Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Тапкырларна табышмак" 16.08.2018

"Актаныш басмалары"нда тапкырлар, зирәкләр, тырышлар, шаяннар кабат күңел ачарга,уйнарга,ярышырга җыйналдылар.Балалар иҗат үзәге педагоглары күңелле кичәне активистлар белән берлектә оештырды.Мондый күңелле очрашуларны балалар көтеп ала.Сере бер генә-һәр атнаның пәнҗешәмбе көне күңелле кичә!Һәр чара балалар күңелендә калырлык кызыклы да,мавыктыргыч та итеп оештырыла.Тагын күңелле очрашуларда көтеп калабыз!
-
"Гәрәбә" клубы Актаныш балалар иҗат үзәге белән 09.08.2018

Җәйге чорда балалар өчен төрле чаралар Актаныш авылында даими оештырыла.Балалар иҗат үзәге педагоглары бүгенге чараны "Гәрәбә"клубы белән берлектә оештырдылар.Өлкән яшьтә булсалар да, җыр-моңга гашыйк апаларыбыз чарада теләп катнаштылар.балалар белән бергә төрле уен-ярышлар үткәрделәр.Әлбәттә, җиңүчеләр истәлек бүләкләргә дә ия булдылар.
-
Педагог оештыручыларның секция утырышы 06.08.2018

Актаныш балалар иҗат үзәгендә педагог- оештыручыларның секцион утырышы үтте."Иҗтимагый балалар оешмасы эшчәнлеге-яшүсмерләрне тәрбияләү институты"темасына түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.Киңәшмә эшендә узган уку елына нәтиҗә ясалды, алдагаы уку елына эшне оештыру буенча максат куелды,бурычлар билгеләнде.Киңәшмәдә мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча җитәкченең урынбасары Шакирова Р.М., методист Мусина Г.М.
-
"Авылым-авылкаем"җыр марафоны "Актаныш басмаларында" 02.08.2018

«Актаныш басмалары» су буе скверында балалар өчен “Авылым-авылкаем” исеме астында күңелле җыр бәйгесе оештырылды. Актаныш районы авылларына багышланган җырларны кабат искә төшерделәр. Бәйрәм төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды.Велосипед белән биремле йөреш малайларга аеруча кызыклы булды.Мондый бәйге-тамашаларны балалар көтеп ала һәм бик теләп катнашалар.
-
Руководителям ОУ об открытом конкурсе
02.08.2018
Уважаемые руководители ОУ!Приглашаем Вас участвовать на открытых конкурсах по простейшим пневмо-ракетамоделям и авиамоделированию,который состоится 17 августа 2018 г.
/upload/storage/org5202/files/авиа Актаныш(1).doc
-
"Актаныш гармуннары"фестивале 28.07.2018

27-28 июль көннәрендә Актаныш районында Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестивале үтте.Татарстан районнарыннан гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән гармунчылар Актанышыбызга җыйналды. Кунакларны Сабантуй мәйданында урнашкан милли аһәң бөркелеп торган татар өе каршы алды. “Актаныш басмалары” су буе скверы да кунаклар көтә. Зур бәйрәмгә Актаныш балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр.
-
Иҗат үзәге "Актаныш басмаларында" 26.07.2018

"Актаныш басмалары"яр буе скверында балалар белән төрле күңелле бәйгеләр бер-берсен алмаштырып кына тора.Бүгенге "Балалар фольклоры"исеме астында үткәрелүче чара дәү әни белән очрашудан башланып китте.Балалар бик теләп тел кәрмәкләндергечләр,такмаклар,такмазалар әйттеләр.Катлаулы табышмакларга җавапларны бик тапкырлар гына таба алды.Балачак уеннарын Балалар иҗат үзәге педагоглары кызыклы итеп оештырды.Су буе скверында мондый чараларны балалар көтеп алалар һәм бик теләп катнашалар.
-
"Актаныш басмалары"нда балалар!
19.07.2018
Балалар иҗат үзәге коллективы“Актаныш басмалары” скверында балалар өчен төрле чаралар үткәрә.18 июльдә "Ачык сәхнә" - концерт-импровизациядә балалар кызыксынып катнаштылар.Көтелгән мизгелләрне Лиана Муратова үзенең дәртле һинд биюе белән башлап җибәрде.Инглиз телен белү дә, тапкыр һәм кыю булу да кирәк булып чыкты бу бәйрәмдә.Катнашучылар,үзләренең сәләтләрен күрсүтүчеләрне тәмле бүләкләр көтә иде.
-
Балалар белән мәчеттә дәресләр 12.07.2018

12-13 июль көннәрендә "Җәмигъ" мәчетендә балалар белән намазлык һәм түбәтәй бизәү буенча мастер-классларны балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы И.Шарипова мавыктыргыч итеп үткәрде.Татар бизәкләренең төрләре, бизәлештәге элементларның тәңгәлләге,төсләрнең чиратлашуы-дәрес барышында педагог барлык балаларга да шәхси якын килеп, иҗади эш оештырды.
-
Бездә дини Сабантуй 08.07.2018

8 июль көне өлкәннәрнең дә, кечкенә балаларның да күңелләрендә якты эз калдырган көн булды. Ямьле Сөн елгасы буенда актанышлылар өчен тирән эчтәлекле, мәгънәви яктан зур әһәмияткә ия булган Дини Сабантуй гөрләп узды.Милли әһаң бөркелеп торган бизәлеш, пөхтәлек,милли киемле Сабантуй кунаклары-тәрбиянең югары ноктасы булып торды.Бәйрәмдә балалар белән дә, өлкәннәр белән дә төрле ярышлар,бәйгеләр бер-берсенә үрелеп барды.Балалар иҗат үзәге коллективы да бу бәйрәмгә үзеннән лаеклы өлеш кертте.









