "Йөрәгемне балаларга бирәм"исеме астында република бәйгесенең район туры үтте.Бәйгедә Актанышның 1нче һәм 2 нче урта мәктәбе, гимназия интернат-мәктәбе, Балалар иҗат үзәгеннән, шулай ук Пучы филиалыннан педагоглар узара көч сынаштылар.Балаларга өстәмә белем бирүдә профессиональ осталыкларын күрсәтеп дәресләр үткәрделәр, үз эшчәнлекләрен төрле яктан бәяләп презентация күрсәттеләр. Бәйгегә нәтиҗә түбәндәгечә булды:
1урын - Гилаев Ф.(гимназия интернат-мәктәп);
2 урын -Хазиев Р.С.(1нче Актаныш урта мәктәбе);
3 урын - Булатов Р.Р. (2 нче Актаныш аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле урта мәктәбе).
"Нәтиҗәле иҗади хезмәт" номинациясендә җиңүче -Муратова М.З. (Актаныш балалар иҗат үзәге);
"Эстетик зәвык тәрбияләүче"номинациясе җиңүчесе- Акмалова Р.М. (Актаныш балалар иҗат үзәге).
-
Җиңүең белән котлыйбыз! 29.01.2018

27-28 январь көннәрендә көрәшчеләребез Зәй шәһәрендә Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә оештырылган турнирда бил алыштылар. Өченче ел рәттән уздырылган турнир республика күләмендәге ярышка әйләнде. Быел ул 22 командадан 250дән артык көрәшчене үзенә җыйды. Командалар арасында Актаныш көрәшчеләре өченче урын яулады. Безнең Пучы авылы егетебез Шамсиев Ильназ уз авырлыгында 1 урынны яулап кайтты! Аны жиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Тренер - Садри Әнис.
-
Түгәрәк эшчәнлеге
26.01.2018
“Кечкенә төймә” (“Бусинка”) түгәрәгендә 4 - 12 яшьлек балалар шөгыльләнә.Бисердан төрле уенчыклар, төймәләр, чәчәкләр, әкият геройлары тезеп ясыйлар. Бу төр эшчәнлек түземлелек, фантазия, ярдәмләшү, узара аңлашып эшләү сорый.Тозлы камырдан, балчыктан, башка төр материалдан ясаган эшләнмәләр дә зәвыклы биредә. Р.М.Акмалова һәр дәресне мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итеп оештыра.Серле төсләр дөньясында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да теләп шөгыльләнәләр.
-
Логопед көндәлеге 26.01.2018

Сөйләмдә авазларны әйтүдә кимчелекләре булган балалар белән махсус эш оештырган да гына нәтиҗәгә ирешеп була. "Гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы"нда логопункт 2017 елның сентябрь аеннан эшли башлады.Логопед Г.Н.Гараева подгруппадагы балалар белән индивидуаль шөгыльләр алып бара.Мәктәпкә барачак балаларның аваз әйтелешендәге кимчелекләрен бетерү-баланың мәктәп программасын уңышлы үзләштерүе өчен төп нигез булып тора.
-
Якыннан танышыйк 24.01.2018

Тегү,төрле материаллардан күләмле паннолар эшләү, йомшак уенчыклар ясау- бу төр эшчәнлеккә Резеда Зарипова өйрәтә балаларны.Өч группада 30 бала шөгыльләнә.Башлангыч класс укучылары да, 5-8 класс балалары да бу түгәрәккә теләп йориләр.Кисү,тегү, төрле тукымалар белән эшләү серләренә өйрәнеп кенә калмыйлар, үзләренең эшләре белән төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулыйлар.Төрле зурлыктагы милли киемле курчаклар, йомшак уенчыклар,паннолар, урын-җир кирәк- яраклары, җәйге киемнәр- барысы да балалар белән бергә күңел җылысын биреп эшләнгән.









